tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Грандиоз Сабантуй иде
Грандиоз Сабантуй иде

Грандиоз Сабантуй иде

Быел юбилейлы XV Бөтенроссия авыл Сабан туен, алдан хәбәр иткәнебезчә, Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәре (Вятские Поляны — Киров өлкәсендә халык саны буенча өченче зур шәһәр) кабул итте. Бу грандиоз чарада 50 меңнән артык кеше, шул исәптән Нижгар өлкәсе делегациясе дә, бәйрәмдә катнашты.

Сабантуй чаралары 27 июньдә шәһәрнең үзәк паркында кичке зур концерт белән башланып китте. Сәламләү сүзе белән Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев чыгыш ясады. Ул әлеге җирлектә татар телен, мәдәниятен һәм рухи гореф-гадәтләрне саклап үстерүгә зур өлеш керткән милләттәшләребезне бүләкләде һәм халык белән бергә “Катюша” җырын башкарды.

Икенче көнне исә безне — Россиянең 60тан артык төбәгеннән килгән 600гә якын кунакны — шәһәр читендә махсус яңадан торгызылган зур мәдәни-ял итү зонасы каршы алды. Иртә таңнан башланып киткән өзлексез яңгыр аякларны пычратса да, кәефне төшерә алмады. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Васил Шәйхразыев, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов һәм Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко кебек мәртәбәле кунакларны каршы алганда да күңелләр күтәренке иде. Аллаһы Тәгалә, әйтерсең лә, кылган дога-хәтемнәребезне ишетеп, яңгырны туктатты; соңрак хәтта кояш та елмаеп алды.

Олег ХӨСӘИНОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*