ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда язучы Марсель Гариповның 80 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды
Азнакайда язучы Марсель Гариповның 80 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды

Азнакайда язучы Марсель Гариповның 80 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды

Азнакай шәһәренең Мәдәни үзәгендә каләмдәшебез Марсель Гариповның 80 яшьлегенә багышланган «Галиҗәнап китап сүзе» дип исемләнгән иҗатташлар, китап укучылар очрашуы үтте. Юбилярны Азнакай районы башлыгы Марсель Шайдуллин тәбрик итте.

Кичәдә Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Алинә Хисамиева, Әлмәт бүлеге әгъзалары – Миңзифа Әхмәтшина, Илүсә Нәбиуллина, Гөлчәчәк Садретдинова, Резеда Шәрипова һәм Фәйрүзә Исмәгыйлева да бар иде. Шулай ук юбилярны котларга дуслары, иҗатын үз күрүчеләр килде.

Күркәм чара Әгерҗе авылы үзешчәннәр театры куюында “Гайшә” спектакленнән өзек карау белән башланып китте. Әлеге драма әсәренең авторы һәм төп рольне башкаручы – каләмдәшебез Марсель Гарипов һәм аның хәләл җефете ролендә тормыш иптәше Лүзә Гарипова булды.

Чарада Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов турында бик күп җылы сүзләр һәм истәлекләр яңгырады.
«Үзе “без төшеп калганнардан түгел”, дип шаяртырга яратса да, үлем җәзасына хөкем ителгән әтисе янына Бөгелмә төрмәсенә күрешергә алып барганда, ат чанасыннан төшеп кала ул. Кышкы буранлы көндә 10 айлык кечкенә Марсельны толыпка төреп салган булалар. Балтач урманы аша чыккан вакытта, атның юыртып, ара-тирә алга ыргылуыннан толыплы бала тәгәрәп кенә төшеп китә. Буранда адашмаска дип, юлдан күзләрен алмый барган әнисе белән абыйсы 3 чакрым ара үткәч кенә, кечкенә Марсельнең чанада юклыгына төшенәләр һәм кире борылып малайны кочакларына алалар. Шулай итеп, Марсель “күлмәк белән туган бала” була», – дип уртаклашты алып баручы.

Юбиляр тәкъдиме белән бүгенге чара конференция форматында узды. Бу, ул төзегән китаплар үз укучысын тапканмы, авылларның – җирлекнең бүгенге яшәешенә әлеге китаплар нинди яңалык алып килгән, яшьләрдә дә кызыксыну уятканмы, дигән сорауларга җаваплар алыр өчен.

Моннан тыш, Марсель Гарипов кунакларын табадан гына төшкән китабы белән таныштырды. Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның Зәйтүнә Мәүлүдовага карата булган яшерен мәхәббәтен тасвирлап Мирсәй Гариф 2006 елда “Мәңгелек мәхәббәт” китабын нәшер итә. Габдулла Тукай иҗатының моңа кадәр игътибардан читтә калып килгән, укучыларга чагыштырмача аз мәгълүм булган яңа ягын – эчке дөньясын ачып биргән ул. 2016 елда ул төрекчәгә тәрҗемә ителеп, Анкара шәһәрендә басыла. Шулай ук әлеге китап начар күрүчеләр өчен махсус тавышлы итеп тә яздырыла. Күптән түгел тагын да шатлыклы хәбәр килеп ирешә – “Мәңгелек мәхәббәт” китабы өченче басмада мең ярым тираж белән Татарстан китап нәшриятенда басылды.

Шулай ук Марсель Гариповка “Әдәбияттагы казанышлары өчен” медале, “Габдулла Тукайга 140 ел” истәлекле күкрәк билгесе , “Татнефть” хәйрия фонды директоры Эльмира Газизованың Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды.

М. Гарипов – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарихчы, язучы-публицист, Петр І фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова әдәби премиясе һәм Мәхмүт Хәсәнов исемендәге төбәк премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен” медале иясе, Халыкара социаль-экологик берлек әгъзасы.

Чыганак: ТР Язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*