ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Уфа шәһәрендә татарча стендап кичәсе узды
Уфа шәһәрендә татарча стендап кичәсе узды

Уфа шәһәрендә татарча стендап кичәсе узды

Уфа шәһәрендә татарча стендап кичәсе узды. Әлеге иҗади чарада барлыгы 14 комик үзләренең шаян чыгышларын тәкъдим итте. Тамашачыларны көндәлек тормыш, милли үзенчәлекләр һәм яшьләр дөньясы турында яңгыраган мәзәкләр битараф калдырмады.

Кичәдә катнашучылар арасында тәҗрибәле артистлар да, сәхнәгә яңа адым ясаучы яшь комиклар да бар иде. Шулай ук Татарстаннан стендап өлкәсендә остазлар — Ильнур Илалов һәм Владислав Шунский үзләренең чыгышлары белән Уфа тамашачысын сөендерде. Аларның осталыгы, сәхнә культурасы һәм тамашачы белән җылы аралашуы кичәнең ямьле мизгелләренә әверелде.

Чара татар яшьләренең «Татарча фатирник» оешмасы тарафыннан, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасында вәкиллеге каршында оештырылды. Проектның төп максаты — татар телендә заманча юморны үстерү, яшь иҗатчыларга мәйданчык булдыру һәм татар телен популярлаштыру.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин катнашты. Ул әлеге проектның әһәмиятен билгеләп үтеп, алга таба да мондый башлангычларга ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады.

Кичәдә чыгыш ясаган комиклар арасында Раиль Вафин, Ильмир Юсупов, Азалия Гыйльметдинова, Ильдар Идрисов, Миләүшә Төхвәтуллина, Рузанна Ганн, Алексей Манкей, Луиза Улданова, Илгиз Бимятов, Тимур Мирзаулуков, Кристина Хетцуриане һәм башка иҗатчылар бар иде.

Татарча стендап кичәсе милли мәдәниятне заманча форматта тәкъдим итүнең ачык мисалы булды. Мондый чаралар яшьләрне берләштерә, иҗади мохит тудыра һәм татар теленең куллану даирәсен киңәйтүгә зур өлеш кертә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*