15 нче ноябрь көнне Удмуртияның Глазов шәһәрендә, мәчеттә “Татарча диктант” акциясе узды. Диктантны оештыручы һәм текстны укучы- Илида Фәнәви кызы Арсланова. Мөхәммәт Мәһдиевның “Җир йөзендә алты кыйтга …” хикәясеннән өзек яздык. Диктантта 25 кеше катнашты. #Татарчадиктант2025
Татарча диктант — сүзләрдән күбрәк ул,
Анда — җан авазы, ата-бабалар сүзе.
Татарлар, алга! Яңгырасын һәркайда!
Без булдырабыз! Ышанабыз бу – могҗизага!
Бүген безне диктант бөтен дөньяда җыйды,
Яңгырасын өчен безнең татар теле.
Һәр шәһәрдә, һәрбер илдә, төрле кыйтгаларда,
Туган телнең кага йөрәге — без бергә, без бердәм!