ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда Таҗетдин Ялчыголны искә алдылар
Азнакайда Таҗетдин Ялчыголны искә алдылар

Азнакайда Таҗетдин Ялчыголны искә алдылар

Җирлекне аның күренеклеләре билгели. Моңа кадәр Түбән Кама, Зәй һәм Мамадышлылар дин галиме, язучы, табиб Таҗетдин Ялчыголны үз күренеклесе дип санаса, бу исемлеккә Азнакайлылар да өстәлә.

Азнакай районы Чалпы авылы китапханәчесе Рәсимә Шәйхулова тырышлыгы белән китапханәдә Таҗетдин Ялчыголга хөрмәт йөзеннән фәнни-эзләнү конференциясе оештырылу – моңа дәлил.

Чара авыл имамы Зөфәр хәзрәтнең Таҗетдин Ялчыгол рухына Коръән аятьләре укып башланды.

Конференциянең биредә оештырылуы очраклы түгел.
-Архив материаллар, халык санын алу чыганаклары Таҗетдин Ялчыголның Чалпыда тууын, аның шәҗәрәсенең Ногайбәкләр нәселенә тоташуын, дәвамчыларының биредә яшәвен, имамлык итүләрен раслый, – дип башлады чыгышын Ясир Хөснетдинов.
Матбугат ветераны, төбәкче Ясир ага үҗәтләрчә эзләнүләр аша җирлек авыллары үткәне турында сөйләүче “Күтәрик хәтер пәрдәләрен” китабы авторы да.

Ялчыгол нәселе дәвамчылары да эзләнү эшләре алып бара. Бишенче буын онык Разилә Җиһаншина-Таҗетдинованың
“Һәфтияк Шәриф” тәфсирендә тәрбия темасы” фәнни хезмәте конференциядә киң яңгыраш тапты. Фәнни эшендә аңа шактый басма кулланырга, архивларда казынырга, эзләнү-тикшеренү эшләре алып барырга туры килә.

Ялчыгол гади халык аңларлык дәрәҗәдә Коръәнне тәфсир кылып, Ислам фәннәрен безгә аңлатып, күп еллар дәверендә бәндә белән Аллаһ арасындагы бушлыкны тулыландыра. Татар халкында беренче “Һәфтияк Шәриф” Таҗетдин Ялчыгол авторлыгында бастырылганы ачыклана.

Разилә ханым китапның тәрбияви яктан бик актуаль булуын искәртеп, аны китапханәгә бүләк итте.

Шунысы игътибарга лаек, җирлек мәгариф ветераннары активлар. Рәмзия Хәйруллина һәм Рузилә Шәйхуловаларның Таҗетдин Ялчыголның “Рисалаи Газизә”, “Сөбаттел- гәҗизин”, “Тәварихы Болгария” хезмәтләре буенча чыгышлары үтемле булды. Мәктәп коллективы да читтә калмады: укытучылар Рамилә Рәкыйпова, Энҗе Зәкиева, укучы Нурия Гайфуллина чыгышлары чарага үзенчәлек өстәде.

Чарада күрше районнардан кунаклар булу – үзе мәртәбә.
Түбән Кама, Зәй, Мамадыш төбәгеннән килгән төбәкчеләрнең иҗади эзләнүләре күпләрдә кызыксыну уятты.

Бөгелмәдән язучы, тарихчы Сәлах Шәрипов (тумышы белән Чалпыдан) Таҗетдин Ялчыголны төрле чыганаклардан укуы һәм кайбер мәгълүматларның бик төгәл булмавына борчылуын белдерде.
-Чалпыдан чыккан якташыбыз иҗаты, тормыш юлын өйрәнү дәвам итәр,- диде ул, горурлык хисе белән.

Аның сүзен Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды рәисе Алсу Мөхәммәтдинова да куәтләде.
-Әдәбият галиме Хатыйп Миннеголовның Таҗетдин Ялчыгол мирасын өйрәнүдәге хезмәте биниһая зур, аның кистереп “Рисаләи Газизә” әсәре Адигәне әле дә күңелдә, -ди Алсу ханым.

Баксаң, Хатыйп ага аның укытучысы, остазы икән. Галимә чараның үтемле узуын һәм анда укытучылар, укучыларның күпләп катнашу зарурлыгын искәртте. Алсу Мөхәммәтдинованың педагог, тарихчы,мәртәбәле җәмәгать эшлеклесе Һади Атласига багышланган “Инсанны инсан иткән тарихтыр” дигән китабы – Чалпы китапханәсенә мәртәбәле бүләк.

Әйе, инсанны инсан иткән тарихтыр. Хак сүзләр. Катламнар аша Таҗетдин Ялчыголның туган төбәгендә, кендек каны тамган җирдә рухы зурлануы, аның халык хәтеренә кайтуы – үзе тарихтыр.

Рәзимә Кашапова.
ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*