27 август көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу узды. Очрашуда Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова чыгыш ясады. Ул татар хатын-кызларының милләт язмышындагы әһәмиятен билгеләп үтте.
– Аллаһы Тәгалә җир йөзенә ике җенес вәкиле җибәргән. Ир-атка гаиләсен һәм Ватанын саклау йөкләтелгән булса, хатын-кызга милләтне үстерү, аны тәрбияләү бурычы куелган. Без хатын-кыз дигәндә һәрвакыт үзебезнең әниләребезне искә төшерәбез. өтендөнья татар конгрессында эшләп килүче хатын-кызлар оешмасының максаты — бүгенге һәм киләчәк буын өчен тәрбияле, әхлаклы милләт аналарын үстерү, — диде ул.
Кадрия Идрисова Рөстәм Миңнехановның тәрбия, гаилә кыйммәтләре хакындагы фикерләренә дә мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, Рәиснең “тормыштагы иң мөһим имтихан – дөрес өйләнү” дигән фикере татар җәмәгатьчелеге өчен зур әһәмияткә ия.
Шулай ук чыгышта татар гаиләсенең милли үзәген булдыру тәкъдиме яңгырады. Бу үзәкнең максаты – татар халкының үзенчәлекле гореф-гадәтләрен, символларын һәм кыйммәтләрен яшь буынга тапшыру, җәмгыятьне дини, милли һәм дөньяви юнәлешләрдә берләштерү.
Алга таба сүз Оренбург өлкәсе «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Альбина Әпсәләмовага бирелде. Ул 10 сентябрьдә узачак «Татар кызы» бәйгесе турында сөйләде. Чыгышының ахырында ул Рөстәм Миңнехановның әнисенә һәм хәләл җефетенә Оренбург шәлләре бүләк итте.
Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс Татар мирасы ассоциациясе рәисе Лилия Самигуллина үз оешмаларының эшчәнлеге белән таныштырды һәм Австралиядә быел үтәчәк Сабантуйга чакырды.
Шулай ук биредә Новосибирск өлкәсе «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Рәшидә Хамзина да чыгыш ясады.