Бүген, 14 ноябрьдә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында “Татарча диктант” акциясе узды. Быел ул унынчы мәртәбә үткәрелә. Акциядә катнашучылар өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәятләр тәрҗемәсеннән өзек тәкъдим ителде.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов, Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов, Махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин һәм башкалар катнашты.
Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ректоры, филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасы мөдире Рәдиф Җамалетдинов, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм башка рәсми затлар да бар иде.
Текстны филология фәннәре докторы, танылган әдәбият белгече, диктор, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин укыды. “Татарча диктант” акциясе традицион рәвештә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.



