tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәркем туган телендә сөйләшергә тели
Һәркем туган телендә сөйләшергә тели

Һәркем туган телендә сөйләшергә тели

2025 елның апрель – декабрь аенда  Удмуртия Республикасында татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар оештырылды. Әлеге курсларны Удмуртия Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә Удмуртия татар иҗтимагый үзәге уздыра.

Әлеге курслар 9 төркемдә үткәрелде. Ижау шәһәрендә курслар Үзәк мәчеттә, Муса Җәлил исемендәге китапханәдә, Можга шәһәре, Балезино, Глазов шәһәре мәчетләрендә, Сарапул шәһәрендәге мөхтәсибәттә һәм татар мәдәнияте үзәгендә, Камбар районы Кама авылы Кама модель китапханәсендә үткәрелде.

Курсларда барлыгы 231 кеше белем алды. Теләге булган һәркем татар телен өйрәнү курсларына йөрде. Алар яшь буенча төркемнәргә бүленде: 3-4 яшьлекләр, 5-6 яшьлекләр, укый һәм яза белүчеләр, мәктәп укучылары һәм зурраклар, өлкәннәр. Яңа төркем белән өйрәнү алфавиттан, татар хәрефләреннән һәм авазларыннан башланды. Дәресләр дәреслекләр буенча үткәрелде. Балалар төркемнәрендә дәресләр уен формасында да узды.

Әлеге курслар – татар телен саклау формаларының берсе. Курс программасы сөйләм татар телен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Курсларда укучылар шулай ук татар халкының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты һәм традицияләре турында да беләчәк. Курс укучылары һәм аны тәмамлаучылар шәһәр һәм республика мәдәни чараларында, конкурсларында катнашалар. Шулай ук Татарстан Республикасында үткәрелә торган конкурсларда да актив катнашалар. Бу курслар үзләренең нәтиҗәлелеген һәм туган татар теленә зур кызыксыну артуын күрсәтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*