Самараның “Руки вверх” барында Россиядә киң танылган музыкант, татар һәм рус музыкасын популярлаштыручы, баян көйләрен битбокс белән берләштерүче, “Музыкант алачагы” (“Хижина музыканта”) дип исемләнгән легендар блог авторы Раил Арыслановның икенче концерты үтте.
Бу юлы артист белән шәхсән аралаша алганга, аның җавапларын үзгәртмичә, мәкаләмне әңгәмә форматында язарга булдым.
Әйтергә кирәк, Раил тормышта да, экраннан күренгәнчә, харизмалы һәм үзенә җәлеп итеп торучы егет булып чыкты. Күп миллионлы тамашачы аны юкка гына яратып кабул итмидер шул. Кешеләр ихласлык, аралашучанлык һәм җиңелчә иркенлек кебек сыйфатларны якын күрәләр бит.
“Музыкант алачагы” проектының аудиториясе 5 миллионнан артык язылучыны тәшкил итә, ә артистның роликлары 1 миллиардтан артык мәртәбә каралган. Арыслановның җырлары ТНТ һәм “Россия” телеканалларында барган сериалларда да яңгырый.
– Раил, сезне күрергә бик шатбыз. Ни өчен Самарага тагын килергә булдыгыз һәм нәкъ менә “Руки вверх” барын сайладыгыз?
– Сезнең шәһәрегездә былтыр булган идем инде һәм миңа биредә бик тә ошады. Ул вакытта узган концерттан видеоны үз каналымда да урнаштырган идем (авт. иск. — найти видео можно в поисковике: «Хижина Музыканта» в Самаре | Порвалась струна на концерте (24.11.24).
Ә инде “Руки вверх” барын сайлавыма килгәндә, монда биергә яратучылар өчен дә, җырларны тыныч кына утырып тыңлаучылар өчен дә тиешле уңайлыклар тудырылган. Тамашачыларыбыз ара-сында төрле кешеләр бар бит. Мәсәлән, Оренбургта үткән концертыбызда 78 яшьлек әби дә бар иде! Шулай ук күпләр балалары белән килә.
Барның үзенчәлекле атмосферасы, күркәмлеге, стиле дә күңелгә ятышлы.
– Ә Самараның татар артистларын, музыкантларын беләсезме? Мәсәлән, күптән түгел “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле концерты булды. Шулай ук бездә “Идел” татар халык эстрада ансамбле, “Заман” балалар коллективы бар. “Яктылык” татар мәктәбе укучылары да җыр-моңга, биюгә бик осталар.
– Нинди шәп икән! Самараның татар артистлары белән танышып, аларны тыңларга булыр әле.
Залия ДИНМӨХӘММӘТОВА.