tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды
Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды.

Алексей Толстой урамын­дагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына төзелә. Мәдрәсәсе, хәйрия җәмгыяте, китапханәсе һәм “Икътисад” журналы булган дин йорты 1932 елга кадәр татар мөсел­маннарының мәдәният үзәге дә булып хезмәт итә. 1911 елда бу мәчеттә Осман империясе вәзире Хөсәен Хилми паша, 1912 елда бөек шагыйребез Габдулла Тукай кунак булалар. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында мәчет имамнары һәм җәмәгатьчелеге тоткынлыкта йогышлы авырудан вафат булган күпсанлы төрек сугышчыларын күмү эшләрендә актив катнашалар.

Сталин репрессияләре вакытында мәчет имамнары һәм мәхәллә җитәкчеләре, шул исәптән мулла, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Мортазин кулга алыналар һәм атып үтереләләр, мәчет ябыла, ә бинасы күп еллар балалар бакчасы булып, соңрак янгыннар аркасында тораксыз калган кешеләр өчен күчмә фонд буларак та хезмәт итә.

Үзгәртеп кору чоры башлангач та, Диния нәзарәте һәм татар җәмәгатьчелеге мәчетне мөселманнарга кайтару эшен башлап җибәрәләр һәм 2003 елда теләкләренә ирешәләр. 2005 елда региональ Диния нәзарәте, хөкүмәт һәм халыктан җыелган хәйрия акчасына мәчет бинасы төзекләндерелә башлый, беркайчан да булма­ган манара һәм гөмбәз куела. Та­рихи мәчет кайтарылганнан бирле анда намазлар укыла, гает бәйрәмнәре, төрле ча­ра­лар уздырылып тора.

Бер үк вакытта мәчеттә меңгә кадәр кеше булырга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*