25 августта «Калеб» яңа буын җыены кабаттан Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дусларын искә алу кичәсен уздырачак. Быел каһарман шагыйрьнең тууына 115 ел. Шул уңайдан, искә алу мәрасимендә «Муса. Моабит» җыр, музыка һәм шигырь триптихыннан өзекләр тәкъдим ителәчәк
Дәвам »Архив модератора: Илүзә
Адав-Толымбайда утар мәдәнияте һәм театраль лаборатория берләшкән бәйрәм ачылды
Россиядә быел биш мәдәни үзәк булдырылды. Алар Хакасиядә, Воронеж, Новосибирск, Петрозаводск шәһәрләрендә һәм берсе Татарстанның Буа районында урнашкан
Дәвам »
30 августта “Казан тавышлары” дип аталган әдәби-сәнгать кичәсе узачак
Казан Башкарма комитеты бинасы янында махсус корылган сәхнәдә бию һәм җыр коллективлары чыгыш ясаячак, ә бинаның балконнарында Казан театрларының профессиональ артистлары рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыячак
Дәвам »
Кукмара мөхтәсибәтендә IV Мәчкәрә укулары узачак
Быел укулар Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы һәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза
Дәвам »
Татар егете Арктикага барган
Гомумроссия халык фронтының яшьләр оешмасы активистлары Ямал-Ненец автономияле округының Харасавэй бистәсендә булып кайтты. Алар арасында Чардаклы районында яшәүче тынгысыз йөрәкле татар егете Рамил Летфуллов та бар иде
Дәвам »
«Болгар радиосы» Казан-Болгар маршруты буйлап велоэстафета оештырды
Алтынчы веломарафон Болгар мәдәни-фестиваль комплексында татар эстрадасы йолдызлары катнашындагы зур концерт белән тәмамланды
Дәвам »
ВИДЕО: Милли музейда – милли бәйрәм
Татарстан Республикасы Милли музееның җәйге сәхнәсендә композитор Эльмир Низамовның чираттагы иҗат кичәсе булып узды.
Дәвам »
Безнекеләр янә беренче!
2021 елның 21 августында Каппадокиядә (Төркия) шашка-64 буенча Дөнья чемпионаты узды
Дәвам »
#УйнагызГармуннар2021 онлайн-марафоны старт ала
Татарстан Республикасының барлык гармунчыларын да катнашырга чакырабыз.
Дәвам »
Татар атлары үрчетүче фермер Шамил Нәбиуллин: “Татарның аты да үзе кебек кире”
Балык Бистәсе районының Әшнәк-Качкалак авылында фермер Шамил Нәбиуллин татар атлары үрчетә
Дәвам »