tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мөхәммәдия”дә кичке бүлектә укыган 113 шәкерткә дипломнар тапшырылды
“Мөхәммәдия”дә кичке бүлектә укыган 113 шәкерткә дипломнар тапшырылды

“Мөхәммәдия”дә кичке бүлектә укыган 113 шәкерткә дипломнар тапшырылды

Зөлхиҗҗә аеның 21нче көнендә (17нче июньдә) “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә кичке бүлекне тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булып узды. 4 ел дәвамында белем алган 113 шәкерт уку йортын тәмамлау хакында дипломнар алды.

Булачак имамнарга һәм абыстайларга диплом тапшыру тантанасында мәдрәсә җитәкчелеге, укытучылар, остазлар катнашты, алар чыгарылыш шәкертләренә һөнәри эшчәнлеккә керешкәндә иң изге теләкләрен җиткерде. Шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин да бар иде.

Мәдрәсә директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин һәр мөселман өчен белем алуның мөһимлеге хакында үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе – Татарстан Республикасында иң борынгы уку йортларының берсе. Бу мәдрәсәнең барлыкка килү тарихы күренекле татар мәгърифәтчесе Галимҗан Баруди исеме белән тыгыз бәйләнгән. Советлар Союзы таркалгач, мәдрәсә 1993нче елда кабаттан үз ишекләрен ача. Бүгенге көндә биредә 1200гә якын шәкерт белем ала, ел саен аны 200гә якын кеше тәмамлый. Быел мәдрәсә 225 белгеч чыгарачак, шуларның 56сы читтән торып уку бүлегендә белем алды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*