Татмедианың беренче катында урнашкан «Әдәби кафе»да Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы, драматург Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.
«Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында танылган язучы Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» пьесалар җыентыгы басылып чыкты. Бу китап театр сөючеләр өчен кызыклы булыр дип уйлыйм», – диде Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Айдар Гыймадиев, кичәне башлап җибәреп.
Равил Сабыр үз әсәрләре җыентыгы чыгуына бәйле фикерләре белән уртаклашты.
«Бүген мин дөньяда иң бәхетле кешедер, чөнки язучы өчен әсәрләренең китап булып чыгуы ул – бик зур бәхет һәм шатлык. Пьеса китап булып чыксын өчен язылмый, ә театр шушы әсәр буенча спектакльләр куйсын өчен языла. Ул, беренче чиратта, режиссер, актер, театр өчен чимал. Марсель Сәлимҗанов болай дигән: «Камал театрында куелыр өчен әсәрдә әдәбият та, пьеса да булырга тиеш». Минем уйлавымча, бу китапта нәкъ шундый әсәрләр җыелгандыр, чөнки Туфан абый Миңнуллинның татар халкы пьесаны театрда караудан тыш, аны китаптан, әдәби әсәр буларак та укырга ярата, дип әйткәне бар», – диде ул.
Ул китапны чыгаруга өлеш керткән һәр кешегә рәхмәт әйтте. «Шул исәптән театрларга да, чөнки әсәрләр спектакль итеп куелмаса, халык арасында танылмаса, мөгаен, китап нәшрияты җыентыкны чыгаруга алынмас та иде», – диде Равил Сабыр.
«Мин Равил Сабырны драматургиядә иң олы, югары категорияле иҗатчы дип саныйм. Бүген синең тамашачың, иҗатын бар. Язган әсәрләреңнең куелышын Казан тамашачысы да карарга лаек дип исәплим. Алга таба спектакльләрең Казанның затлы театрларында куелып, мондагы кешеләр дә сине үз итәр дип ышанам», – диде Татарстанның халык язучысы Газинур Морат.
«Абага алмасы ачы була» китабының редакторы, Татарстанның халык язучысы Вахит Имамов унбиш ел элек Чаллы сәхнәсендә куелган «Абага алмасы ачы була» спектаклен искә алды. «Бүген тәкъдим ителгән китапка кергән биш әсәр инде сәхнәләштерелде, шуңа күрә кайбер укучы өчен яңалык та түгелдер. Ләкин Равилнең үзенең драмаларыннан торган җыентыгы чыгу кирәк иде, чөнки театрлар бездә җитәрлек. Кайбер халык театрлары профессиональ театрларны да уздырып спектакльләр куя. Шуңа күрә бу әйберләрне дә истә тотып, китапны чыгарырга кирәк иде. Мондый әсәрләрең, китапларың күбрәк булсын, Равил!» – диде ул.
«Берничә тапкыр әйтеп үтелгән «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәре Чаллы халкы өчен бөтенләй икенче китап ул. Чаллыда яшәмәгән кеше аны белми, аңламый. Бу бит нәкъ Чаллыдагы суверенитет вакытларындагы заманны тасвирлаган әсәр. Мин аны укыйм, күзләремнән яшьләр ага. Ул шулкадәр искиткеч якын. Рәхмәт, Равил, шушы заманнарны күрсәткән өчен. Ә хәзер инде мин Равилнең Әлмәт Язучылар берлеген җитәкләгәненә бик шатланам. Киләчәктә дә уңышлы эшләргә язсын, яңа китапларың чыксын!» – диде Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова.
«Хәзер дә хәтерлим: шундый ябык, озын буйлы, япь-яшь чибәр егет «Татарстан Яшьләре» бүлмәсенә килеп кергән иде. Шул вакытта бик усал булып күренде. Чөнки миңа мәкаләсен тоттырды да: «Ник бу урынын үзгәрттегез, ник бу сүзен алдыгыз?» – дип минем белән бәхәсләшеп, куркуга салды. Шундый принципиаль, үз сүзенең кадерен белә торган чын язучы икәнлеге шул вакытта ук күренә иде. Курыкмыйча әйтеп була, шул вакытта «Татарстан Яшьләре»нең популярлыгына да зур өлеш керткән кеше ул. Алып гәүдәле Равил, аның уңышлары да үзенең гәүдәсенә охшап калсын, менгән үрләреннән төшмәсен. Менә шундый теләкләр теләп калам», – диде «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасының беренче мөхәррире, журналист Нәсимә Садыйк.
Чара ахырында Равил Сабыр белән шәхсән аралашу, кунаклар белән иҗади фикер алышу һәм автограф алу мөмкинлеге бар иде.
Чыганак: tatar-inform.tatar



