Татар рухы
Р.В.Шәйдуллин
(Башы 5 декабрь санында).
«Өмет» газетасы татар халкының яшәеше-көнкүреше белән беррәттән тулаем ил тормышы белән таныштырып баруга да зур игътибар бирә. Соңгы елларда, махсус хәрби операция игълан ителгәннән бирле, басма әлеге теманы актив рәвештә яктыртып бара.
«Өмет» газетасы – Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм «Сембер» татар эшмәкәрләре клубы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган социаль әһәмияткә ия проектларның (Ульяновск һәм Димитровград шәһәрләрендә татар этномәдәни компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләре ачу, Ульяновскида Татар мәдәнияте үзәгенә капиталь ремонт уздыру, Димитровградта, Ульяновскида федераль Сабантуйлар, Иске Кулаткы шәһәр тибындагы поселокта Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру һ.б.) мәгълүмати иганәчесе дә. Газета редакциясе Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Сембер» татар эшмәкәрләре клубы, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы, “Сембер мирасы” яшьләр оешмасы, «Туган тел» мәгърифәтчелек җәмгыяте һәм башка иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшли.
«Өмет» газетасы юбилее уңаеннан оештырылган тантанага, шатлыклы вакыйганы уртаклашу өчен, татар басмасының иҗатташлары, дуслары һәм иганәчеләре җыелды. Миллият һәм мәдәният бәйрәменә, ерак араларны якын итеп Казан, Самара, Димитровград шәһәрләреннән, Иске Кулаткыдан, Радищеводан һәм Иске Майна, Мәләкәс, Николаевка, Чардаклы, Яңа Малыклы районнарыннан якташларыбыз һәм милләттәшләребез килде, котлаучылар арасында Ульяновск өлкәсендә нәшер ителүче мордва һәм чуваш газеталарының баш мөхәррирләре дә бар иде. Әлеге басманың якын дусты, кирәк вакытта таянычы һәм терәге дә булган абруй иясе, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин «Өмет» газетасының төбәк халкының өметләрен тулысынча аклавы, кирәк чакта яклаучысы да, киңәшчесе дә булуы, Ульяновск татарларына хезмәт итүе турында аеруча горурланып сөйләде. Баш мөхәррир Исхак Хәлимов белән икесенең, кайчандыр Казан дәүләт университеты студентлары булган ике яшь егетнең, Ульяновск төбәгенә килеп төпләнүләрен матур итеп искә алды, биредә канат ныгытуларын, уртак тел табып эшләүләрен ассызыклады.
Тантаналы кичә ахырында газетаның баш мөхәррире анда катнашучыларның барысына да рәхмәтен белдерде. ««Өмет» – ул барчабызның да шатлыгы, казанышы һәм киләчәккә өмете. «Өмет» чыгып килә икән, димәк, татар теле язма рәвештә сакланачак. Аның битләрендә халкыбызның тарихы чагыла, бүгенге тормышыбыз елъязма булып языла. Хәзер басмабыз электрон вариантка да күчерелә», – диде ул. Баш мөхәррир үз чыгышында «Өмет»нең чишмә башында торган ветераннарны: газетаның беренче баш мөхәррире Галимҗан Насыйров, шагыйрь Равил Шәфигуллин, журналист Айрат Ибраһимовны, газета белән актив хезмәттәшлек итүчеләрдән Азат Курчаков, Дамир Шәрипов, Котдус Сафиуллин, Әнвәр Мөхәммәтрәхимов, Римма Алькаева, Лена Садыйкова, Гакыйль Сәгыйров һәм Рәшит Шабакаевны аерым искә алды.
«Өмет» газетасының 2024 елның декабрендә узган ул бәйрәмендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты исеменнән котлау сүзе белән мин дә чыгыш ясадым. Анда 1990 елның декабрендә Ульяновск шәһәренең Гончаров урамындагы бер йортта урнашкан редакция бүлмәсендә «Өмет»нең кайбер хезмәткәрләре белән танышуым турында сөйләдем. Заманында «Татар Совет Энциклопедиясе» буларак күзалланган Татар энциклопедиясен әзерләүче бүлегебезнең җитәкчесе Фәрит Хакимҗанов мине Ульяновск өлкәсенә – якташларым янына – энциклопедия өчен анда яшәүче татарлар турында материаллар туплау максаты белән командировкага җибәргән иде. Инде аннан бирле бик күп вакыт үтте, ялгышмасам, бу очрашу вакытында мин Исхак Хәлимов, Айрат Ибраһимов, Резеда Садыйкова, Рәмилә Сафиналар белән таныштым.
Шунысы да кызык булды, Айрат Ибраһимов белән без 1978 елдан бирле танышбыз икән. Күрешү мизгелендә, бер-беребезгә игътибар белән карап торганнан соң, икебез дә беренче тапкыр ничек танышуыбызны искә төшердек. Байтак еллар элек, көзге көннәрнең берсендә, Рязаново совхоз-техникумыннан туган авылым Әбдеригә (Лабитка) кайтырга машина көткәндә, Айрат ага Димитровградның Гау күпере тукталышында туктап, мине үзенең кызыл төстәге җиңел машинасына утырткан иде. Аның, хатыны белән икәү, туган ягына – Башкортстанга кайтып барышы булган. Айрат ага юл буе «коммунизм» һәм «фашизм» төшенчәләренең бер үк мәгънәне аңлатуы турында сөйләп барды, төрле дәлилләр китерде. Хәзер аңлавымча, ул бу мәсьәләне шул чор журналистикасында өстенлек ала барган «кызган фактлар» күзлегеннән аңлатырга тырышты. Мин, ул вакытта 18 яшьлек егет, аның дәлилләре белән килешә алмадым. Совет илендә коммунизм таңы атачагына бик ышанап бетмәсәм дә, аны «фашизм» белән тиңләштерүне тарихи күзлектән бик үк дөрес дип тапмадым. Минем Исмәгыйль бабам Искаков Бөек Ватан сугышында һәлак була, әтием – танкист Вәли Шәйдуллин өч ел буе немец фашистларына каршы сугыша. Нәрсә, ул сугышта шул ике идеология бәрелешмәде мени? Сугышка кадәр һәм сугыш елларында ике илдә дә уздырылган сәяси репрессияләр турында да фикерләребез аерылды. Мин бу мәсьәләдә дә үз фикеремнән кире кайтмадым. Әлеге фаҗигале процессларда җитәкчеләр белән беррәттән халыкларның да гаебе барлыгын исбатларга тырыштым. Чиялемар авылы борылышына килеп җиткәч, машина хуҗасы Айрат абый, биргән акчадан баш тартып, бәлки, әле очрашырбыз дигән сыман, минем белән елмаеп саубуллашты. Ә бит очраштык! Ульяновскида, редакция бүлмәсендә! Шундагы «кабат танышу»дан соң, ул әлеге бәхәсне нигез итеп алып, бер татар газетасында мәкалә язып бастырган һәм аны академик Индус Раззак улы Таһиров бүлмәсендәге очраклы гына күрешүебез вакытында миңа тапшырган иде. Бу безнең соңгы күрешүебез булды.
Җәмәгать эшлеклесе, талантлы журналист Айрат Ибраһимов турында шунысын да әйтеп китәсем килә. Ул 1988 елда СССРда беренче татар иҗтимагый оешмаларының берсе булган «Туган тел» мәгърифәтчелек җәмгыятен нигезли һәм дәүләт органнарында терки. Аның һәм «Туган тел» җәмгыяте активистлары тырышлыгы белән «Өмет» газетасының беренче саны дөнья күрә, Ульяновск Татар мәдәният үзәгенә нигез салына һәм өлкә телевидениесенең «Чишмә» программасы эфирга чыга. Ул татар мәгарифе, мәдәнияте проблемалары, шулай ук Федерация урамы, 33 нче йорттагы мәчетне җирле мөселман җәмгыятенә кайтару белән бәйле хезмәтләр яза һәм халык алдында чыгышлар ясый. Бу гамәлләрдән тыш Ульяновск шәһәрендә беренче булып «Нардуган», «Нәүрүз» бәйрәмнәрен, «Сембер җыры» конкурсларын башлап җибәрә, өлкә үзәгендә ана теле буенча беренче факультатив дәрес ача. 1997–2012 елларда Айрат Ибраһимов «Азатлык» радиосында татар-башкорт редакциясе хәбәрчесе булып та эшли. 2019 елда вафат булды, Исхак Хәлимовның туган авылы Татар Урайкиносы (Иске Кызылсу) зиратында, хатыны Әминә ханым янәшәсендә җирләнде.
«Өмет» газетасы интернет заманында да үз беренчелеген бирергә җыенмый. Аның укучылары саны кимеми, тиражы тотрыклы. «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров үзенең сәламләү хатында басмага менә мондый бәя бирә: ««Өмет» – Россия төбәкләрендә чыгучы иң шәп газеталарның берсе. 4 меңнән артык тираж – шактый зур сан ул. Аның ничек җыелганын, аның ничек килгәнен мөхәррир һәм шушы газетада эшләүчеләр үзләре генә белә. Газетага ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт. Газетага язылалар. Эчтәлеге начар булса, язылмаслар иде. Газетада, димәк, сыйфатлы, укырлык язмалар бар. Социаль челтәрләрдә актив эшлиләр».
Татарстан Республикасыннан читтә татар телендә газета чыгара башлау авыр булса, аның тиражын саклау икеләтә авыр. Ульяновск өлкәсендә чыгучы «Өмет» газетасы чыга башлавының беренче елларда ун мең тираж белән нәшер ителсә, 2025 елның башына тираж 4 мең данәдән артыграк булуга сөенәбез. Өлкәдә якынча 150 530 татар яши. Димәк, 60–70 татар гаиләсенә чама белән бер «Өмет» газетасы туры килә.
2022 елның 21 декабрендә Ульяновск өлкәсе Губернаторының эчке сәясәт буенча урынбасары А.М.Коробко губерна администрациясе, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ Диния нәзарәте, «Сембер» татар эшмәкәрләре клубы һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, «Өмет» редакциясе хезмәткәрләре катнашында уздырылган киңәшмәдә газетаның киң кырлы эшчәнлеген түбәндәге сүзләр белән билгеләп үтә: ««Өмет» – сыйфатлы, бай эчтәлекле, абруйлы газета. Ул өлкә Губернаторы эшчәнлеген дә киң һәм оста итеп яктырта. Интернет, социаль челтәрләр тормышыбызга ныклап үтеп керсә дә, басма матбугат, газеталар озак яшәячәк әле. Шул исәптән, «Өмет» тә яшәргә тиеш. Ә моның өчен, барлык резервларны эшкә җигеп, бөтен мөмкинлекләрне кулланып, газетабызның тиражын, ягъни укучылары санын кимендә ике тапкыр арттырырга кирәк». Шул ук вакытта А.М.Коробко тарафыннан өлкәдә эшләп килүче барлык мәдәният йортлары һәм клублар, китапханәләр, музейлар, дәвалау учреждениеләре, белем һәм тәрбия бирү оешмалары, шифаханәләр һәм кунакханәләр милли телләрдәге басмаларны, шул исәптән «Өмет»не дә яздырып алырга тиеш дигән таләп куела.
Тираж мәсьәләсе «Өмет»нең баш мөхәррирен дә күптәннән борчый. Ул билгеләп үткәнчә, бүген милли матбугатта тиражлар кимү иң авыр мәсьәлә булып тора. Исхак Хәлимов моны Татарстаннан читтәге төбәкләрдә яшәүче татарларның туган теле мәсьәләсе белән бәйләп аңлата. Ульяновск өлкәсендә дә татар телен фән буларак өйрәтә торган мәктәпләр елдан-ел кими бара. Мәсәлән, Ульяновскида, Димитровградта берничә татар мәктәбе бар. Әмма калган уку йортларында татар телен укыту факультатив дәресләрдә, түгәрәкләрдә генә калган. Баш мөхәррир фикеренчә, «туган телләрен факультатив рәвешендә генә өйрәнгән балаларның киләчәктә милли тормышыбыз белән кызыксынып, татарча газета-журналлар укып, татар телендә радио тыңлап, тапшырулар карап яшәүләре шикле».
Ә бит Ульяновск төбәгендә татарларның күпчелек өлеше шәһәрләрдә яши. Шәһәр халкының азы гына «Өмет» газетасына языла. Аны күбрәк татар авылларында алдыралар. Газета укучыларның шактый өлешен олы яшьтәгеләр тәшкил итә, чөнки аларның күбесе мәктәпне совет чорында, авыл мәктәпләрендә туган телләрне өйрәнү өчен шартлар тудырылган заманнарда тәмамлаган кешеләр. Татарча укый-язу белән беррәттән, туган телләрендә иркен сөйләшеп, татарча уйлап яшәгән буын бу. Дөрес, урта яшьтәгеләр дә азмы-күпме укый. Әмма интернет челтәрләре ятмәсенә эләккән хәзерге яшьләр татар матбугаты белән бөтенләй диярлек кызыксынмый. Бу процесс киләчәктә тагын да кискенләшәчәк. Шуңа күрә «Өмет» газетасына даими укучыларын саклап калу, яңаларын тарту елдан-ел авырлаша бара. Шул сәбәпле басманың бүгенге көнүзәк мәсьәләсе – аның абүнәчеләрен, укучыларын саклап калу.
Газетаның матди проблемаларына килгәндә, ул менә күп еллар инде өлкә Губернаторы һәм Хөкүмәте канаты астында автономияле өлкә учреждениесе буларак яши һәм өлкә бюджетыннан финанслана. Чыгымнар бертигез өлешләрдә өлкә хисабына һәм абүнәчеләрдән, рекламадан, белдерүләрдән һәм котлау язмаларыннан алынган үз акчалары хисабына ябыла. Димәк, газета редакциясе бер елга үзенең чыгымнарын каплау өчен гамәлгә куючының дәүләт йөкләмәсендә күрсәтелгән сумманы төрле ысуллар белән табарга тиеш була. Чыгымның зур өлеше абүнәчеләрдән керсә, калганы түләүле хезмәтләр ярдәмендә туплана. Түләүле хезмәтләрнең байтагы шул ук 6-7 редакция хезмәткәре тырышлыгы белән табыла, урнаштырыла. Алар газетаның һәр санын эшләү һәм бастырып чыгару өчен күпме көч, вакыт, күз нурын түгәләр. Ләкин кайбер очракларда шул хезмәткәрләрнең туган телне яшәтү, мәдәниятне үстерү, гореф-гадәтләрне халыкка кайтару буенча куйган тырышлыгы милли нигилизм белән «авыручы» хәзерге яшьләр тарафыннан инкарь ителә, бу, әлбәттә, күңелләрне төшерә торган күренеш.
(Ахыры бар).
“Туган җир” журналы.
Ульяновскиның 17 нче милли китапханәсендә “Өмет” газетасының 35 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашучылар, 2024 ел
Чыганак: emet73.ru