tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтеш районы “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Тәтеш районы  “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Тәтеш районы “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Безнең районда гадәттәгечә төп мәйданчыкларның берсе. Ханжина П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе булды. Анда мәктәп укучылары һәм педагоглары гына түгел, ә хөрмәтле кунаклар да катнашты, үзләренең туган телгә булган мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын күрсәттеләр. Акцияне татар милли үзәге җитәкчесе Асия Закировна һәм мәгариф бүлеге методисты Резеда Әхмәтовна да хуплады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Татарча диктант” акциясе өч көн дәвам итәчәк, аңа әле дә кушылырга мөмкин! Теләге булганнар безнең район мәктәпләрендә махсус оештырылган мәйданчыкларда офлайн диктант яза яки diktant.tatar рәсми сайтында онлайн узарга мөмкин. Татар телен югары бәяләүчеләрне үз белемнәрен тикшерергә һәм әлеге масштаблы мәдәниятнең бер өлеше булырга чакырабыз.

Акциягә актив катнашулары һәм ярдәм итүләре өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез! Туган телгә мәхәббәт безне берләштерүен дәвам итсен!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*