tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан делегациясе Рубежноеда яңартылган мәктәптә булды
Татарстан делегациясе Рубежноеда яңартылган мәктәптә булды

Татарстан делегациясе Рубежноеда яңартылган мәктәптә булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Премьер-министр Алексей Песошин һәм ТР Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкчелегендәге республика делегациясе Татарстан шефлыгындагы Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәрендә булды. Сәфәр составында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин да катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Сәфәрнең төп объекты биредәге мәктәп булды, анда күптән түгел капиталь ремонт тәмамланган. Делегация мәктәп директоры Ирина Дубовик һәм шәһәр мэры вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Шаталин белән уку кабинетларын, спорт залларын һәм китапханәне карады. Уку йортында 406 бала белем ала, шул ук вакытта химия, физика һәм математика кебек табигый-фәнни профильле сыйныфларны үстерүгә аерым басым ясала.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан төзүчеләре зур күләмле эш башкарган, шуның нәтиҗәсендә мәктәп укучыларны кабул итәргә әзер. Ул ассызыклаганча, заманча җиһазландыру һәм спорт заллары булу сыйфатлы белем бирү процессын гына түгел, ә балаларның һәрьяклап үсеше өчен дә шартлар тудыра. Татарстан Рәисе кушуы буенча ул мәктәп директоры Ирина Дубовикка бүләк сертификаты тапшырды.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*