Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ханты-Мансийск автономияле округы – Югра башкаласына килде.
Халыкара аэропортта Милли Шура рәисен Татарстан Республикасының Ханты-Мансийск автономияле округы – Юградагы сәүдә – икътисадый вәкиле Булат Бәдретдинов һәм ХМАО–Юграның Яшьләр сәясәте, гражданлык инициативалары һәм тышкы элемтәләр департаментының милли сәясәт идарәсе башлыгы Сергей Пишуков каршы алды.