tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кәшәдә – Шигърият кичәсе
Кәшәдә – Шигърият кичәсе

Кәшәдә – Шигърият кичәсе

Кәшә авылы мәдәният йортында “Сембер язлары” дип исемләнгән Шигърият кичәсе узды. Анда Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов катнашты.

Әлеге кичә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән “Сембер язлары” әдәби альманахының сигезенче чыгарылышын китап укучыларга тәкъдим итүгә багышланган иде.

Рамис Сафин Кәшә һәм Яңа Тимерчән авыллары китапханәләренә яңа гына басылган “Сембер язлары” җыентыгын, истәлекле китаплар, шагыйрьләр автобиографияләре кертелгән плакатлар бүләк итте. Китапханә җитәкчеләре Финизә апа Сәетгәрәй кызы (Кәшә) белән Фатыйма апа Вәлиҗан кызына (Яңа Тимерчән) Рәхмәт хатлары да тапшырылды.

Чынлы район хакимияте башлыгының ярдәмчесе Ирина Патрина сәламләү сүзләрен җиткерде һәм кичәдә катнашучыларга уңышлар теләде.

Чараны дәвам итеп, авыл балалары тарафыннан шигырьләр укылды. Аннары Ульяновскидан килгән шагыйрьләр тамашачыны үзләренең иҗатлары белән таныштырып үтте. Алар арасында Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Азат Вахитов белән Ульяновск өлкәсе татар язучылары берләшмәсе әгъзасы Миләүшә Гыйльфан (Гайнетдинова) бар иде. Миләүшә ханым яңа гына табадан төшкән “Хәтер сандыгы” китабыннан шигырьләрен укып, китапханәгә бүләк итте.

Кичәне алып баручы – Кәшә авылында гомер итүче яшь шагыйрь Азат Гайнуллин очрашуда катнаша алмаган каләм осталарының шигырьләрен укыды. Шулай ук үз иҗаты белән дә таныштырды.

Кәшә авыл җирлегенең депутатлар Советы рәисе Радик Бальтиев Кәшә авылыннан чыккан данлыклы шагыйрь Ренат абый Харисның бай эчтәлекле шигырен укыды һәм “Сембер язлары” төркеменә иҗади уңышлар теләде.

Ә Кәшә авылының педагогик хезмәт ветераны (бүгенге көндә абыстай вазыйфаларын үти) Роза апа Ильясова үзенең эчтәлекле чыгышы белән чарага җан өрде. Ул махсус хәрби операциягә багышланган шигырьләрне яңгыратты. Роза апаның оныгы Данис та Туган илебезне дошманнан яклау чараларында катнаша.

Чарада катнашучылар татар телен саклап калып үстерү мәсьәләсе турында да фикер алыштылар.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ абый Иматдиновның “Шагыйрь кайчан шагыйрь була?” дип исемләнгән шигыре аермалы буларак яңгырады. Азат Гайнуллин үз чиратында шагыйрьнең хис-кичерешләрен һәм иҗат итүченең төп максатын ассызыклап үтте. Менә алар: җәмгыяви (социаль) мәсьәләләр, халыкны дини агарту һәм яшәү дәрте уяту.

“1447 ел элек Коръән китабы да Мөхәммәд Пәйгамбәребезгә (сәлләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) рифмалаштырып иңдерелгән”,- дип аңлатып узды чараны алып баручы –  мәчеттә имам вазыйфаларын башкаручы Азат хәзрәт.

Әлеге Шигърият кичәсе тамашачы өчен файдалы булыр дип ышанып калабыз. Автор тарафыннан укылган шигырьләр тыңлаучылар йөрәгенә шифа булып ятсын иде.
Аллаһы Тәгалә язучыларга тагын да тирән мәгънәле иҗат җимешләре булдырырга насыйп әйләсен.

Аллаһы Раббыбыз Ульяновск татар автономиясе һәм язучылар бүлеге әгъзаларын изге эшләрендә ярдәменнән ташламасын.

Азат ГАЙНУЛЛИН,

Чынлы районы

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*