tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөяк кисү фабрикасында остаханәдә
Сөяк кисү фабрикасында остаханәдә

Сөяк кисү фабрикасында остаханәдә

Тубыл шәһәренең сөяктән нәфис сыннар эшләүче фабрикасында мастер-класс оештыручы Разия Корчагина белән без күптән таныш. «Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм һөнәрчелек отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән хезмәт ветераны фабрикада 32 ел сыннар кисүче оста булып эшли. Ул күп еллар шәһәргә килүче кунаклар, мәктәп укучылары өчен мастер класслар оештыра.

Разия Вагай округы Усак авылында күп балалы гаиләдә туа. Тугыз балага да әти-әнисе белем һәм яхшы тәрбия бирә. Мәктәпне тәмамлап, Разия В.И.Ленин исемендәге Тубыл педучилищесына укырга керә. Уку йортын тәмамлап, туган авылы мәктәбендә укытучы булып хезмәт юлын башлый. Авыл мәктәбендә эшләгән елларын, бу мәктәптә үзен дә укыткан укытучыларын ул әле яхшы хәтерли. Татар теленә, әдәбиятка мәхәббәт уяткан татар теле укытучысы Җануфа апа Абушеваны җылы сүзләр белән искә алды. Разия Хәйбулла кызы матур әдәбиятны укырга ярата, татар телендә шигырьләрне яттан сөйли.

Тормышка чыгып Тубыл шәһәренә күченеп килгән Разия ханым укытучы һөнәрен алыштырса да, әле дә балаларга өстәмә белем бирә, остаханәләр оештыра. Тубыл шәһәре тарихы, күренекле кешеләре, фабрика тарихы белән бәйләп балалар белән әңгәмә кора. Ул фабрикада һәм мондагы музейда нәфис сөяк кисү әйберләре, фабриканың тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйли, экскурсия оештыра. Җирле осталарның үз стиле булганын, төньяк тематика өстенлек иткәнен, осталар нинди инструментлар белән эшләгәннәрен күрсәтә.

Декабрьдә оештырылган остаханәдә мәктәптәге сыман һәр останың үз урынын парталар белән чагыштырды. Пычкы, ышкы, фрезлы бормашиналар, шомарту, тузан өрдерүче машиналар һәм башка нәрсәләр аеруча кешенең нәфис хезмәте һәм яраткан эшенә җигелеп эшләгәне турында сөйләде. Разия Хәйбулла кызы балаларның игътибарын аеруча Бөек Ватан сугышында катнашкан фабрикада эшләүчеләр, сугыштан кайтмаган якташлары турындагы стендка юнәлдерде. Ватаныбыз, туган илебез тарихы һәркемебез өчен иң изгесе булганы турында әйтте. Разия ханым: «Фабриканың, мондагы осталарның хезмәте һәм музейдагы экспозицияләр, стендлар балаларга кызыклы. Мамонт, поши мөгезеннән, эре мөгезле терлек сөякләреннән ясалган сувенирларны кызыксынып карыйлар. Монда балаларның һәм туристларның үз күллары белән эшләп карарга мөмкинлеге бар», – диде. Узган чарада мәктәп укучылары һәм кече яшьтәге балалар сөяк кисү осталарының кызыклы сыннарын күрделәр, сөяк кисү дөньясының серләре белән таныштылар. Бу эшнең осталары гадәти булмаган материаллар белән эшләгәннәре турында белделәр. Остаханәдә катнашучылар беренче пластилиннан, аннары сөяктән эшләнгән кызыклы сыннарны карадылар. Үз куллары белән эшләп карарга да мөмкинлек булды. Кайчандыр Себер җирләрендә гаять зур мамонтлар булганы турында кызыксынып тыңладылар. Остаханәгә килүчеләр Разия Хәйбулла кызына рәхмәтләрен белдерделәр.

Римма УМИТБАЕВА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*