Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый җәмгыятьләре белән эшләү комитетының 2025 елга хисабы
Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Россия Федерациясе федераль округларында татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашулары узды.
2018нче елдан һәр елны оештырылып килгән әлеге очрашулар Идел буе федераль округында Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә башланып китеп, Ерак Көнчыгыш федераль округында Приморье краеның Владивосток шәһәрендә, Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларында Адыгея Республикасының Майкоп шәһәрендә, Урал федераль округында Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә, Себер федераль округында Красноярск краеның Красноярск шәһәрендә, Төньяк Көнбатыш федераль округта Коми Республикасының Сыктывкар шәһәрендә, Үзәк федераль округта Тверь өлкәсенең Тверь шәһәрендә, Идел буе федераль округында шулай ук Түбән Новгород өлкәсенең Түбән Новгород шәһәрендә узды.
26-28 февраль көннәрендә Россия Федерациясенең 800 вәкил катнашында Казан шәһәрендә XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтте. Пленар утырышы Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында узган Җыеның делегатлары Татарстан Республикасының Тәтеш һәм Апас муниципаль районнары татар авылларының алдынгы тәҗрибәсе белән таныштылар.
Изге Рамазан аенда төбәкләрдәге татар җәмгыятьләре һәм милләтпәрвәр эшмәкәрләр тырышлыгы белән оештырылган Ифтар мәҗлесләре дә халкыбызны бергә җыюда үзенең уңай тәэсирен күрсәтә .
- 4 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Совет депутаты, Бөтендөнья Татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма җитәкчесе Д.Ф. Шакиров җитәкчелегендәге делегация Ижевск шәһәрендә Удмуртия Республикасы ифтарында катнашты. (1200 кеше)
- 6 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе В.Г. Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация Чувашия Республикасында берьюлы өч мәйданчыкта узган ифтар мәжлесләрендә катнашты. (Республика балалар ифтары, махсус хәрби опреацияда катнашучы егетләрнең әниләрен һәм тормыш иптәшләрен бергә җыелган һәм дин әһәлләрен, милли җәмгыятьләрнең әгъзаларын, жәмәгать эшлеклеләрен бергә жыйган ифтар, хатын-кызлары ифтар мәҗлесе). (200 балалар ифтарында, 150 хатын кызлар, 150 ир-атлар).
- 10 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация Уфада татар жәмәгать эшлеклеләрен, дин әһелләрен, галимнәрне һәм сәнгать әһелләрен бергә җыйган ифтарда катнашты. Шулай ук чарада Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең Баш Мөфтие Шәех-уль-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә булды (150 кеше).
- 11 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе В.Г. Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация Мәскәү шәһәре Татар мәдәният үзәгендә узган һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен бергә жыйган ифтарда булды. Авыз ачу мәҗлесендә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Шәйх Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин дә катнашты (120 кеше).
- 13 мартта Бөтендөнья Татар конгрессы хезмәткәрләре ифтары узды (68 кеше).
- 14 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Совет депутаты, Бөтендөнья Татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма җитәкчесе Д.Ф. Шакиров җитәкчелегендәге делегация Башкортстан Республикасы Туймазы районында Ык буена урнашкан 16 район вәкилләрен бергә җыйган ифтарда катнашты (200 кеше).
- 18 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Совет депутаты, Бөтендөнья Татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма җитәкчесе Д.Ф. Шакиров җитәкчелегендәге делегация Пермь крае Барда районы ифтарында катнашты (150 кеше).
- 19 мартта Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында Республика ифтары узды (13000 кеше).
- 21 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация Ульяновск шәһәренең «Волга-Спорт-арена» спорт сараенда 5 мең кешене бергә җыйган Өлкә ифтарында катнашты. Ульяновск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Сембер» татар эшмәкәрләре клубы уздырган Ифтарда Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских катнашты (5000 кеше).
- 21 мартта Д.Ф. Шакиров Пенза да, Түбән Новгород шәһәрендә ифтар мәҗлесләрендә катнашты (80 кеше).
- 27 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Санкт-Петербург шәһәрендә Төбәк диния нәзарәте оештырган ифтарда катнашты.
Агымдагы елның 16-18 маенда « Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды. Форум Россия Федерациясенең 78 төбәгеннән 1065 дин әһелләрен һәм кунакларын бергә җыйды. 16 майда делегатлар форум ачылышы кысаларында Агросәнәгать паркында «Russia Halal Expo 2025» индустриясенең «Халяль» күргәзмәсе белән таныштылар. 17 майда «Kazan Expo» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында пленар утырыш узды. 18 майда форум делегатлары Татарстан Республикасы Спас районы Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены»нда катнаштылар.
2025нче елның Россия төбәкләрендә уздырылган Сабантуйлары 3 майда Сочи шәһәрендә үткәрелгән VI Көньяк Сабантуй белән башланып китте. Милли бәйрәмдә илебезнең 30дан артык төбәгеннән татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре; Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров һ.б. катнашты. Милли бәйрәмне үткәрүдә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы катнашты.
7 июнь көнендә Оренбург өлкәсе Пономаревка районы Пономаревка авылында Өлкә Сабан туе узды. Сабантуйда Татарстан Респбуликасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Оренбург өлкәсе Губернаторы Евгений Александрович Солнцев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы һ.б. катнашты. Милли бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерт программасы белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы чараны үткәрүгә билгеләнгән иде.
XXV Федераль Сабантуй агымдагы елның 13-14 июнь көннәрендә Саха (Якутия) Республикасы башкаласы Якутск шәһәрендә узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улы , Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Сергеевич Николаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы, Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Иван Андреевич Колесник һ.б. катнашты. Федераль Сабантуй символы – «Канатлы ат» сыны 2026нчы елда үз җирлегенлә үткәрәчәк Омск өлкәсенә тапшырылды. Бәйрәмне үткәрүдә Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы катнашты.
Агымдагы елның 27-28 июнь көннәрендә Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә XV Бөтенроссия авыл Сабан туе үтте. Милли бәйрәмдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңне ханов, Киров өлкәсе Губернаторы Александр Валентинович Соколов, Пенза өлкәсе Губернаторы Олег Владимирович Мельниченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгррессы Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев һ.б. катнашты . Бөтенроссия авыл Сабан туе символы – «Тулпар ат» сыны 2026нчы елда үз җирлегендә милли бәйрәмне үткәрәчәк төбәк башлыгы – Пенза өлкәсе Губернаторы О.Н. Мельниченкога тапшырылды. Бәйрәмне үткәрүдә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы билгеләнгән иде.
6 июльдә Свердловск өлкәсе Кадниково авылында Өлкә Сабан туе үткәрелде. Әлеге Сабантуйда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Свердловск өлкәсе Губернаторы Денис Владимирович Паслер, Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Азат Рәвкать улы Салихов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгррессы Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев һ.б. катнашты. Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Сабантуйны үткәрүдә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы җаваплы иде.
Агымдагы елның 12 июлендә Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә V Халыкара шахтерлар Сабан туе уздырылды. Кузбасс, Алтай һәм Пермь крайлары, Новосибирск, Омск һәм Томск өлкәләре, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары татар иҗтимагый оешмалары әгъзалары һәм шәрәфле шахтерлар җыйган милли бәйрәмдә Кузбасс Губернаторы Илья Владимирович Середюк һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгррессы Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев һ.б. катнашты. Бәйрәмдә концерт программасы белән Татарстан Республикасы «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Сабантуйны үткәрүдә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы билгеләнгән иде.
Узып баручы 2025нче елда, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы игълан иткән « Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы» кысаларында, бөек шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә дә шактый эш башкарылды:
Агымдагы елның 28нче мае – Чик сакчылары көнендә Владивосток шәһәрененең Батыршин урамындагы «Победа» микрорайонында төзелгән яңа йортта татар халкы һәм чик сакчылары арасында беренче булып Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршинга тантаналы рәвештә элмә такта ачылды. Истәлекле чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев, Приморье крае губернаторы һәм Хөкүмәте аппараты җитәкчесе Диләрә Мансур кызы Мәликова, Владивоскток шәһәре Башлыгы урынбасары Евгений Владимирович Бавин, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Приморье крае буенча чик буе идарәсе башлыгы урынбасары Александр Васильевич Борисенко , җәмәгать эшлеклесе һәм иганәче Эльмир Илдар улы Вәлитов, Приморье крае «Туган ил» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы активы, Җиңү волонтерлары һәм Владивосток шәһәре халкы катнашты. (Владивосток шәһәренең бер урамын Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин исеме белән атау идеясе Приморье крае «Туган ил» татар-башкорт иҗтимагый оешмасының элеккеге җитәкчесе Рамил Миңнегали улы Килмөхәммәтовныкы.)
Элмә такта ачу тантанасында Владивосток шәһәре, Гыйльфан Батыршинның туган җире – Луганск Халык Республикасы Кировск шәһәре һәм геройның әнисе туган Татарстан Республикасы белән телекүпер оештырылды. Кировск шәһәрендә Луганск Халык Республикасы татар җәмәгатьчелеге, Кировск шәһәре администрациясе һәм туган як музее вәкилләре, Казан шәһәренең Батыршин урамында урнашкан Батыршинга истәлек билгесе янында оештырылган телекүпердә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты коллективы, Татарстан Республикасы чик сакчылары ветераннары, җәмәгать эшлеклеләре һәм журналистлар катнашты. Мемориаль тактаны ачу тантанасында чыгыш ясаучылар, ераклыкларга карамастан, уртак тарих белән берләшкән төбәкләр арасында тарихи хәтернең һәм рухи элемтәнең мөһимлеген аерым ассызыкладылар. Гыйльфан Батыршин бүген Россия Федерациясенең өч әйдәп баручы субъектын – Луганск Халык Республикасын, Татарстан Республикасын һәм Приморье краен берләштерүче шәхес.
Агымдагы елның 14 августында Адыгея Республикасы Кошехабль районы Политотдел хуторында тантаналы рәвештә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил бюсты ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация, Адыгея Республикасы Мәдәният министры Ю.Ш. Аутлев, Кошехабль районы башлыгы З.А. Хамирзов һ.б. катнашты, Татарстанның Атказанган артистлары Рөстәм Насыйбуллин һәм Сөмбел Билалова чыгыш ясадылар.
2025нче елның 4 июнендә Пермь крае Кунгур муниципаль округы Тор-Түз авылы гомуми белем бирү мәктәп ишек алдында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга тантаналы рәвештә бюст һәм «Тукай аланы» милли мәдәни паркы ачылды. Әлеге паркта шулай ук шагыйрьның иҗаты буенча эшләнгән арт обьектлар да урын алды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Р. Зиннәтуллин, Пермь крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзалары, авыл халкы һәм кунаклар катнашты.
2025нче елның 2нче июлендә Башкортстан Республикасы Шаран районында танылган җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачылды. Фән Вәлиәхмәтов 2024 елда вафат булды, аңа 74 яшь иде. Ул Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларга бик теләп катнаша иде, Россиянең төрле төбәкләрендә Конгресс оештырган Россиянең Федераль округларындагы җыеннарындагы концертларын милләттәшләребез яратып карый иде.
Агымдагы елның 16 августында Башкортстан Республикасы Кырмыскалы районы Сарт-Наурыз авылында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай исемендәге сквер ачылды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Дәүләтшин Альфред Әмир улы катнашты.
Агымдагы елның 26-28 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Милләт Җыенын үткәрде. Әлеге күләмле чарада илебезнең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән 965 делегат катнашты. Милләт Җыены кысаларында VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтенроссия тарих-туган якны өйрәнү конференциясе һәм IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәрелде. Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашындагы җыенның пленар утырышы М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узды.
17-21 ноябрьдә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте «Бер өммәт – уртак язмыш» Халыкара конференциясен, шулай ук Шәйхел-Ислам, Баш мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең рухи хезмәтенә 45 ел тулуга багышланган юбилей тантаналарын үткәрде. Чаралар Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды, Башкортстан Республикасы Башлыгы Администрациясе, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә Уфа, Казан һәм Болгар шәһәрләрендә узды. Мәртәбәле кунаклар арасында якын һәм ерак чит илләр делегацияләре дә бар иде.
24-26 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә XVIII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы үзды. Россия Федерациясенең 59 төбәгеннән, 10 чит илдән – барлыгы 400 татар эшмәкәре һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы белән таныштылар. Форумның пленар утырышы Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында үткәрелде.
БТК Башкарма комитетының чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитетының 2025 елдагы төп чаралары
- Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлегендә татар мәдәниятен, тарихын популярлаштыруда, халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап киләчәк буынга җиткерү мөһим роль уйный. Шуннан чыгып Бөтендөнья татар конгрессының эш планы һәм «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы» кысаларында агымдагы елның 3-7 февраль аралыгында Кыргызстанның Ош һәм Джалал-Абад шәһәрләрендә татар милли ризыкларын әзерләү, татар сәнгате (хореография, вокал) буенча төрле остаханәләр оештырылды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленара Кутеева җитәкләгән делегация составына аш-су остасы Альбина Фасхеева, хореограф Алия Мөхәммәтгалиева, музыкант Разил Габбасов керде.
Югарыда әйтелгән чараларда Ош, Джалал-Абад шәһәрләрендә гомер итүче милләттәшләребездән тыш башка милләт вәкилләре дә катнашып, татар халкының аш-су, сәнгать серләренә төшенделәр.
Сәфәр кысаларында делегация әгъзаларының Джалал-Абад шәһәре мэры урынбасары Гульбарчын Таштанбекова, Россиянең Ош шәһәрендәге генераль консуллыгының өченче сәркатибе Владимир Ширяев, Россотрудничествоның Ош шәһәрендәге вәкиллеге җитәкчесе Дмитрий Аврам, Кыргызстан халкы Ассамблеясенең Джалал-Абад өлкәсе буенча вәкиле Каныбек Тилекеев, Ош өлкәсе буенча вәкиле Бердикул Караев белән аерым очрашулары узды.
Шулай ук Ош өлкәсенең «Илкәем» татар-башкорт милли мәдәни үзәге һәм Джалал-Абад өлкәсенең «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге әгъзалары белән дә очрашып, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының эшчәнлеге, милләттәшләребезне борчыган мәсьәләләр турында сөйләшүләр булды.
14-15 февраль аралыгында исә Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәрендә татар милли ризыкларын әзерләү, татар сәнгате (вокал, татар милли уен кораллары, калфак һәм изү эшләү) буенча остаханәләр узды.
Татарстаннан җибәрелгән делегация составына Бөтендөнья татар конгрессының республика иҗтимагый фонды җитәкчесе Артур Сабиров, чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленара Кутеева, аш-су остасы Альбина Фасхеева, дизайнер Ләйсән Хаҗиева, музыкант Разил Камалов керде.
Чараларда Малайзиядә яшәүче татарлардан тыш, Россия ватандашлары һәм җирле халык вәкилләре дә катнаштылар.
Татар милли ризыклары өчпочмак, чәк-чәк, кош теле пешерү, калфак һәм изү эшләү буенча остаханәләр татар милли җыр-көйләре, дәртле биюләре белән чиратлашып барды.
Сәфәр кысаларында шулай ук «Мирас» Малайзия татарлары берләшмәсе әгъзалары белән очрашып, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының эшчәнлеге, милләттәшләребезне борчыган мәсьәләләр турында сөйләшүләр булды. - Татарларның мәдәни мирасы һәм яңарышы символларының берсе – Сабантуй . Татарстан Республикасы бу чарага зур әһәмият бирә. Без аңа гади бер күңел ачу чарасы гына дип карамыйбыз, аны туган телне, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләребезне саклау механизмы рәвешендә файдаланабыз. Зур масштабларда уза торган мондый бәйрәм, һичшиксез, анда катнашкан халыкларның үзара аңлашуына хезмәт итә, милләттәшләребезнең абруен күтәрә. Юкка гына аны халыкара этномәдәни хәрәкәт дип бәяләмиләр. Агымдагы елның 22 февралендә Америка Кушма Штатларының Флорида штатында гөрләп 2025 елның беренче Сабан туе узды, ә елның соңгы Сабантуе Австралиянең Сидней шәһәрендә 30 ноябрьдә узачак.
2025 елның 25 маенда Үзбәкстан Республикасы Ташкент шәһәренең Үзәк паркында Үзәк Азия Сабантуе узды. Чараларда В.Г.Шәйхразыев, Россиянең Үзбәкстандагы илчесе Олег Мальгинов, Үзбәкстан Республикасының мәдәният министрлыгы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр Комитеты җитәкчесе Кахраман Сариев, һәм Үзбәкстан Республикасы дәүләт эшлеклеләре катнашты. Бәйрәм Беларусь, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан 55000ләп милләттәшебезне җыйды.
Әлеге бәйрәмне үткәрү өчен җаваплы итеп Татарстаннан Актаныш муниципаль районы билгеләнде. Алар тарафыннан төзелгән татар утары бәйрәмгә аерым милли колорит өстәде.
Бу бәйрәм күңел ачу чарасы гына түгел, ул милләтләр бердәмлегенең көчле символы, бер-береңнең мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт күрсәтүнең ачык миаслы булып тора. Ташкенттагы Азия Сабантуе сәнгатьнең һәм мәдәниятнең чикләрне белмәвен һәм төрле милләт кешеләрен берләштерә алуын тагын бер кат исбатлады.
Шулай итеп бүгенге көндә актив милләттәшләребез тырышлыгы нәтиҗәсендә дөньяның 30 чит илендә 86 Сабантуй бәйрәме оештырылды. - Март Изге Рамазан ае башлану белән үзенчәлекле. Мөбарәк Рамазан шәриф көннәрендә бөтен кешеләр изгелек кылуга, күпләп савап вә әҗер алу өчен омтылалар. Чит илләрдә гомер итүче безнең милләттәшләребез дә әлеге изге гамәлләрдән читтә калмыйлар.
3 март көнне Кыргызстанның Бишкек шәһәре үзәк мәчетендә биредә яшәүче милләттәшләребез 1720 кеше өчен ифтар оештырдылар. Ифтарда катнашучылар арасында Кыргызстан мөфтие, Бишкек шәһәре мәчетләре имамнары, дәүләт эшлеклеләре, Кыргызстанның дәүләт структуралары вәкилләре, җирле халык һәм милләттәшләребез булды.
Шулай ук Австралиянең Аделаида, Кыргызстанның Джалал-Абад шәһәрләрендә яшәүче татарлар тарафыннан әлеге илләрдә җәмәгать ифтарлары уздырылды. - Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары тарафыннан халкыбызның күренекле шәхесләренә багышланган төрле чаралар даими рәвештә үткәрелеп килә.
Әйтик, 15 февраль Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә Кыргызстанның Бишкек, Үзбәкстанның Ташкент, Эстониянең Кохтла-Ярве, Казакъстанның Җаек, Җидепулат (Семей), Алматы, Кокшетау шәһәрләрендә шагыйрьгә багышланган шигъри кичәләр оештырылды.
Казакъстан Республикасының Җидепулат (Семей), Кокшетау, Кыргызстанның Бишкек шәһәрләрендә алар Муса Җәлилгә куелган бюст янында узды.
28 февраль – данлыклы кулинар, профессиональ шеф-повар Юныс Әхмәдҗанов туган көнендә, бөтен татар дөньясы татар ашлары көнен бәйрәм итә. Әлеге көнне милләттәшләребез төрле остаханәләр, чәй кичәләр, татар ашлары буенча бәйгеләр үткәреп уздыра.
2025 ел күренекле даталарга бай: быел татарның күренекле мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200-еллыгы, халкыбызның данлыклы җырчысы Илһам Шакировның 90-еллыгы.
Шул уңайдан Эстониянең Кохтла-Ярве шәһәрендә Илһам Шакировка багышланган кичә узды.
Ә Казакъстанның Җидепулат шәһәрендә Каюм Насыйрига багышланган фәнни лекция оештырылды. - 2025 ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80-еллыгы белән үзенчәлекле.
Әлеге вакыйгага бәйле чараларда катнашу максатыннан агымдагы елның 15-16 апрель аралыгында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыевның Беларусь Республикасына эш сәфәре оештырылды.
Сәфәр кысаларында Россиянең Беларусьтагы илчесе Б.В.Грызлов белән рәсми очрашу, «Рыленки» мемориаль комплексында тантаналы митинг, Беларусь җирләрен азат иткәндә һәлак булган татарстанлыларга ТР Рәисе исеменнән чәчәкләр салу; композитор Фәрит Яруллин исемен йөрткән музыкаль мәктәп эшчәнлеге белән танышу; Бөек Ватан сугышына багышланган түгәрәк өстәлдә катнашу һ.б. оештырылды. - 2025 елның 29 май – 1 июнь аралыгында Төркия Республикасы Анталья шәһәрендә «Йөрүк» Халыкара төрки мәдәниятләр фестивале узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан юлланган делегация катнашты. Фестиваль кунакларын Анталья шәһәре башлыгы Мөхиттин Бёчек сәламләде һәм аерым Татар утары белән танышты.
- Бөтендөнья татар конгрессының 2025нче елга эш планы нигезендә агымдагы елның 26-28 август көннәрендә Казан шәһәрендә «Татарстан – рухи Ватаныбыз» шигаре астында Милләт Җыены узды. Быелгы чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырылып, дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар халкының танылган, мәшһүр 1 мең вәкилен Татар дөньясының мәркәзе – Казанда җыйды, шулар арасында дөньяның 27 иленнән килгән 113 милләттәшебез дә бар иде.
Милләт Җыены кысаларында Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы да узды.
Милләт Җыены – Конгрессның ике съезды арасында көнүзәк мәсьәләләр каралган һәм үзгәреп баручы шартларда милләт язмышына кагылышлы карарлар кабул ителгән киңәш итү мәйданчыгы булып тора. - Чит илләрдә татар мәдәнияте көннәрен үткәрү матур гадәткә керде. 2025 елда мондый чаралар Венгриянең Будапешт, Мисырның Каһирә, Тайландның Пхукет, Канаданың Торонто һәм Монреаль, Эстониянең Таллин, Алманиянең Берлин, Болгариянең Варна һәм башка илләрдә узды. Әлеге чараларда катнашу өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан иҗат делегацияләре җибәрелде. Мондый чаралар үткәрү, һичшиксез, дөнья җәмәгатьчелегендә Татарстан һәм татар халкы турында уңай тәэсир калдыралар.
- 2025 елның 7-8 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты делегациясе эш сәфәр белән Мисыр Гарәп Республикасының Каһирә шәһәрендә булды. Биредә 7 нче ноябрь көнне гарәп илләре татарлары альянсының киңәйтелгән утырышы узды. Очрашу барышында Альянсның ике еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар корылды. Альянсның оештыру утырышы 2023 нче елның 29 нчы апрелендә 17 гарәп иленнән милләттәшләребез катнашында Дубай шәһәрендә узып, җитәкчесе итеп Әлфия Бәдретдинова сайланган иде. Каһирәдә узган утырышта оешманың яңа рәисе итеп ике елга бертавыштан Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә гомер итүче милләттәшебез Әхмәтшин Марсель Ринат улы сайланды.
Шулай ук 8 ноябрь көнне Мисырда төрле милләт вәкилләрен берләштергән «Безнең көч – бердәмлектә» дип аталган зур халыкара фестиваль узды. Конгресс тарафыннан фестивальгә Татарстаннан күренекле сәнгать осталары – аккордеонист, җырчы Рәзил Камалов, шулай ук Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты, педагог-хореограф Алсу Мәгъсумҗанова катнашты. Алар фестиваль кунаклары
өчен ачык мастер-класслар үткәреп, татар музыкасы һәм бию сәнгатенең серләре белән уртаклаштылар. - 2025 елны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты составына керүче кайбер татар иҗтимагый оешмалары үзләренең юбилейларын билгеләп уздылар. Алар арасында: Төркия Республикасы Әнкара шәһәре «Казан татарлары мәдәният һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте»нең 60-еллыгы; Үзбәкстанның Ташкент шәһәре Татар мәдәни-мәгърифәти иҗтимагый үзәгенең 35-еллыгы; Казакъстанның Абай өлкәсе татар иҗтимагый үзәгенең 35-еллыгы; Казакъстанның Мангыстау өлкәсе «Болгар» татар этномәдәни берләшмәсенең 35-еллыгы; Казакъстанның Атырау өлкәсе «Татулык» Татар-башкорт этномәдәни берләшмәсенең 30-еллыгы; Казакъстанның Костанай өлкәсе «Дуслык» татар-башкорт милли мәдәни үзәгенең 30-еллыгы, Казакъстанның Актүбә өлкәсе татарлары һәм башкортларының «Шатлык» этномәдәни берләшмәсенең 30-еллыгы; Эстония татарларының «Идел» мәдәният үзәгенең 30-еллыгы; Үзбәкстанның Фирганә өлкәсе татар милли мәдәни үзәгенең 20-еллыгы һ.б.
- Татар китапларын һәм татарлар турында басмалар нәшер итү һәм аларны тәкъдир итү татар халкының мирасын саклауда һәм аны яшь буынга тапшыруда зур роль уйный. 2025 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмен белән Татарстан Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре тарафыннан әзерләнгән
« Үзбәкстан татарлары» энциклопедиясе дөнья күрде. Монография 567 биттән тора, анда Үзбәкстанның мәдәни, иҗтимагый һәм фәнни тормышына өлеш керткән 900 татар шәхесе турында мәгълүмат кертелгән, меңгә якын язма урын алган, 900 иллюстрация басылган.
Йомгаклау шуны әйтергә кирәк: 2025 елда чит илләрдәге татар этномәдәни берләшмәләре халкыбызның милли үзенчәлеген, телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау өстендә эшне уңышлы гына дәвам иттеләр.
Бөтендөнья татар конгрессыМилли мәгариф һәм мәдәнияте комитеты эшчәнлеге.
- Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе.
«Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен 2025 елда җиденче тапкыр уздырды.
Әлеге чараны уздыруның максатлары – татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балалар белән эшне камилләштерү, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең, аның көрәштәшләренең һәм язучы-фронтовикларның иҗади мирасын популярлаштыру, аларның иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, талантларын ачыклау, сәләтләрен күрсәтүгә мөмкинлекләр тудыру.
Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Шулай да катнашучыларның 84% – балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар һәм студентлар. Шулай ук Бәйгедә мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр актив катнаша.
VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә 25 РФ регионында һәм 8 чит илдәге (Азәрбайҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Венгрия, Франция, Кыргызстан, Таҗикстан) татар иҗтимагый оешмаларыннан килгән барлыгы 40 меңнән артык эш каралды.
Быел шигырьләр 21 телдә яңгырады. Беренче тапкыр венгр һәм вьетнам телләрендә эшләр каралды. 107 җиңүче билгеләнде.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 18 февральдә Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган гала-концертта булды. Гала-концертның режиссеры-Радик Бариев. Сценарийны Резеда Зәйниева язган. - Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенең юнәлешләре буенча югары квалификацияле кадрлар әзерләү максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ел саен Россия Федерациясе субъектларыннан абитуриентларны җәлеп итү буенча эш алып бара.
Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә ел саен татар иҗтимагый оешмаларында һәм татар милли-мәдәни автономияләрендә актив эшләүче татар яшьләре арасыннан 38 студент түбәндәге югары уку йортларына укырга алына:
Казан (Идел буе) федераль университеты (Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты), Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан театр кәллияте.
Быел студентлар Азербәйҗан, Казахстан, Самара, Ставрополь, Владимир, Әстерхан, Новосибирск өлкәләре, Удмуртия Республикасы, Башкортостаннан. - Бөтендөнья татар конгрессы линиясе аша Россия Федерациясе регионнарыннан һәм чит илләрдән ТР югары уку йортларына укырга кергән студентларны Татарстан, татар һәм Татарстанда яшәгән башка халыкларның тарихы, мәдәнияты белән таныштыру максатыннан 2020 елда Бөтендөнья татар конгрессы студентлары Ассоциациясе төзелде.
Төрле уку йортларында укыган татар яшьләре үз-ара аралашалар, татар телләрен камилләштерәләр. Агымдагы елда студентлар Бөтендөнья татар конгрессы уздырган чараларда волонтер буларак катнаштылар, Арча һәм Чистай, Биектау районнарына сәяхәт кылдылар. - Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылучы бәйгеләр.
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тәрбиячеләр һәм татар телендә белем бирүче укытучылар өчен ел саен бәйгеләр уздырыла.
«Каһарман» дәрестән тыш чаралар методик эшләнмәләре бөтенроссия бәйгесе педагогик хезмәткәрләрне татар халкы вәкилләре арасыннан Бөек Ватан сугышы геройларына һәм махсус хәрби операция барышында әлеге исемгә лаек булган Россия Федерациясе Геройларына багышланган татар телендә сыйныфтан тыш чаралар уздыруга стимуллаштыру максаты белән уздырыла.
2025 елда оештыру комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән барлыгы 83 гариза кабул ителде.
Бәйгедә Татарстанның Азнакай, Арча, Бөгелмә, Норлат, Кукмара, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Биек Тау районнары, Казан, Яр Чаллы шәһәрләре һәм Башкортстан Республикасы, Әстерхан, Свердловск, Самара, Ульян, Түбән Новгород өлкәләре белем бирү оешмалары укытучылары һәм тәрбиячеләре актив катнашты.
2025 елның 5 сентябреннән 11 ноябренә кадәр Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы игълан иткән Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Татар теле дәресенең методик эшләнмәләре Бөтенроссия бәйгесе узды,
Бәйгенең максаты ¬ укытучыларны Бөек Ватан сугышы геройларына һәм махсус хәрби операция барышында Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булган татар халкы вәкилләренә багышланган татар теле һәм әдәбияты дәресләрен үткәрүгә стимуллаштыру.
Конкурсның Оештыру комитеты тарафыннан Россия Федерациясе мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләреннән 96 гариза кабул ителде.
Бәйгедә Татарстанның Азнакай, Арча, Норлат, Актаныш, Яшел Үзән, Сарман, Биек Тау, Әлмәт, Алексеевск, Әтнә, Балык бистәсе районнары, Казан, Яр Чаллы шәһәрләре һәм Башкортстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Киров, Самара, Ульян, Чиләбе, Пенза, Пермь өлкәләре белем бирү оешмалары укытучылары һәм тәрбиячеләре актив катнашты. - Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә уздырылган ел саен РФ регионнары белем бирү оешмаларынан 10 укытучы яңадан әзерләү курсларында укып, «Туган тел һәм әдәбият укытучысы» белгечлеге буенча диплом алалар.
Агымдагы елда курсларда Казахстан, Свердлау, Волгоград, Омск, Курган, Әстерхан өлкәләреннән укытучылар белем алды.
Программа онлайн-лекцияләр, практик дәресләр, презентацияләр, онлайн-консультацияләр формасында электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырыла. Шулай ук программа кысаларында «Туган тел һәм әдәбият укытучысының методик эш системасы» темасына 36 сәгать күләмендә педагогик практика оештырыла.
Курс тыңлаучылары кирәкле белем, күнекмәләр алырга мөмкинлек бирүче уңайлы график һәм эш режимын; укучыларның кызыксынуларына һәм ихтыяҗларына карап карала торган мәсьәләләр даирәсен төзәтергә мөмкинлек бирүче программаның ачыклыгын һәм уңайлылыгын; килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирүче курс укытучылары һәм кураторы белән кире элемтәнең булуын билгеләп үтәләр. - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә, 2025 елның 14-18 апрелендә Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән Сабантуйны оештыручылар өчен «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» дигән семинар-практикум уздырды.
Чараның рәсми ачылышы Каюм Насыйри музеенда узды.
Семинар-практикум ел саен уздырыла һәм катнашучыларның географиясе киңәя бара. Быел чарада Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән һәм 2 чит илдән 40 кеше катнашты – Владимир, Волгоград, Калининград, Кемерово, Киров, Курган, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Оренбург, Пенза, Сведловск, Томск, Төмән, Чиләбе, Ленинград, Мәскәү, Мурманск өлкәләреннән, Пермь, Красноярск, Краснодар крайларыннан, Коми Республикасы, Удмуртия Республикасы, Саха Республикасы (Якутия), Казахстан, Австралия.
Семинар кысаларында катнашучылар Сабантуй бәйрәмен оештыруның һәм үткәрүнең төп принциплары, шәһәр мөхитендә бәйрәм йолаларын торгызу технологиясе белән таныштылар, бәйрәмнең уен ярышлары, музыкаль фольклоры, осталар һәм Сабантуй ишегаллары, шулай ук татар традицион бәйрәм костюмы, татар костюмының классификацияләре, традицион көрәш буенча ярышлар турында һ.б. белделәр.
17 апрель көнне семинарда катнашучылар Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районында булдылар. Биредә алар татар милли бәйрәменең прологы белән таныштылар, мич коймагы һәм күн мозаикасы буенча остаханәләрдә катнаштылар. Шулай ук Ямаширмә авылында халык һөнәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать музеенда һәм Ибрә авылында Салих Сәйдәшев музеенда булдылар. Семинар тәмамланганнан соң катнашучыларга сертификатлар һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар бирелде. - Бөтендөнья канаты астында иҗат итүче халкыбыз яшәгән илебезнең 20 төбәгеннән килгән “Түгәрәк уен” XVII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале 26 – 29 август көннәрендә Казанда узды.
Кунаклар өчен программы кысаларында “Печен базары” фестивале урыннары буйлап экскурсия оештырылды, ә 28 август көнне “Милләт Җыены” кысаларында, иҗади коллективлар килгән делегатларны, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шаймиевны һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановны Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында иҗади номерлар белән каршы алып тордылар.
29 август көнне Чулпан мәдәният узәгендә Россия төбәкләренең иҗади фольклор коллективлары өчен мастер-класслар оештырылды, ә кич белен фестиваль «Кичке уен» зур чарасы белән тәмамланды, анда барлык коллективлар һәм шәһәр халкы үзләренең осталыкларын күрсәтте. - 30 август көнне Казанда Галиәсгар Камал исеменләге театр каршындагы мөйданда 40нчы Республикакүләм «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты фестивале ачылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев мәйданга җыелган халыкны Татарстан Республикасы көне белән котлады һәм дәүләт, Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырды. Россиянең 20 өлкәсеннән 700дән артык гармунчы, катнашучылар бирегә җыелды әлеге фестиваль кысаларында. Алар арасында: Башкортстан, Киров өлкәсе, Төмән, Мәскәү, Чиләбе, Удмуртия, Свердловск, Пермь һәм башка төбәк гармунчылары катнашты. Гармунчылар парады Казан үзәгеннән Бауман урамыннан узды. Быел гармунчылар парады башында гармунчылар узләре иде. Алгы сафта шулай ук балалары белән Гүзәл һәм Илназ Баһлар булды, Зәйнәб Фәрхетдинова, Ришат Фазлыйәхмәтов барды.
Парадта төрле өлкәләрдән килгән гармунчылар катнашты. - “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” ТР дәүләт программасы кысаларында тегелә торган костюмнар һәм уен кораллары буенча мәглүмәт 2025 елда “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” ТР дәүләт программасы кысаларында барлыгы 23 коллектив өчен костюмнар тегелде һәм тапшырылды:
- РФ – 14 коллектив 8 төбәктән (Башкортостан, Коми,Якутия, Бурятия Республикалары, Киров,Омск, Курган өлкәләре; Пермь,Приморье крайлары).
- РТ – 5 коллектив 5 районнан (Буа, Балык Бистәсе, Тәтеш, Норлат, Югары Ослан).
- Чит ил – 5 коллектив 5 илдән (Казахстан, Германия, Испания,Эстония,Турция).
- 2025 елда 4 коллективка тальян бүләк ителде: Марий-Эл Башкортостан Республикасы).
- Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан махсус Крым Республикасында костюмнар, Красноярск крае Лесосибирск шәһәренә татар читекләре тапшырылды.
- Спорт чаралары һәм Спартакиада.
- 2025 елның 10 айлык эшчәнлек кысаларында, Бөтендөнья татар конгрессының спорт эшчәнлеге буенча Бөтендөнья татар конгрессы катнашында Россиянең 15 төбәгендә (Краснодар,Пермь крайлары, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Мордовия республиклары, Киров, Свердловск, Түбән Новгород өлкәләре, ХМАО һ.б.) һәм Республикабызның 9 районында (Чүпрәле, Түбән Кама, Алабуга, Байлар Сабасы һ.б)
- 30 якын чара үткәрелде. Төп басым татарларның милли спорт төрләрен үстерүгә һәм яшь буын вәкилләренә өйрәтү максатыннан ясалды (көрәш, аркан тарту, таяк тартыш, җәядән ук ату, герне күтәрү һ. б.)
- 27-28 сентябрьдә Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән татар яшьләре арасында милли спорт төрләре буенча III Спартакиада узды. Барлыгы 6 команда (ТР, Киров өлкәсе, Пермь крае, Самара өлкәсе, Краснодар крае, Лениногорск җыелма командасы) һәм 100 дән артык спортчы катнашты. Ярышлар 9 спорт төре һәм милли уеннар (аударыш, таяк-тартыш, капчык сугыш, көрәш, уктан ату һ.б.) буенча узды. Барлыгы 66 комплект медаль уйнатылды. Проекты махсус партнерлары: ХК АК-БАРС, Рубин футбол клубы һәм Зенит – Казан волейбол клубы.
- “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” ТР дәүләт программасы кысаларында татар халкының традицион мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән агарту чараларын үткәрү, шул исәптән татарның этник төркемнәре өчен милли киемнәр тегү
- ТР дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясендә һәм якын чит илләрдә татарлар тупланып яши торган төбәкләрдә татар ашлары, татар киемнәре, татар мәдәнияте һәм сәнгате презентацияләре буенча ел дәвамында мастер-класслар үткәрелде:
- РФ – Свердловск, Төмән, Чиләбе, Киров һ.б төбәкләр. Чит ил – Кыргызстан Республикасы (г.Ош, г.Джалал-Абад, г.Узген), Малайзия һ.б. Татарның этник төркемнәре өчен милли киемнәр тегелде – 2 шт (татар ир-ат, татар хатын-кыз). Әлеге милли киемнәр Рәсәй төбәкләрендә мәгариф-агарту семинары IV кварталда үткәрү көтелә.
“Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе, татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты эшчәнлеге.
Акыл фабрикасы проекты кысаларында тарих юнәлеше буенча түгәрәк өстәл. (Тарихка багышланган утырышта барлык спикерлар да тарихны популярлаштыру һәм системалаштыру буенча үзләренең тәкъдимнәрен кертте. Бердәм концепция булдыру, яшьләр белән нәтиҗәле эшләү һәм тарихны заманча форматларда киң җәмәгатьчелеккә җиткерү төп максатлар итеп билгеләнде)
Акыл фабрикасы проекты кысаларында медиа юнәлеше буенча түгәрәк өстәл. (Медиа өлкәсенә багышланган түгәрәк өстәлдә исә татар яшьләре өчен заманча форматлар, сыйфатлы контент булдыру, медиадагы төп проблемалар һәм үсеш юллары турында фикер алыштылар.
Акыл фабрикасы проекты кысаларында мәгариф юнәлеше буенча түгәрәк өстәл. (Татар мәдәнияте буенча оештырылган түгәрәк өстәлдә мәдәни мирасны саклау, яңа иҗади проектлар булдыру һәм төрле буыннарны кызыксындыру өчен, комплекслы алымнар куллануның зарурилыгын ассызыкладылар. «Татар мәдәниятен үстерү өчен, аның төрлелеген сакларга, заманча технологияләр һәм маркетинг мөмкинлекләрен кулланырга кирәк. Бу юнәлештә иҗади лабораторияләр, яңа форматлар, профессиональ мәктәпләр һәм цифрлаштыру проектлары зур әһәмияткә ия. Татар мәдәнияте яңа дәрәҗәгә күтәрелсен өчен иҗади, финанс һәм оештыру ресурсларын берләштерү таләп ителә», – дигән нәтиҗәгә килде спикерлар)
Акыл фабрикасы проекты кысаларында мәгариф һәм тәрбия юнәлеше буенча түгәрәк өстәл
Акыл фабрикасы проекты кысаларында бизнес юнәлеше буенча түгәрәк өстәл
Акыл фабрикасы проекты кысаларында цифрлаштыру юнәлеше буенча түгәрәк өстәл. (Татар телен, мәдәниятен һәм фәнни тикшеренүләрне цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә галимнәр, IT-белгечләр, мәдәният эшлеклеләре катнашты. Алар татар телен санлы киңлеккә яраклаштыру, аны киләчәк буыннар өчен саклау һәм үстерү юлларын тикшерде. Катнашучылар төрле юнәлешләрдәге проблемаларны күтәрде һәм аларны чишү юлларын тәкъдим итте.)
- 13 февраль Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин белән «20 гасыр – шәхесләрдә» дип исемләнгән яңа курс. (XX гасыр – әле кичә генә булган, әмма бик күп тарихчылар өйрәнә һәм эзләнә торган дәвер. Безгә Татарстан Республикасы буларак билгеле төбәк/дәүләтчелек формасы да, хәзерге татар мәдәнияте һәм сәнгате, гомумән, милләт турында карашлар – узган гасырның казанышлары. Озын-озак гасырны «тудырган» кешеләр исә үз өлкәләрендәге эшчәнлекләре белән тарихка кереп калганнар. Кайберләре онытылган, кайберләре миф-легендаларга чорналган, ә кайберләре – тулы бер символлар. Бу курс татар интеллектуаллары исемнәре аша татар тарихының бер дәверен күзалларга ярдәм итәчәк. Дәресләр Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты белән берлектә яздырылды.)
- 14 февраль Биредә татар эшмәкәрләре, икътисад белгечләре, стартапчылар һәм инвесторлар катнашты. Алар татар бизнесының хәле, аны үстерү юллары, яңа мөмкинлекләр турында фикер алышты. Биредә татар эшмәкәрләре өчен яңа мәйданчыклар булдыру, бизнес-берләшмәләрне үстерү, милли брендларны таныту кебек мәсьәләләр күтәрелде.
- 10 март Апанай мәчете мәдрәсәсендә 90 кешелек ифтар оештырылды.
- март-апрель «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында музыкаль бәйге.
- 12 апрель «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында узган музыкаль бәйге җиңүчеләре катнашуында фатирник
- 13 апрель «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында дизайнерлар һәм рәссамнар өчен плакатлар лабораториясе. Тема: «Татар теле – ассоциацияләр». Бу – татар теленә иҗади якын килеп, тел белән бәйле ассоциацияләрне һәм күзаллауларны плакат формасында чагылдыруны күздә тота.
- 14 апрель «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында «Казан квест» уены.
- 16 апрель Татар теленнән Халыкара олимпиада катнашучылары белән очрашу.
- 22 апрель «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында «Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем» кичәсе. Тамаша Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Камал театры тарафыннан оештырылды. Ясалма фәһем шагыйрьләр тарафыннан язылган шигырьләргә җавап итеп үз текстын тәкъдим итә. Тамашачы ясалма интеллект һәм шагыйрьләр арасындагы иҗади көрәшне турыдан-туры күзәтеп бара. Катнашучылар: Булат Ибраһим, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Дания Нәгыйм һәм Алинә Хәбибуллина.
- 23 апрель «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында «Казан Квиз» уены.
- 26 апрель «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында «Ачык университет» лекторие.
- 26 апрель «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында Язгы Печән базары.
- 26 апрель «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе гала-концерты
- 12 май «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе волонтерлары белән Шәрык клубында очрашу
- 27 май Музыкант-мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин белән “Төрки музыка уен кораллары” курсын тәкъдим итү
- Дәресләр төрки халыкларының музыка сәнгатен, төрле чорларда кулланылган уртак музыка уен коралларының тарихын, аларның бүгенге көндәге әһәмиятен өйрәнүгә багышланган. Рәхим итеп тыңлагыз!
- 10 июнь “Ачык университет” проекты кысаларында «Колмәмәттән Әмәткә» сәяхәте.
- 9 июнь “Ачык университет” проекты кысаларында «Шәҗәрә төзү нигезләре» курсын тәкъдим итү
- 19 июнь “Ачык университет” проекты кысаларында татар мәгърифәтчеләренең каберләрен зиярәт кылу
- 16 июнь Биләрдәге Сәләт-Мирас аланында очрашу (Форум эшчэнлеге белән таныштыру һәм интеллектуаль квиз-уен)
- 7 июль Сабадагы Сәләт-Саба аланында очрашу (Форум эшчэнлеге белән таныштыру һәм интеллектуаль квиз-уен)
- 26-29 август “Печән базары” фестивале
- 27-29 август “Милләт Җыены” кысаларында IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы
- 19 октябрь Ульян шәһәрендә “Акыл фабрикасы” белем бирү чарасы
- 14-16 ноябрь Дөньякүләм “Татарча диктант” белем бирү акциясе
Махсус проектлар белән эшләү комитетының 2025 елда оештырылган төп чаралары.
Халыкара «Татар кызы» бәйгесе.
Агымдагы елның Бөтендөнья татар конгрессныңы эшчәнлегендә иң әһәмиятле мәдәни чараларның берсе булып Халыкара «Татар кызы – 2025». Әлеге проект татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклау һәм дөньякүләм популярлаштыру, шулай ук яшьләр арасында милли үзаңны үстерү максатыннан гамәлгә ашырылды.
Быелгы бәйге Россия Федерациясенең 22 регионыннан һәм 5 чит илдән – Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркия һәм Төркмәнстан – килгән 30 катнашучы кызны берләштерде.
10 сентябрь көнне Оренбург шәһәренең «Газовик» Мәдәният һәм спорт сараенда «Татар кызы – 2025» финалы узды.
Финалга 12 кыз узды (Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Краснодар краеннан, Мәскәү шәһәре, Оренбург, Пенза, Мәскәү һәм Төмән өлкәләреннән, шулай ук Казакъстан, Кыргызстан, Төркия һәм Төркмәнстан вәкилләре финалга үттеләр.
Финалга кадәр катнашучылар Казанда әзерлек программасы үттеләр: вокал, хореография һәм сәнгатьле сүз дәресләрендә шөгыльләнделәр, танылган татар хатын-кызлары белән очрашуларда катнаштылар. 2025 елгы бәйге темасы шәхес, гаилә кыйммәтләре һәм татар әнисе роленә багышланды.
Нәтиҗәдә җиңүче булып Төркмәнстаннан Алсу Рәфыйкова танылды. Ул күчмә таҗ, хаситә һәм Lada Granta автомобиле белән бүләкләнде.
- 3 ел тәнәфестән соң Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесе старт алды.
- 23 октябрь – 15 ноябрь (Татарстан Республикасының муниципаль районнары этаплары узды)
- 16 ноябрь-10 декабрь (Зональ этаплар: Кукмара, Яр Чаллы, Әлмәт, Нурлат һәм Тәтеш шәһәрләре кабул итте)
- Алда гыйнвар – февраль айларында ярымфинал һәм финал көтелә.
Бөтендөнья татар конгрессы Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты эшчәнлеге.
- 2023 елда Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты оештырылды.
Максаты – Татарстан җирлегендә БТК эшчәнлеген киңрәк җәелдерү, райондагы оешмаларның структурасын камилләштерү, яңа юнәлешләр кертү, заманча проектлар булдыру.
- 2025 елда Татарстанның 32 районында БТК бүлекләренең исәп-сайлау җыелышларын уздырылды, район җитәкчелеге белән очрашу оештырылды.
Болар арасында: Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Алабуга, Баулы, Балтач, Балык Бистәсе, Буа, Югары Ослан, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Саба, Сарман, Теләче, Тукай, Чирмешән, ЧистайЧүпрәле, Яңа Чишмә, Яшел Үзән, Яр Чаллы.
Моннан тыш, “Төньяк – Көнчыгыш” Түбән Кама районында, “Көньяк – Көнчыгыш Азнакай районында”, “Көньяк – Көнбатыш” Яшел Үзән районында, “Кама аръягы” Чистай районында, “Казан арты” Арча районында 5 зона җыелышлары узды.
Түбән Кама бүлеге оешуына 25 ел тулу уңаеннан, 22 нче август көнне Түбән Кама шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының күчмә утырышы зур масштабта узды.
- 2025 елда 10 оешмада яңа рәисе сайланды:
- Апас районы. Нурмиева Роза Викторовна, Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының “Үзәкләштерелгән клуб системасы” муниципаль бюджет учреждениесе директоры /13.06.1977/
- Аксубай районы. Сахабутдинова Лилия Султановна, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары буенча муниципальара бүлек башлыгы /02.03.1974/
- Әгерҗе районы. Габбасов Фарит Гарифович, хезмәт ветераны / 01.01.1956/
- Балык Бистәсе районы. Садиков Ильсур Мансурович, “Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге” МКУ башлыгы /20.07.1965/
- Баулы районы. Шакирова Йолдыз Радиковна, Татарстан Республикасы Баулы МР «Үзәкләштерелгән клуб системасы – район мәдәният йорты» МБУ. «Нур» нәфис сүз остаханәсендә режиссер, «Асылъяр»вокаль ансамбленең җитәкчесе / 03.07.1966
- Кама Тамагы районы. Галиханова Гульназ Ильгизовна, “Фәйзрахман Сәлах улы Юнысов исемендәге Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБМУ директоры /12.12.1982/
- Минзәлә районы. Халиуллина Гульназ Самигулловна, Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәренең “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте” директоры / 20.06.1977
- Мөслим районы. Габдрахманов Нияз Мунавирович, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Мөслим районында җәмәгать вәкиле /31.08.1973/
- Тукай районы. Гарипова Резеда Рависовна, Гиндукуш “Сугышчан дан музее” директоры /11.09.1977/
- Чирмешән районы. Галимов ИльҺам Бариевич, “Үзәкләтерелгән клублар системасы” директоры /12.04.1965/
- Махсус проектлар.
Бөтендөнья татар конгрессы эш планы нигезендә, агымдагы елның 19 апрелендә «Карга боткасы» мәйданы оештырылды. “Туган авылым” комплексында бу көнне 17 меңнән артык кеше булып узды.
Бөтендөнья татар конгрессы агымдагы елның 20 декабрендә «Каз өмәсе ярминкәсе» III Төбәкара фестивален оештыра. Әлеге бәйрәмнәр балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыруга, борынгы гореф-гадәтләргә, канатлы дусларыбызга, туган ягыбыз табигатенә сакчыл, кайгыртучан караш, ихтирамлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Бу чаралар проекты белән без Татарстан Рәисе грантында катнашып җиңеп чыктык һәм 2026 елда бу чаралар 1 млн артык күләмендә финанс ягыннан тәэмин ителделәр.
14-16 ноябрь көннәрендә Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узды.
Быел бу акцияне оештыруда БТК район бүлекләре актив катнашты һәм барлык районнарда да җитди үсеш тәэмин ителде.
Һәр районның үзенчәлекле проекты эшләнә. Мәсәлән,- Мөслимдә – “Каз өмәсе”,
- Актанышта – “Карга боткасы”,
- Лениногорск “Татар аты” бәйгесе һәм “Аударыш”
- Тәтеш “Татар чәе”
- Түбән Кама “Уйнагыз гармуннар”
- Сарман – “Сарман икмәге”, “Сарман пилмәне”
- Бөгелмә – “Атласи укулары”
- Ютазы – “Кымыз бәйрәме”
- Чүпрәле – “Дуван бакчалары” ярминкәсе
- Эшләгән эшләрне СМИда яктырту максатыннан, “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә, “Татарлар: үз өемдә, үз көем” атналык радиотапшырулары гамәлгә куелды. Бу проект кысаларында 33 район турында тапшырулар дөнья күрде, 4 чыгарылыш конгрессның зур җыеннарына багышланган махсус чыгарылышлар буларак әзерләнде.
Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында үз эшчәнлеген алып баручы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының 2025 елга эш хисабы
“Ак калфак” оешмасының максаты – татар хатын-кызларының милли генофондын саклау, милли хәрәкәткә җәлеп итү, татар гаиләсе нигезләрен, халык гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, туган телне, халык педагогикасын, аш-су мирасын һәм милли киемнәрне торгызу, киләчәктә милләт аналары булырдай татар кызларын тәрбияләү, сәләтле һәм шәхес хатын-кызларны барлау, гаилә һәм нәселне тәрбия кылу.
Татар хатын-кызларын берләштерү һәм алга куелган бурычларны үтәү максатыннан, төрле чаралар үткәрелә. Шулардан:
Гыйнвар-февраль айларында V Төбәкара “Илһам чишмәсе” бәйгесе үткәрелде. Бәйге РСФСРның, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе иясе Илһам Шакиров иҗатын, һәм, яңалык буларак, бу елны 2 нче номинация өстәлеп, җырчыларыбыз Әлфия Авзалова һәм Зифа Басыйрованың иҗатларын мәңгеләштерү ниятеннән үткәрелде. Елдан – ел бәйгенең географиясе киңәя, дәрәҗәсе күтәрелә – 1 чит ил (Мисыр) 15 регион һәм Татарстанның 35 район һәм шәһәрләреннән 6 яшьтән алып 21 яшькә кадәр яшьләр катнашты. Бәйге 2 этаптан оештырылды: беренче этапта катнашучылар җырчыларыбыз репертуарыннан 2 җыр башкарып, видео җибәрергә тиеш, чакырылган жюри әгъзалары әлеге видеоларны карап, җиңүчеләрне билгеләде, призлы урын яулаган катнашучыларны 21 февраль көнне финал өлешендә Сарман мәдәният йортында тантаналы рәвештә бүләкләде.
Февраль-март айларында VIII Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе узды. Гаризалар Оренбург, Пенза, Киров, Пермь өлкәләре; Татарстан, Удмуртия, Башкортстан Республикаларыннан килде. Финалга барлыгы 152 катнашучыдан 8 егет һәм 8 кыз сайланып алынды. Бәйгенең беренче һәм икенче турлары онлайн үтте (кызлар ипи пешерделәр һәм иҗади номер күрсәттеләр, егетләр үзләре яратып һәм оста башкарган кул эшләрен якыннарына өйрәтү процессын видеога төшереп җибәрделәр һәм шулай ук иҗади номер тәкъдим иттеләр). Егетләр белән кызлар 3 нче тур вакытында бергә өчпочмак ясадылар – егетләр эчлек, кызлар – камыр, аннары өйрәтү дәресләре узды: кызлар (ковер чигүе) һәм егетләр (чулпылар эшләү). Йомгаклау өлеше Г. Тукай әдәби музеенда узды. Гран-при ияләре – Хуҗин Ильзат (Саба районы), Хәлиуллина Эльнара (Чистай районы). Удмуртия, Оренбург, Башкортостаннан килгән егет-кызларыбыз лауреат исемнәренә лаек булдылар.
6 яшьтән 7 яшькә кадәр «Татар кызчыгы, Татар малае» бәйгесе быел 8нче тапкыр Казан шәһәрендә үткәрелде. Татарстанда һәм илебезнең төрле төбәкләрендә бәйгедә барлыгы 32 меңнән артык бала катнашты. Казан каласында бәйге 5 ай барды, 408 бала катнашты. 2нче этап вакытында кызлар май канаты, энә кадагыч ясау, вак гөбәдия пешерү белән шөгыльләнделәр, төенчек бәйләргә өйрәнделәр; егетләр шахмат уйнау һәм строй әзерлекләрен күрсәттеләр, кулда күтәрелделәр. Йомгаклау өлеше Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында узды.
2025нче ел дәвамында «Ак калфак» оешмасы Татарстан Республикасы районнарында һәм Россия Федерациясе субъектларында 3 күчмә утырышын уздырды.
ТРның Теләче районында (25 нче июнь) «Җәйге ялга – авылга!» исемендәге күчмә утырышта РФның 7 төбәгеннән, 1 чит илдән (Үзбәкстан) һәм Татарстанның 22 район һәм шәһәрләреннән 100гә якын хатын-кыз, Башкортстан Республикасының Туймазы районында (1-2 август) “Фольклор ансамбльләр аша – йолаларга” исемендәге күчмә утырышта РФның 7 төбәгеннән, Татарстанның 20 район һәм шәһәрләреннән һәм 4 чит илдән 150 хатын-кыз; ТРның Тәтеш районында (27 август) «Ана хакы» исеме астындагы күчмә утырышта РФның 43 төбәгеннән, 14 чит илдән, Татарстанның 32 район һәм шәһәрләреннән (VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены кысаларында) 300 хатын-кыз катнашты.
Башкортостан Республикасы Туймазы районы Төмәнәк авылының “Бабай утары” комплексында 1-2 август көнне 8нчы тапкыр «Җырлыйк әле» фестиваль-бәйгесе узды. Фестиваль-бәйгедә җиңүчеләр итеп: Икенче тур ГРАН-ПРИ ИЯСЕ – Башкортстан Республикасы Туймазы районы “Туймазы мәрҗәннәре” фольклор ансамбле, 1нче урын – Башкортстан Республикасының Салават районы “Изге ай” фольклор ансамбле, 3нче урын – Илеш районы “Сәрбиназ” фольклор ансамбле, 2нче урын Башкортстан Республикасының Шаран районы “Ихлас” фольклор ансамбле; махсус призларга Кыйгы районы һәм Нефтекама шәһәре лаек булдылар.
Өченче тур ҖИҢҮЧЕСЕ – Татарстан Республикасының Әлмәт районы Түбән Абдул авылының “Зифа” фольклор ансамбле булды.
Октябрь-ноябрь айларында В. Маликов исемендәге I Бөтенроссия “Сынчы” сынлы сәнгать бәйгесе уздырыла. Бәйге халык сәнгате традицияләрен саклау һәм үстерү, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы Маликов Васыйл Малик улының иҗади мирасын популярлаштыру, Россия Федерациясендә һәм аннан читтә эстетик тәрбия бирү максатыннан үткәрелә.
Ноябрь аенда Казан шәһәрендә «Тибрәлә бишек җырлары» һәм «Сөмбелә» бәйрәмнәре, «Каз өмәсе» фестивале уздыру планлаштырыла.
Декабрь аенда Оренбург өлкәсендә IX Өлкә татар хатын-кызлары форумы узачак.
Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе тарафыннан 2025 елда оештырылган чаралар.
- “Солдат альбомы–2025”, “Әниемнең җылы кочагы”, “Милли бәйрәмебез – САБАНТУЙ 2025” конкурслары оештырылды.
- “Солдат альбомы–2025” конкурсында катнашучыларның язмаларында Ватанга мәхәббәт, нәсел җепләрен саклау теләге, әби-бабайларның батырлыгын күңел аша уздыру тырышлыгы ачык чагыла. Бу язмалар – үткәннәрне бүгенге белән бәйләүче, тарихны гасырлар аша киләчәккә илтүче кыйммәтле ядкәрләр.
- “Милли бәйрәмебез– САБАНТУЙ 2025” конкурсында Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучылар активлык күрсәтте. Бәйгегә Мәскәү, Удмуртия, Марий Эл, Төмән өлкәсе, Әстерхан, Чиләбе, Башкортстан һәм Татарстанның төрле районнарыннан эшләр кабул ителде. Катнашучылар үз төбәкләрендәге Сабантуй бәйрәменең үзенчәлекләрен тасвирлап, милли йолаларыбызны һәм гореф-гадәтләребезне чагылдырган иҗади материаллар тәкъдим итте.
- “Әниемнең җылы кочагы” конкурсында Россиянең Башкортстан, Чувашия Республикаларыннан, Пермь краеннан, Оренбург, Свердловск, Пенза, Түбән Новгород өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан барлыгы 200 дән артык бала катнашып, әниләргә багышланган шигырьләрне сөйләде.
- VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы уздырылды.
Форумда Россиянең 20 төбәгеннән газета мөхәррирләре, телевидение, радио журналистлары, блогерлар катнашты. Өч көн дәвамында форум делегатлары кызыклы программа буенча эшләде.
- XXVIII “Бәллүр каләм” республика бәйгесендә “Нәтиҗәле матбугат хезмәте” номинациясендә җиңү яуладык.
Бу җиңү – ел дәвамында башкарылган максатчан, нәтиҗәле һәм тырыш хезмәтнең ачык дәлиле. Конгрессның мәгълүмат хезмәте милли медиапространствода актив эшчәнлек алып бара, дөньякүләм татар җәмәгатьчелеген вакытлы, төгәл һәм эчтәлекле мәгълүмат белән тәэмин итеп тора. Күп кенә мәгълүматларыбызны башка мәгълүмат чаралары да актив куллана.