tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәтенә күрә – хөрмәте
Хезмәтенә күрә – хөрмәте

Хезмәтенә күрә – хөрмәте

Халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасында – өлкә Сабан туенда күпьеллык тырыш, намуслы хезмәтләре белән хөрмәт казанган милләттәшләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Ульяновскиның “Волжанка” кондитер фабрикасы шоколад цехында кәнфитләр ясаучы булып эшләүче Миннур Валеева Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Фидакарь милләттәшебезгә бүләкне өлкә Губернаторы Алексей Русских тапшырды.

Ул Миннур ханымны кайнар тәбрикләп, эшендә уңышлар, исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләде. Безнең фабрика югары сыйфатлы продукция чыгара, шуңа күрә аны илебезнең төрле төбәкләрендә бик теләп алалар, шоколадыбызны балалар аеруча яратып ашый, ди Миннур Валеева.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*