Горький исемендәге ял паркында Казан мэриясенең «Древо жизни» – «Байтирәк» мәгърифәти проектының икенче чарасы узды. Ул төп йорт йолаларына багышланган иде. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
«Древо жизни» проектының икенче – йомгаклау чарасы 6 августта Горький исемендәге ял паркында узды. Чара татар, рус, чуаш, мари, удмурт, мордва, башкортларның төп йорт йолаларына багышланган иде. Исегезгә төшерәбез, 2025 елда «Древо жизни» проекты Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында уздырыла. Төп максат – Идел буе халыкларының гореф-гадәтләрен саклап калу, әлеге бай мирасны яңа буынга тапшыру һәм милләтара бердәмлекне ныгыту.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Җиде милли ишегалдында Татарстан районнарыннан килгән фольклор коллективлар төп йортка бәйле йолалардан өзекләр күрсәтте. Алар гаиләнең иминлегенә, туган җиргә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Бәйрәм кунаклары өчен бай программа әзерләнгән иде: пыялада шамаилләр ясау, паласлар эшләү, аш бүлмәсе өчен милли бизәкләр төшерелгән агач көрәкләр, юкәдән ясалган курчаклар, кайнар савытлар кую өчен туку станогында ясалган җәймәләр, чүлмәк ясау һәм агачтан кисеп ясау буенча остаханәләр.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Чара дәвамында «Йортның семантик элементлары» темасына багышланган предметлар һәм артефактлар күргәзмәсе эшләде. Анда бәйрәм кунакларына йортның төп интерьер элементларының мифо-ритуаль эчтәлеге белән танышу өчен уникаль мөмкинлек бирелгән иде: керү ишеге, тәрәзә, матча, мич, Кызыл почмак, аш өстәле һ. б.
Бәйрәмдә «Өй турында җырлар» мәйданчыгы аерым урын алып торды. Анда һәркем табында җырлана торган таныш җырларга кушылып җырлый алды.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Чакырылган кунаклар арасында Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Үзбәкстанның татар һәм башкорт Аксакаллары Шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин, Казан шәhәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, «Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» оешмасы идарәсе рәисе Ирина Александровская, ТР Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсенең баш киңәшчесе Марина Иванова һәм милли-мәдәни автономияләрнең җитәкчеләре бар иде.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Концерт мәйданчыгында Апас районы мәдәният йортының «Садә» халык фольклор ансамбле, Биектау районыннан «Яблоневый ряд» халык җыр ансамбле, Түбән Кама шәһәренең халыклар дуслыгы йортыннан «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле, «Залесный» мәдәни үзәгенең «Ак тирәк» башкорт фольклор ансамбле, Чүпрәле районыннан «Хелхем» чуваш халык фольклор ансамбле, Кукмара районының Нырья авылы мәдәният йортының «Сактон» удмурт халык фольклор ансамбле, Менделеевск районыннан «Сактон» халык фольклор ансамбле, Тәтеш муниципаль районының Киртәле авылы мәдәният йортыннан «Чивгоня» фольклор ансамбле чыгыш ясады.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Бәйрәм кунакларын кыр кухнясында әзерләнгән «Нигез боткасы» белән сыйладылар. Моннан тыш, һәр теләгән кеше йола «коймагы»ннан авыз итә алды. Чара «Төп йорт» дип аталган иммерсив күренеш белән тәмамланды, ахырдан барлык милләт вәкилләре, килгән кунаклар зур түгәрәктә берләште һәм бер-бер артлы төрле халык биюләрен башкарды.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
- «Байтирәк» проекты 2022 елдан Казан мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
- Проектның фәнни җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова.
- Проект исеме өч дөньяны – илаһи, кешелек һәм үлгәннәр дөньясын берләштергән мифик символга – тормыш агачына бәйле. Бу агач төрле мәдәниятләрдә очрый: ул татар, рус, башкорт, мари, удмурт, мордва, чуашларның дини ышануларының һәм менталитетының аерылгысыз өлеше булып тора.
- 2025 елда проектының беренче чарасы Идел буе халыкларының солдатка озату йолалары һәм традицияләренә багышланган иде. Чарага якынча 3 000 килде. Икенче чарада якынча 3 000 кеше кунак булды.
Чыганак: tatar-inform.tatar