tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләттәшләргә ишегебез һәрвакыт ачык
Милләттәшләргә ишегебез һәрвакыт ачык

Милләттәшләргә ишегебез һәрвакыт ачык

Русия Федерациясенең дәүләт милли сәясәт Стратегиясе
һәм 2013 нче елның 26 июлендә кабул ителгән Татарстан Республикасының милли сәясәт концепциясенең яңа редакциясе нигезендә ватандашларга ярдәм итү турында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация Советы утырышында Р.З.Закиров чыгышы.

(Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, 2013 ел, 26 ноябрь)

 

Хөрмәтле коллегалар!

90 нчы еллар башында демократик күтәрелеш чорында татар дөньясы хәрәкәткә килде. Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребез Казанга агылды, аларның шактый өлеше якын һәм ерак чит илләрдән иде. Дөньяга сибелгән 7 миллионлы татар халкы ихтыяҗларын искә алып, Татарстан җитәкчелеге 1992 елның җәендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессын җыйды.

Әлеге конгресс татар халкының даими эшләп килүче халыкара оешмасын булдырырга дигән карар кабул итте. Шулай итеп, Татарстан Республикасы илдә беренчеләрдән булып чит ил ватандашлары белән уртак эшләрне башлап җибәрде. Әйтергә кирәк, Бөтендөнья татар конгрессы ул вакытларда бу эштә юл ярып баручы булды. Без корган ватандашлар белән эшләү системасын федераль хакимиятләр дә, Мәскәү хакимиятләре дә үрнәк итеп кулландылар.

Бүген Татарстан – Русия Федерациясенең ватандашлар белән күләмле һәм системалы эш алып баручы төбәкләрнең берсе. Мондый эшчәнлек ватандашлар белән хезмәттәшлек итүне Татарстан Конституциясенең 14 матдәсендә беркетеп куярга нигез булды. Татарстанның ватандашлар белән киң колачлы эшчәнлеге Русия Федерациясенең милли сәясәт Стратегиясендә куелган максатларга да тулаем туры килә. Ватандашлар белән алып барган Татарстанның күпкырлы эшчәнлеге, һичшиксез, илдәге тотрыклылыкны һәм милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салуга хезмәт итә.

Әйе, ватандашлар белән эшчәнлек бүген Татарстанда тулы бер системага әверелде. Бу эшнең башында Татарстан Президенты каршындагы Тышкы элемтәләр департаменты тора. Без әлеге структурага бик рәхмәтле, чөнки бөтен эшләребезне алар белән тыгыз элемтәдә алып барабыз һәм аларның ярдәмен даими тоеп торабыз. Бүген Татарстан хөкүмәтендә дә, аерым министырлыкларда да ватандашлар белән эшләү буенча махсус структуралар бар. Бөтендөнья татар конгрессының да бу өлкәдәге эшчәнлеге елдан ел киңәя бара, конгрессның 35 илдә 138 оешмасы бар. Шулар арасында иң уңышлы эшләп килгән милли оешмаларны аерым атап үтәсем килә: болар Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан. Әзербайдҗан, Литва, Латвия, Эстония, Финляндия, Төркия, Алмания, Кытай, Австралия, АКШ илләрендәге татар җәмгыятьләре. Чит илләрдәге милләттәшләребез тормышына Татарстан җитәкчелеге тарафыннан да игътибар зур. Татарстан Президенты кайсы гына илгә бармасын, анда ватандашлар белән очрашмыйча калмый. Әйтергә кирәк, мондый очрашуларны, Президентның җылы мөнәсәбәтен милләттәшләребез зур канәгатьлек белән, дулкынланып кабул итәләр. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, мондый очрашулардан соң Татарстан Президенты республиканың төрле оешмаларына үзенең күрсәтмәләрен бирмичә калмый. Нәтиҗәдә ватандашлар мәнфәгатьләрен кайгырту йөзеннән конкрет эшләр башкарыла. Моның мисаллары да күп, әйтик, Анкарада Габдулла Тукайга һәйкәл һәм Истанбулда татар йортын ачу, Казакъстанның Уральски шәһәрендә Тукайга һәйкәл һәм аның мемориаль комплексын, Киевта Татар мәдәни үзәген булдырулар, әлеге эшчәнлекне ачык тасвирлый.

Бөтендөнья татар конгрессының да ватандашлар белән эшчәнлеге күпкырлы. Һәм бу эшчәнлек Татарстан хакимиятләре белән дә, федераль даирәләр белән дә хезмәттәшлек нигезендә алып барыла. Монда беренче чиратта Русия тышкы эшләр министырлыгын һәм аның каршындагы махсус хөкүмәт комиссиясен, “Россотрудничество” оешмаларын атарга кирәк. Әлеге хезмәттәшлек безнең мөмкинлекләребезне күпкә арттыра. Әйтик, Татарстанда күләмле чаралар узганда, Казанның 1000-еллыгы булсынмы, татар конгрессы җыеннары, яшьләр форумнары булсынмы, ватандашларның юл чыгымнарын федераль структуралар каплый. Соңгы елларда чит илләрдәге татар оешмаларының яшь вәкилләре Русия ватандашлары спорт ярышларында катнашып җиңүгә ирештеләр. Шулай ук Русия ватандашларының мәдәни чараларында катнашып та үзләрен таныттылар. Мондый уңышлар, һичшиксез, Татарстан һәм Бөтендөнья татар конгрессының абруен ил күләмендә нык күтәрә. Күрәбез, Татарстанның да читтәге ватандашлар белән горурланырга тулы хакы бар.

Моңа өстәп шунысын да әйтергә кирәк, Русия тышкы эшләр министырлыгының зур җыеннарында ике ел рәттән Сергей Лавров тарафыннан Татарстанның ватандашлар белән эшчәнлеге югары бәяләнде. Былтыр Санкт-Петербургта узган Русия ватандашларының III Бөтендөнья форумында Татарстанның бу өлкәдәге уңышлары турында аерым әйтелде.

Ун еллар элек Бөтендөнья татар конгрессына Кытайда яшәүче милләттәшләребез мәктәп тәмамлаган балаларын Татарстан югары уку йортларында укыту теләге белән мөрәҗәгать иттеләр. Бу бик зур күләмле эшнең башы булып чыкты. Без күп авырлыкларны җиңеп, әлеге эшне башлап җибәрдек. Ул елларда бу эшләр нигездә Татарстан хакимиятләре ярдәме белән барды. Хәзер инде яшь ватандашларны Русия югары уку йортларында укыту буенча федераль программа да булдырылды. Шулай итеп, без бу эштә федераль хакимиятләргә дә таяна алабыз, дигән сүз. Һичшиксез, яшь ватандашларыбызның тарихи ватаннарында югары белем алулары бик матур һәм өметле күренеш. Бүген 500 дән артык яшь милләттәшләребез Татарстан югары уку йортларында белем алалар. Әлбәттә, бу саннарның күпчелек өлешен якын чит илләрдән булган, әйтик, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан кебек илләрдән чыккан ватандашлар тәшкил итә. Шулар арасында Кытайдан килгән 76 татар баласы да бар. Кытай илендә мәктәп тәмамлаган 8 баланың берсе генә югары белем алу бәхетенә ирешә алганын истә тотсак, Татарстанның мондый ярдәмен милләттәшләребез үзләре өчен зур казаныш дип кабул итәләр. Әйтергә кирәк, татар студентларының беренче төркеме укуларын тәмамлады инде һәм алар Кытай-Русия икътисади һәм мәдәни проектларында актив катнашалар. Кытайдан килгән ватандашларыбызның Татарстанда белем алулары Кытай белән Русия багланышларының мөһим бер өлеше булып тора дисәк, ялгышмабыз. Кытайдан килгән балалар биредә урыс һәм татар телләрен өйрәнү өстенә татар һәм урыс халкының зур мәдәниятләрен, тарихларын үзләштерә. Ә бу инде милләтара һәм зур халыкара мөнәсәбәтләрдә дә чагыла, ике илнең элемтәләре ныгый, бер-берсенә ышанычы арта.

Яшьләрне укыту мәсьәләләре турында сүз чыккан икән, аларның гомүм проблемалары турында да әйтмичә булмый. Соңгы ун елда күп кенә илләрдә татар җәмгыятьләре тирәсендә яшьләр оешмалары оешты. Бу бик матур күренеш, яшьләребез туган телгә тартылалар, милли мәдәният белән кызыксыналар, кыскасы, Татарстанга тарихи ватаннары буларак карыйлар. Без Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә халыкара татар теле олимпиадалары уздыра башладык, анда катнашучыларның саны елдан ел арта бара. Мондый олимпиадалар милләтара мөнәсәбәтләрне көйләүгә дә хезмәт итә, әйтик, Америка Кумма Штатларындагы татар булмаган студентлар да шушы татар теле олимпиадасында катнашырга теләк белдергәннәр. Димәк, милләтләрне саклауга юнәлтелгән чаралар милләтара мөнәсәбәтләрне дә һәм илләр арасындагы багланышларны да ныгытырга ярдәм итә булып чыга.

Бөтендөнья татар конгрессы киләсе елда инде 6 нчы тапкыр дөнья илләреннән татар яшьләрен җыя. Меңнән артык егет һәм кызлар атна буена Татарстан тормышы, халкыбызның тарихы һәм мәдәни казанышлары белән таныша, милләт зыялылары белән очрашулар уздыра. Яшьләрнең үзара туган телдә аралашулары, бер-берсе белән танышулары, элемтәләр урнаштырулары, Татарстанның алгарышын якыннан күрү, болар барысы да яшьләрдә үзаңны тәрбияләү эшенә көчле этәргеч булып тора. Татарстанның шушы уңай тәҗрибәсен хуплап, Русия тышкы эшләр министрлыгы киләсе елның март аенда Казанда яшь русия вандашларының беренче халыкара форумын уздырырга карар кылды. Һичшиксез, бу милләтләр татулыгын ныгыта торган халыкара вакыйга булачак. Әлбәттә, бу форумда татар яшьләре дә катнашыр дип көтәбез, чөнки төрле илләрдәге татар оешмалары андагы Русия илчелекләре белән турыдан-туры хезмәттәшлек итәләр.

Соңгы елларда тормышыбызда яңа бер куренеш барлыкка килде. Татарстанның һәм татар халкының төрле милләтләр арасындагы мәдәни йогынгысы,нигездә, Сабантуйлар аша бара. Юкка гына без аны халыкара этно-мәдәни хәрәкәт дип бәяләмибез. Быел гына да дөньяның 23 илендә 72 Сабантуй бәйрәме узды. Татарстан Республикасы бу чарага зур әһәмият бирә. Без аңа гади бер күңел ачу чарасы гына дип карамыйбыз, аны туган телне, милли мәдәниятны, гореф-гадәтләребезне саклау механизмы рәвешендә файдаланабыз. Зур масштабларда уза торган мондый бәйрәм, һичшиксез, анда катнашкан халыкларның үзара аңлашуына хезмәт итә, милләтәшләребезнең абруен күтәрә. Моның әһәмиятен урындагы хакимиятләр дә яхшы аңлый, күп җирләрдә Сабантуй чарасы илләрдә-төбәкләрдә уза торган бәйрәмнәрнең рәсми исемлегенә кертелгән. Ә күп кенә илләрдә Русия илчелекләре бәйрәмдә катнашу белән генә чикләнмиләр, ә аларны оештыруда зур ярдәм дә күрсәтәләр.

Татарстан һәм татар мәдәнияте дөнья илләрендә һәрвакыт зур кызыксыну уятып килде. Шуңа да Татарстан әледән әле чит илләрдә зур мәдәни чаралар уздырып тора. Үткән ел Татарстан Президентының Төркиягә визиты вакытында республиканың бик күп иҗат коллективлары катнашында зур мәдәни чаралар узды. Бу чаралар җирле халыкта зур кызыксыну уятты. Гомүмән, Русия җитәкчелеге бу мәсьәләләрдә Татарстанга ныклы ышаныч күрсәтә. Юкка гына Мәскәүдә узган II Бөтендөнья Русия ватандашлары форумы делегатлары өчен концерт программасын оештыруны Татарстан иҗат коллективларына тапшырмадылар. Дөнья илләреннән килгән ватандашлар Татарстан сәнгатенең югарылыгын күреп соклануларын яшермәделәр. Шулай ук Украинада узган Русия көннәре программассына кергән зур концертны да Татарстан сәнгать осталары башкарды. Быел Ташкентта узган Татарстан көннәре дә республика артистлары башкаруында зур концерт программасы белән тәмамланды.

Татарстан көннәре чит илләрдә генә түгел, илебез башкаласы Мәскәү шәһәрендә дә бик уңышлы уза. Инде ничәнче тапкыр Мәскәүнең иң зур концерт залында Татарстан көннәренә багышланган чарага милләттәшләребез җыела. Бу чараның мөһимлеген шул да ачык күрсәтә, быел ул Татарстан Президенты һәм Мәскәү мэры катнашында узды. Гомүмән, анда катнашкан шәхесләрне күреп, горурланмыйча мөмкин түгел. Алар арасында дөньяга танылган галимнәр, сәнгать әһелләре, спортчылар шактый күп. Аларның кайберләре милләтебезнең генә түгел, илебезнең горурлыгы булырлык шәһесләр. Әлбәттә, бу эшләрне оештыруда Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге зур тырышлык күрсәтә. Бөтендөнья татар конгрессы шушы эшләрнең башында торган Равил Әхмәтшинга бик рәхмәтле.

Безнең дөнья илләрендә бик яхшы эшләүче оешмаларыбыз бар. Әйтик, Финляндиядә “Исламия” җәмгыяте инде 20-нче еллардан бирле эшләп килә. Алар туган телне, милли мәдәниятны, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау өлкәсендә бик зур тәҗрибә туплаган оешма. Чикләр, юллар ачылгач Финляндия татарлары беренчеләрдән булып Татарстан белән элемтәләр урнаштырдылар. Татарларның үз илләрендә дә абруйлары шактый югары. Юкка гына Финляндия президенты “Исламия” җәмгыятенә кунакка килмәгәндер, ә иң мөһиме ул “Финляндия үзенең татарлары белән горурлана” дигән сүзләр әйтте. Төркия, Кытай, АКШ, Алмания, Австралия, Польша кебек илләрдә татар җәмгыятьләре бик актив эшли, хакимиятләр белән дә элемтә кора беләләр, җирле халык арасында да абруйлары югары.

Чит илләрдә татар милләтеннән булган дөньяга танылган шәхесләр дә бар. Алар барысы да Татарстанга ярдәм итәргә әзер, әмма бәз әлегә аларның потенциалын тиешенчә файдаланабыз дип әйтеп булмый. Мондый шәхесләрнең Казанда җыелулары гына да ил җәмәтьчелегенә, һичшиксез, тәэсир итмичә калмас иде. Бүген, Татарстан зур проектларны тормышка ашырганда, андый шәхесләрнең киңәшләре генә дә бик файдалы булыр иде.

Читтәге татарларның күп еллардан килгән бер гозере ниһаять тормышка ашты. Тәүлек буе эшләүче “ТНВ-планета” каналы туган телне, милли мәдәниятебезне, тарихыбызны, гомүмән, татар рухын бүген һәр татар кешесенә җиткерә ала, әлбәттә, мондый рухи азыкка ихтияҗы булган кешеләргә. Бүген милли тормышны алып баруда Интернет челтәре дә киң кулланыла. Русиядә һәм чит илләрдә меңгә якын татар сайтлары эшли. Күптән түгел Татарстанның зур тырышлыгы белән дөнья Интернет челтәрендә югары дәрәҗәдәге tatar доменын куллануга рөхсәт алынды. Димәк, виртуаль дөньяда, татарлар да башка халыклар арасында лаеклы урын алдылар дип әйтергә тулы нигез бар. Гомумән, Татарстан җитәкчелеге яңа технологияләргә зур игътибар бирә. Әле күптәп түгел генә республика “Майкрософт” ширкәтенә татар телендә өр яңа операцион система эшләтте. Аңлыйсыздыр, мондый проектлар зур чыгымнар таләп итә. Чит илләрдәге милләттәшләргә туган телне өйрәтү йөзеннән “Ана теле” дистанцион укыту системасы да сафка басты. Болар барысы да милләтебезне заман сулышын тоеп яшәргә мәҗбүр итә. Кыскасы, мондый заманча технологияләр татарның рухи байлыгын үзләштерүдә мөмкинлекләребезне күпкә арттыра.

Татарларның өчтән бер өлеше генә Татарстанда яшәвен искә алсак, читтәге милләттәшләребезне Татарстанга җәлеп итү мөһим бурыч булып тора. Без беләбез, алар арасында Татарстанга ярдәм итәргә, илебезгә күченеп кайтырга теләүчеләр дә шактый. Һичшиксез, мондый ярдәм, Татарстанның зур проектларнын тормышка ашырганда, артык булмас иде. Соңгы вакытларда болар турында күп сөйләнсә дә, бу эшләрне башкару механизмнары әлегә гамәлгә куелмаган. Әйтик, сәләтле милләт балалары өчен Казанда интернат мәктәп булдыру турында сүзләр күптәп йөри. Мондый проектларны тормышка ашырган төбәкләр дә бар. Форсаттан файдаланып, мин мәгариф һәм фән министрлыгының яңа җитәкчесе Энгел Фаттаховка мөрәҗәгать иттем: бу мәсьәләдә Татарстан президентының фатиха биргәненә дә елдан артык вакыт узды, безгә озакка сузмыйча әлеге эшкә алынырга кирәк.

Русия Федерациясе милли Сәясәт стратегиясен күздә тотып быелның җәендә 2014-16 елларда Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру программасы кабул ителде. Ә инде читтә яшәүче ватандашларга килгәндә, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып республикада тагы ике программа кабул ителде. Аларның берсе 2014-20 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм бүтән телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы булса, икенчесе – 2014-16 елларда Татар халкының милли үзенчәлеген саклау программасы.

Программаларның эчтәлегенә тәфсилләп тукталып тормыйм, чөнки аларны эшләү һәм кабул итү этапларында барыбыз да актив катнаштык. Шуныса да мөһим, киң җәмәгатьчелек һәм аеруча читтә яшәүче милләттәшләребез аларны хуплады. Күрәбез, ватандашлар белән эшләү дәүләт программасы дәрәҗәсенә күтәрелде. Болар безгә киләчәккә өмет белән карарга нигез булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*