ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чуашстанда республикакүләм татар хатын-кызлары ифтары узды
Чуашстанда республикакүләм татар хатын-кызлары ифтары узды

Чуашстанда республикакүләм татар хатын-кызлары ифтары узды

Чуашстан Республиканда республикакүләм татар хатын-кызлары ифтары узды. Чара җәмәгать, дини һәм профессиональ өлкәләрдә актив эшчәнлек алып баручы ханымнарны берләштерде. Биредә Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Чара төрле җәмәгать өлкәләрендә эшләүче хатын-кызларны бер мәйданга җыйды. Ифтарга махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче уллары һәм ирләре булган ханымнар, озак еллар дәвамында халыкка ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләре, мәчет-мәдрәсәләрдә белем бирүче мөгаллимәләр, шулай ук иҗтимагый һәм мәдәни тормышта актив катнашучы ханымнар чакырылган иде.

Очрашу барышында Васил Шәйхразыев катнашучыларны сәламләде һәм җәмгыятьтә хатын-кызларның роле аеруча зур булуын билгеләп үтте. Ул гаилә кыйммәтләрен саклауда, яшь буынны тәрбияләүдә, милли телне һәм мәдәниятне үстерүдә хатын-кызларның хезмәте бәяләп бетергесез булуын ассызыклады.

Чарада шулай ук дин әһелләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Мактаулы кунаклар арасында Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Ильяс Сафиянов бар иде. Ул катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, изге Рамазан аеның кешеләрне берләштерүче рухи әһәмиятен билгеләп үтте.

Чара кысаларында җәмгыять үсешенә һәм милли традицияләрне саклауга зур өлеш керткән ханымнарны бүләкләү булды. Милләтебез алдындагы олы хезмәтләре, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлекләре, татар халкының телен һәм мәдәниятен үстерүгә керткән өлешләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән түбәндәгеләр бүләкләнде:

Чуашстан республикасы Комсомол районы Урмай авылында күп еллар фельдшер булып эшләүчеләр Минәзия Хәмдиева һәм Дания Гайнетдинова;

Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе әгъзасы Райлә Емдиханова;

Чуашстан республикасы Батыр районы Татар Согыты авылында күп еллар фельдшер булып эшләүче Дамирә Козлова;

Чуашстан республикасы Батыр районы Шыгырдан авылының җирле үзидарә хезмәткәре булып эшләгән Минзифа Закирова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*