tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үткән ял көнендә Әҗмәкәй авылында ярминкә узды
Үткән ял көнендә Әҗмәкәй авылында ярминкә узды

Үткән ял көнендә Әҗмәкәй авылында ярминкә узды

Үткән ял көнендә Әҗмәкәй авылында ярминкә узды. Әлеге чараның тамырлары авылның борынгы тарихына барып тоташа. Элек-электән Әҗмәкәй авылында гөрләп ярминкәләр уза торган булган. “Сәүдәгәрләр һәм сатып алучылар тирә-як авыллардан тормыш өчен кирәк-яраклар алыр өчен, атларга утырып, әлеге ярминкәгә ашыккан. Бер килгәч, кунак булып, куна калган очраклар да булган”, – дип яза Әнисә Әшрәпова “Әҗмәкәй – туган авылым” китабында. 2022 нче елдан Әҗмәкәйдә авылга, аның кешеләренә, тарихына хөрмәт йөзеннән бу чараны янәдән традициягә кертеп җибәрделәр.

24 нче август көнне Үзәк урамының капка төпләрендә чираттагы бик матур ярминкә узды. Татар халкының тырышлыгы, уңганлыгы, муллылыкка омтылуы шушы ярминкәдә чагылышын тапты да инде. Узган елдагы кебек, бу елны да махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм җыю максат итеп алынды. Авыл халкы, балалар әйбер сатудан кергән акчаларын, шулай ук махсус акча тапшырыр өчен килгән кешеләр, карта аша тапшырган акчалар белән 24 150 сум акча җыелды.

Бөтен авыл халкына сатучыларга, урын әзерләүчеләргә, сатып алучыларга, егетләр өчен акча килеп салучыларга мең рәхмәтләребез! Әлеге чараны оештыручы инициатив группага аерым рәхмәт! Шулай бердәм булып яшәргә язсын! Бу акчалар махсус хәрби операциядәге егетләргә тапшырылачак.

Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы буенча җирле бүлекчә җитәкчесе, “Гиндукуш” хәрби дан музее директоры Гарипова Резедә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*