tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәйданы буенча Россиянең иң кечкенә өлкәсендә яшәүче татарлар тормышыннан
Мәйданы буенча Россиянең иң кечкенә өлкәсендә яшәүче татарлар тормышыннан

Мәйданы буенча Россиянең иң кечкенә өлкәсендә яшәүче татарлар тормышыннан

Калининград өлкәсендә төрки телле халыкның барлыкка килүе 1945 елда башланган – татарлар һәм аларга тугандаш башка халыклар да Көнчыгыш Пруссияне алуда һәм Кенигсбергны штурмлауда катнашканнар. Монда сугышканнарның күбесе калган, аннары үзләренең кәләшләрен, хатыннарын, балаларын алып килгәннәр. 1946 елда Идел буеннан күп кеше килгән, милләтләр төрле шәһәрләргә һәм авылларга таралган. Соңрак, 1948-1950 елларда, Белоруссиядән төрки телле халыклар агымы күзәтелгән. Күпләр өчен монда җиңел тормыш булачак дип тоелган.

Тарихлары

Өлкәгә татарларның күпләп килүе Кызыл Армиянең хәрби хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы барышында Көнчыгыш Пруссия операциясендә катнашкан татарлар белән бәйле. Сугыш тәмамланганнан соң аларның күбесе өлкәдә хезмәт итәргә һәм яшәргә калган.

Таралышлары

2010 елда Калининград өлкәсендә 4 534 татар кешесе яшәгән (1959 елда – 2202,[1] 1989 елда – 3556,[2] 2002 елда – 4729 кеше),[3] нигездә, Калининград (2509 кеше) шәһәрендә яшиләр.[4][5]

«Минем гаиләм 1946 елда Татарстаннан Калининград өлкәсенә күченде. Бөтен сугышны 1945 елга кадәр үткән абыем әтигә: «Китик анда, анда – җәннәт», – диде. Әлбәттә, соңыннан бу алай түгел булып чыкты – Литва чигендәге Нестеров районында барлык йортлар җимерелгән, тәрәзә-ишекләре булмаган. Ләкин шулай да калганнар, икенче йорт тапканнар, монда яши башлаганнар», – дип сөйләде озак еллар Калининградның «Кардәшләр» җәмгыяте рәисе булып торган Сәлимә Яһүдина.

Җәмәгать оешмасы әгъзалары үзләренең иң мөһим эше һәм зур горурлыгы итеп, 1945 елда Кенигсберг янында яу кырында ятып калган татар шагыйре-сугышчысы Фатих Кәримгә һәйкәл-обелиск куюны атыйлар. Әлеге һәйкәл 2007 елда Багратионовскида, аның каберлеге янында, Калининград өлкәсе татарларының һәм Багратионовск шәһәре халкының үз теләкләре белән биргән акчаларына урнаштырыла.

Ватаннан еракта һәрвакыт үз җырыңны ишетәсе һәм үз телеңдә сөйләшәсе килә. Чөнки мәдәният – ул халыкның генетик хәтере. Татарларныкы исә күпләр яраткан, формалашкан мәдәният, моны без татар мәдәниятенә арткан кызыксынудан күрәбез.

“Кардәшләр” мәдәни җәмгыяте әгъзаларының җыелу урыны – ул космонавт А.А. Леонов исемендәге китапханә.

Әлеге җәмгыять оешмасы әгъзалары даими рәвештә бергә җыелалар, татар телендә фильмнар карыйлар, музыка тыңлыйлар, татар мәдәниятенә багышланган кичәләр оештыралар.

Төрки халыкларының мәдәниятен милли бәйрәмнәре һәм милли ризыкларысыз күзалләп булмый, шул исәптән чәк-чәксез дә. Яңа татар бәйрәме «Чәк-чәк көне» хәзер Калининград өлкәсендә дә үтә. Бу көнне хуҗабикәләр чәк-чәк пешерә, һәркемне сыйлый, аннары иң яхшы чәк-чәк өчен бәйге була.

Татар Конгрессы уздырган барлык чараларда да катнашабыз.

Калининградта оештырылган: бу якларга гына хас булган үзенчәлекле, беренче тапкыр диңгез янындагы  “Янтарный Сабантуй”, “Татарча диктант”, балалар өчен татар телен өйрәнү буенча онлайн дәресләр, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына карата үткәрелгән кичәләр (Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин, реактив миномет -“Катюша”га үз өлешен керткән Барый Юсупов, татар разведчигы турында “Татар Штирлицы. Ибраһим Аганинның өч гомере”), татар – башкорт фестивале көннәре, мәчетләрдә Коръән ашлары (бу юлы Фәрит Зәләлетдинов, Мидхәт белән Фәүзия Мөлековларның якты истәлегенә булды), Татарстаннан килгән иҗади шәхесләр белән төрле очрашулар, Яңа ел уенчыкларын ясау буенча мастер – класс һ.б.

Һәрвакытта ярдәм итергә әзер әгъзаларыбызны санап китәсе килгән иде: Илдар Магизов, Рөстәм Ялалов, Наилә Зәләлетдинова, Ракыя Ржевская, Сәлимә Яһудина һ.б.

Калиниград татарлары буыннан буынга татар телен саклап яшәвен раслый белә.

Калиниград шәһәренең «Кардәшләр» җәмгыять оешмасы әгъзасы, “Ак калфак” оешмасы рәисе  Лилия Габбасова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*