Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко белән бергә Владивостокта Россия Герое Михаил Гудков портретына чәчәкләр салды.
3 июль көнне Россия һәм Приморье Герое, диңгез пехотасының 155 нче бригадасы экс-командиры Михаил Гудковның һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килде. Россия Герое Михаил Гудков Курск өлкәсенең чик буе районнарының берсендә хәрби эш вакытында һәлак булган. Ул көчле рухлы шәхес иде, үзен флоттан башка беркайда да күз алдына китерә алмады.