Тинчурин театры Камал театрының Татарстан урамында урнашкан бинасында беренче спектакльне 22 октябрьдә куячак. Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, Татарстан урамындагы бинада репетицияләр бара инде.
«22 октябрьдә беренче спектакльне куябыз – «Хыял артыннан». Бу бинада әле 19 октябрьгә кадәр спектакльләрне куябыз. Ә Татарстан урамындагы бинада репетицияләр бара инде», – дип сөйләде ул.
Җитәкче сүзләренчә, әле күчү процессы башланып кына килә. «Эш күп әле. Документлар буенча да эшләр әле күп», – диде ул.
19 октябрьдә Тинчурин театры Горький урамындагы бинасында соңгы тамашасын – «Яратам! Бетте-китте!» спектаклен куя.
- Исегезгә төшерәбез, июль аенда, Тинчурин театры Камал театрының Татарстан урамындагы бинасына күчәчәк, дип язган идек. Казанның Горький урамында урнашкан Тинчурин театры бинасының киләчәге әлегә билгесез булып кала.