tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарих-туган якны өйрәнүчеләр форумы делегатлары Ямашурма авылында мәктәп музее тарихы белән таныштылар
Тарих-туган якны өйрәнүчеләр форумы делегатлары Ямашурма авылында мәктәп музее тарихы белән таныштылар

Тарих-туган якны өйрәнүчеләр форумы делегатлары Ямашурма авылында мәктәп музее тарихы белән таныштылар

XI Бөтенроссия тарих-туган якны өйрәнүчеләр форумы делегатлары Биектау районының Ямашурма авылына килде. Делегатлар авыл мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Биредә аларны Ямаширмә мәктәбе директоры Ленар Сәфиуллин сәламләде.

Музей мәктәп укытучылары һәм укучылары көче белән булдырылган. Биредә авыл тарихына, аның хезмәт батырларына, Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтовикларга һәм мәдәният-сәнгать әһелләренә багышланган бай экспозиция тупланган.

Форум кунакларына тарихи документлар, фотоматериаллар, көнкүреш әйберләре, шулай ук авылдан чыккан күренекле шәхесләр турындагы мәгълүмат тәкъдим ителде. Экскурсия барышында катнашучылар Ямашурма халкының тарихны саклап калуга һәм киләчәк буыннарга тапшыруга керткән өлешен югары бәяләде.

Алга таба делегатлар Ямаширмә авылының мәдәният йорты белән танышты һәм Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин һәйкәленә чәчәкләр салды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*