«Татарча диктант» — татар телендә сөйләшүчеләр, өйрәнүчеләр һәм яратучылар өчен дөньякүләм чара. Беренче тапкыр мондый диктант 2016 елда үткәрелгән.
14 нче ноябрь көнне Балтач Үзәк китапханәсе дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Әлеге акциядә 30 дан артык кеше катнашты: Балтач Үзәк китапханәчеләре, «Балалар сәнгать мәктәбе» һәм Мәдәният үзәге хезмәткәрләре.
Акциянең максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли узаның һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту.



