Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов «ТНВ» каналына биргән интервьюсында Татарстанның үсеше, туган телне саклау, «Мин яратам сине, Татарстан» җыры турында фикерләрен әйтә.
Салават абый, Республикабыздагы соңгы еллардагы мәдәни үзгәрешләрне, үсешләрне ничек бәялисез?
Татарстаныбыз да, мәдәниятебез белән беррәттән матурлана, дан казана. Сәясәт тә, спорт та – барысы бергә үсеш ала.
Мәдәни өлкәдә эшләүчеләргә Республика тарафыннан нинди ярдәм бар?
Хөкүмәт тарафыннан булган ярдәм зарланырлык түгел. Менә әле Камал театрының яңа бинасы төзелде, иске бинага Тинчурин театры күчә. Минемчә, бу – бик урынлы булды. Һәрбер шәһәрдә дә, районда да театр булсын иде.
Бүген туган телен өйрәнәм дигән балага нинди шартлар бар һәм нинди чаралар күрелә?
Үз илебездә яшәп, татар телен саклау өчен көрәшәбез, бу – оят. «Телне саклыйм» дип, корал күтәреп көрәшеп йөрергә түгел, ә иң беренче итеп, өйдә балалар белән татарча сөйләшергә, татарча укырга, театрларга йөрергә кирәк. Кечкенә чагыннан бала татар телен өйрәнеп калса, ул аны мәңге онытмый.
Сез Россия төбәкләренә гастрольләргә еш чыгасыз, мәдәниятне үстерү, милли мирасны, рухиятне саклау буенча аерма бармы? Һәм ул нәрсәдә чагыла?
Илнең кайсы шәһәрендә генә булсаң да, «Мин яратам сине, Татарстан» җырының өч нотасын уйнап җибәрүгә, халык торып баса. Татар кайда гына яшәсә дә, аның кыйбласы – Татарстан, мәркәзе – Казан.
«Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкарганда нинди хисләр кичерәсез?
Быел беренче концертны «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән түгел, Фидан Гафаровның яшьлеккә багышланган лирик җыры белән бетереп карыйм әле, дидем. Егетләр барысы да каршы килделәр. Концерт бетте, сәхнә ябылып ята, ярты зал кычкыра «Татарстан…» дип. Минем экспериментның уңышсыз булуын аңладым.
Бу җыр башкарылмаса, ничектер концерт төгәлләнмәгән сыман, нәрсәдер җитмәгән сыман. Ул җырдан соң кеше синең белән бәхәсләшми дә, чыгып та чапмый – басып тыңлый һәм басып кул чаба. Бу җыр – иң нык тәрбияләрнең берсе дип уйлыйм. Ул җырны башкарганда горурлык хисе кичерәм һәм сөенәм.