tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада «Татар кызы» конкурсы узды
Уфада «Татар кызы» конкурсы узды

Уфада «Татар кызы» конкурсы узды

“Люди” коворкинг-залында узган конкурсны “Татарча фатирник/Аулак өй” татар яшьләр оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге оештырды.

Конкурста катнашырга теләк белдерүче егермегә якын гариза арасыннан Азалия Гыйльметдинова, Дилбәр Әбдиева, Регина Сәлимгәрәева, Алия Мөхәммәтҗанова, Әдилә Садртдинова, Илүзә Абдуллина сайлап алынган. Финалда катнашучы кызларга төрле бәйгеләр әзерләнгән иде.

Һәр катнашучы кыз үзе хакында видеоязма тәкъдим итте. Шулай итеп, “Визитка” конкурсы аша кызлар белән таныша алдык. Аннан соң конкурсантлар иҗади чыгышлар тәкъдим итте. Монда кызлар үзләренең җыр-моң, биюгә сәләтен күрсәтте. Интеллектуаль конкурста исә бәйгедә катнашучыларның татар телен белү, фикерләү кебек яклары ачылды. Монда кызлар бирелгән темаларның берсен сайларга һәм аның буенча кыскача чыгыш әзерләргә тиеш иде. Бәйгедә катнашучылар Башкортстан татарлары, татар халкының тарихы, әдәбияты, милли киемнәре хакында сөйләде.

Ә инде кулинар конкурста кызлар токмач җәеп, кистеләр. Әйтергә кирәк, тамашачыларга әлеге бәйге бик ошады. Кызларның җантатарлары арасында кызу бәйге барды. Һәркем үзе җан аткан бәйгече кызны дәртләндерде, көч бирде. Ә инде кызлар бер-берсенннән калышмаска тырышып камыр басты, җәйде, кемузардан тиз-тиз токмач кистеләр. Хәтта ки, эшләреннән аерылмыйча, җырлый-җырлый токмач кисүчеләр дә булды.

Бәйгенең жюри рәисе «Татарча фатирник / Аулак өй» татар яшьләре оешмасының җитәкчесе Алинә Сабитова булса, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Әмир улы Дәүләтшин, «Татар кызы – 2024» бәйгесенең Башкортстанда жиңүчесе, халыкара бәйгенең финалчысы Алсу Дәүләтшина, татар яшьләре өчен төрле кичәләр оештыручы Булат Миндияров, Уфа «Нур» татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова жюри әгъзалары булды.

Чарада шәрәфле кунаклар да катнашты. Алар арасында Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Ихсанов, Казан кунагы, халыкара “Татар кызы” бәйгесе дирекциясенең башкаручы директоры Алмаз Хәлиуллин, «Татар кызы-2024» бәйгесенең Самара өлкәсенең жиңүчесе, халыкара бәйгенең финалчысы Фәрзәнә Мәхмүтова бар иде.

Чара җыр-моң белән үрелеп барды. Данис Мофаззалов һәм Динар Хөсәеновның матур һәм моңлы баян тавышына җырчылар бер-бер артлы чыгып кына торды. Дамира Сәетова чарада җыр-моң бүләк иткәч, бүгенге конкурска нигез салучы “Нәүрүз гүзәле” конкурсында катнашып, җиңүче булуы һәм бу җиңү аның тормышында зур роль уйнаганын әйтте, кызларга киләчәктә уңышлар теләде. “Нур” театры артисты Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Мөхәммәдиева дәртле җыр-бүләгеннән соң үзенең хатирәләре белән дә уртаклашты. Ул 32 ел элек “Нәүрүз гүзәле”ндә катнашып, җиңүче булуын һәм шул чакта аңа бүләк ителгән калфакны күз карасыдай саклавы һәм бүгенге чарага махсус киеп килүен әйтте, кызларга киләчәктә дә халкыбызның гореф-гадәтләрен, телебезне саклау алар кулында икәнлеге хакында ассызыклады. Ә инде бәйгенең җиңүчесе дип Азалия Гыйльметдинова танылды.

Ул Казанда узачак конкурсның ярымфиналында Башкортстан Республикасын тәкъдим итәчәк. Азалия Илеш районының Исәмәт авылында туып-үскән, бүген Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы студенты.
– Бәйгене оештыручыларга зур рәхмәт. Конкурста катнашучы кызлар белән дуслаштык, шушы кыска гына вакыт эчендә бер гаиләгә әйләндек. Җиңүемә шатмын, чөнки минем бик тә җиңүче буласым килгән иде, – диде Азалия.

Халыкара «Татар кызы – 2025» ның финалы Ырымбур шәһәрендә узачак.
– Бәйгедә катнашучы кызларга бүләкләр әзерләүдә ярдәмләшкән, осталык дәресләре, тренинглар үткәргән партнерларыбызга зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Уфа “Нур” татар дәүләт театры, “Голоса” вокал мәктәбе, “ZAMAN” татар рестораны, “Уфа Права” автомәктәбе, “Твой букет” чәчәкләр салоны, “Люди” коворкинг-залы җитәкчелегенә, коуч, психолог Гөлшат Сафина, “Ләззәт” брендын булдырып, татлы зефирлардан чәчәк гөлләмәсе ясаучы Альбина Гыйльданова, милли кием тегү остасы Эльнара Уразмәтовага рәхмәтләребез чиксез, – диде Алинә Сабитова.

Чыганак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*