tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышның яшь гаиләләре «Гаиләм-җылы учагым» ишегалды бәйрәмендә ял итте
Актанышның яшь гаиләләре «Гаиләм-җылы учагым» ишегалды бәйрәмендә ял итте

Актанышның яшь гаиләләре «Гаиләм-җылы учагым» ишегалды бәйрәмендә ял итте

Актанышның үзәк китапханәсе, балалар үзәк китапханәсе «Татарстанда җәй» проектына бик теләп кушылды. Китапханәчеләр Актаныш авылының ишек алларында төрле чаралар уздыра. Аның чираттагысы «Гаиләм-җылы учагым» дип аталды Бәйрәм Ленин проспектының 16 А йорты каршындагы ишекалдында узды.

Фестиваль «Татарстанда җәй» республика программасы нигезендә «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланган ишегалларында үткәрелә. Ленин проспектының 16 А йорты каршында балалар өчен ял мәйданчыгы да бар, ул заманча итеп җиһазландырылган. Яшь гаиләләр моңа бик шат. Бүгенге бәйрәмгә дә алар бик теләп килделәр, ярышларда шатланып катнаштылар. Фидан һәм Таңсылу Гыйбадуллиннар уллары Раян белән, Илназ һәм Земфира Миңнәхмәтовлар уллары Нияз белән, Рамил һәм Ләйлә Мингазовлар уллары Ризван белән төрле бәйгеләрдә көчләрен сынадылар. Әтиләр күзләрен бәйләп бәрәңге әрчеде, улларын балалар бакчасына барырга киендерде. Ә әниләр чүкеч тотып, кадак какты, кызларның чәченә бантик такты. Парларыбыз бергәләп бәби төреп карады. Һәр гаилә тамашачыларга берәр концерт номеры күрсәтеп очрашуны тагы да ямьләп җибәрде.

Оештыручылар эстафетага жюрилык итәргә «Балалар дөньясы» кибете хуҗалары Эдуард һәм Рәмзия Газизовларны чакырганнар. Алар дүрт бала әти-әнисе, быел аларның бергә гомер итүләренә 35 ел, бу уңайдан әлеге парлар котлаулар да кабул итеп алды.

– Гаилә ул җылылык, яктылык, яхшылык, татулык чыганагы. Киләчәктә дә гаиләләребез дус-тату яшәсен. Шушы бәйрәм чарасын оештыручыларга рәхмәт, – ди катнашучыбыз Земфира Миңнәхмәтова.

Мингазовларның гаилә коруларына 14 ел. Ләйлә белән Рамил өч ул тәрбияләп үстерәләр. Уртанчы уллары Ризван белән бәйгедә катнашалар.

-Бәйрәм бик ошый. Гаиләләрне берләштерә, дус-туганнар, күршеләр белән аралашабыз. Безнең йортта күпчелек яшь гаиләләр тора, балалар белән бик еш урамга чыгабыз, уен мәйданчыкларында очрашабыз, һәркөнне балалар бергә уйныйлар, дус-тату яшибез,- ди Ләйлә.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*