2025 елның 26-28 август көннәрендә Казан шәһәрендә узучы “Милләт Җыены” 1000гә якын татар кешесен берләштерде. Әлеге зур чара кысаларында берничә мөһим форум оештырыла: IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелышы, VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы.
Бүген, 27 августта, хатын-кызлар форумы делегатлары Тәтеш районына килде. Кунакларны Зур Әтрәч авылында үткән «Уйнагыз, гармуннар» бәйгесе катнашучылары һәм «Ак чәчәкләр» ансамбле җыр-моң белән каршы алды. Өч буын бергә яшәүче Гафиятуллиннар гаиләсе һәм авыл бабайлары Әтрәч мәчете каршында кунакларны сәламләде.
Тәтеш җирлегендә делегатлар өч юнәлеш буенча бүленеп эшләячәк. Келәш, Әтрәч, Бакырчы авылларында форум катнашучыларын бай эчтәлекле программа көтә. Форумның төп темасы – “Ана хакы”. Программада әниләргә багышланган музей-күргәзмәләрне карау, ана нәсыйхәтен тыңлау, мендәр тутыру остаханәсе, туган нигездә калган династияләр белән танышу, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм ак яулыклы әбиләр белән очрашу каралган.
Хатын-кызлар форумы Тәтеш үзәгендә пленар утырыш һәм “Калфак туе” белән тәмамланачак.