Мәләкәс районы Мулловка бистәсендә мәчетнең 25 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Анда дин әһелләре, хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәхәллә халкы катнашты. Мөселман кардәшләребезне район хакимияте башлыгы Михаил Сенюта, район башлыгы Азат Мидаров, Димитровград шәһәре башлыгы Сергей Сандрюков, Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин, Мәләкәс, Яңа Малыклы, Иске Майна районнары имам-ахуны Ильяс хәзрәт Мухутдинов һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин сәламләде.
Бу көнне тәбрикләү сүзләре яңгырады, мәхәллә тормышында актив катнашучыларга һәм мәчетне торгызуга зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аннары барча кунакларны дә мәҗлес көтә иде.
Ә бәйрәм чарасын күркәм традиция буенча Коръәни-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрделәр.
“Мулловка мәчетенең бердәмлек, дуслык һәм рухи яңарыш символына әверелүе белән чиксез горурланабыз. Ул безне изге һәм игелекле эшләргә илһамландыра, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыта,- диде Мәләкәс район хакимияте башлыгы Михаил Сенюта. – Безнең Мәләкәс районы төрле милләт һәм дин вәкилләренең күршеләрчә дустанә мөнәсәбәттә яшәү үрнәге булып тора. Без – күп милләтле бердәм халык, шуңа күрә теләсә нинди сынауларны да җиңеп чыгачакбыз. Мулловка мәчете юбилее – ул төбәгебезнең рухи тормышында мөһим вакыйга, гореф-гадәтләр белән йолаларны саклап калуда, милләтара татулык һәм тынычлыкны ныгытуда аның әһәмияте искиткеч зур”.
Мулловка бистәсендә беренче мәчет 1886 елда сукно фабрикасының яңа хуҗасы – танылган сәүдәгәр һәм хәйрияче Хәсән Алеев тырышлыгы белән сафка бастырыла. Сәүдә эшләрен уңышлы алып баруы аңа кыска гына вакыт эчендә гыйбадәтханәне ике катлы туку корпусы каршында торгызу мөмкинлеге бирә. Ә мәчеткә ихтыяҗ зур була, чөнки фабрикада эшләүчеләрнең шактый өлешен татарлар тәшкил итә. Мәчетне файдалануга тапшыргач, аларда биш вакыт намазны җәмәгать белән бергә уку мөмкинлеге туа.
Хәсән Алеев вафат булгач, сукно фабрикасы аның уллары Хөсәен белән Наян кулына күчә, алар әтиләре башлап җибәргән эшне лаеклы рәвештә дәвам итәләр. 1910 елда көчле пожар чыгып, мәчет белән фабрика биналарына зур зыян килә. Сембер каласындагы бай сәүдәгәрләрнең берсе – Сираҗетдин Бахтеев Мулловка фабрикантлары Алеевлар фабрикасы белән сәүдә йортын яңадан торгызу эшләренә алына. Бу эш белән Бахтеевның улы Измаил шөгыльләнә. Ул татарлар кызу эш вакытында да намазга йөри алсыннар өчен бөтен мөмкинлекләрне тудыра. Җомга намазы вакыты кергәч, милләттәшләребез мәчеткә ашыгалар. Аннары хезмәт урыннарына кире кайтып, эшләрен дәвам итәләр. 1918 елда Алеевларның сукно фабрикасы халык хуҗалыгы Советы карамагына күчә. Ә мәчетнең ишекләре ябылмый, ул халыкка хезмәт итә. 1926 елда Хөкүмәтнең дини оешмалар эшчәнлеген тыю турында карары чыгып, дингә каршы көчле пропаганда җәелдерелгәннән соң, мәчет бинасын мәктәп итеп үзгәртәләр, ә мулланы аннан куып чыгаралар. Шундый авыр вакытта – атеизм чорында да халык милли һәм дини гореф-гадәтләрдән, йолалардан читләшми, гает һәм җомга намазларын мулла өенә җыелып укый.
Хөсәен Хайрутдинов, Мәхмүд Хусаинов, Шәймәрдән Ахметзянов, Гәрәй Сальянов, Мәгаз Сиразетдинов, Җәләлетдин Нуретдинов һәм Зиатдин Гилязетдинов 1926 елдан 2000 елга кадәр Мулловка бистәсендә мулла вазыйфасын үтиләр.
1996 елда Мулловканың татар милләте вәкилләре бистәдә мәчет төзү карарына килә. Ул вакытта җәмәгатьчелек җыелышы рәисе Локман Гайнетдинов динебез өчен җан атып йөрүче Тәүфикъ Ибраһимов белән Иршат Шакуровка тиешле документлар артыннан йөрү бурычы йөкли. Мулловка поселок советы рәисе Вячеслав Батонькин оештыру мәсьәләләрен чишүдә аларга зур ярдәм күрсәтә. Ул мәчет салу өчен җир участогы бирә һәм төзелеш эшләрен башлап җибәрергә рөхсәт алырга булыша. Кирәкле документларны ике ел эчендә җыеп бетереп, 1998 елда төзелеш эшләренә керешәләр. Җирле спиртзавод җитәкчесе Виктор Платохин фундамент салу эшләрен үз өстенә ала. Ә Мулловка сукно фабрикасы директоры Владимир Гемранов электр җиһазлары, котеллар һәм башка кирәкле нәрсәләрне сатып алып бирә. Нәгыйм Губайдуллин түбәсен ябарга ярдәм итә. Ә Шамил Идрисов акчалата булыша. Радик Вәлиуллин мәчетне койма белән тотып ала. Гильфан Аблязов, Михаил Абелханов белән Гильман Абдултаһиров техника биреп торалар. Владимир Гаврилов, Илдар Сафиуллов, Зөфәр Амерханов, Тәлгать һәм Фәрит Хаметовлар төзелеш материаллары бүлеп бирәләр.
Мәләкәс районында гомер итүче барлык мөселманнар да изге эшкә мөмкин булган кадәр булышты, дип сөйли юбилей бәйрәмендә катнашучылар.
Власть органнары, бизнесменнар ярдәмендә халык акчасына салынган мәчет 2000 елның 29 июлендә тантаналы рәвештә ачыла. Әсәдулла Вәлиуллинны беренче имам итеп билгелиләр. Аны Җәмил Шигапов алмаштыра. Ә 2005 елдан 2011 елга кадәр мәчеттә намазларны Заһидулла Гиматов укыта. 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр имам-хатыйб вазыйфаларын Иршат хәзрәт Шакуров үти. Биредә өлкәннәр биш вакыт намаз укый, динебез нигезләрен өйрәнә. Ә аларның бала-оныклары җәйге лагерьга бик теләп йөриләр.
Мулловка Туган илебез Россиягә күп данлыклы кешеләр биргән. Алар фашист илбасарларын җиңүгә зур өлеш кертәләр. Хәзер махсус хәрби операция зонасында тынычлыкны саклап һәм яклап, батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Россиянең барлык төбәкләрендә кебек үк, Мулловкада да төрле милләт вәкилләре яши, әмма алар арасында низаглар беркайчан да булмаган һәм киләчәктә дә булмас.
“Без нәкъ менә шулай яшәргә тиеш бит. Чөнки әби-бабаларыбыз гасырлар буе дус-тату, аңлашып, шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып гомер иткәннәр. Әгәр халык динебез кушканча яшәсә, барлык сынауларны да җиңеп чыгарбыз, дөньяны бернинди сугышлар да куркыта алмас!”- ди Мулловка бистәсе мөселманнары.
Р.НИГЪМӘТЛЕ
Чыганак: emet73.ru