tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар егете Арктикага барган
Татар егете Арктикага барган

Татар егете Арктикага барган

Гомумроссия халык фронтының яшьләр оешмасы активистлары – “Чиста Арктика” проектында катнашучылар Ямал-Ненец автономияле округының Харасавэй бистәсендә булып кайтты. Алар арасында Чардаклы районында яшәүче тынгысыз йөрәкле татар егете – җирле татар автономиясе активисты Рамил Летфуллов та бар иде.

Рамил Летфуллов ерак Арктика җиренә быел беренче тапкыр аяк баскан. Ул үзенең фикердәшләре белән бергә җир читендә дистә еллар дәвамында аунап яткан чүп-чарны җыю һәм утильләштерү белән шөгыльләнгән. Алар тырышлыгы белән ике атна эчендә 65 тоннадан артык металлолом җыелган һәм берничә гектар мәйдан чүп-чардан тулысынча чистартылган. Башта калдыкларны су эченнән эзләп табып, диңгез яры буена ташыганнар, аннары аны машиналарга төяп озатканнар.

“Күбрәге 70-80 нче елларда ташлап киткән хәрби базалар территориясендә эшләргә туры килде. Шулай ук кайчандыр нефть һәм газ чыгаручылар яшәгән поселоклар очрый. Эшчеләр һәм белгечләр көн күргән кечкенә генә вагоннар әле дә җимерелеп бетмәгән. Вагонның ишеген ачып керәсең, ә анда өстәл өстендә тәлинкәләр һәм кашыклар, кружкалар хуҗалары куеп калдырган килеш тора. 30 ел чамасы инде бу якларга беркем дә аяк басмаган бит…”- ди Рамил Летфуллов.

Арктиканы чүп-чардан арындыруга төрле һөнәр ияләре – инженерлар, эшмәкәрләр, яшьләр думасы вәкилләре һәм студентлар үз өлешен керткән.

“Ямалда иртәнге җиденче яртыда йокыдан тора идек. Ә сәгать 8дә эш урынында булабыз инде. Төньякта хәзер полярлы көн бит – хәтта төн уртасында да яп-якты. Андагы кырыс шартларга җайлашуы җиңел түгел. Без вахтовикларның тулай торагында яшәдек. Арктиканың флорасы белән фаунасы, шулай ук интернет булмавы беркүпме кыенлыклар тудырды. Нәкъ менә анда кыргый хайваннар дөньясы белән беренче тапкыр күзгә-күз очраштым. Карское диңгезе буйлап без икәүләп чыгып китә идек. Дозорга баручылар арасында ераклык 300 метрдан артык булмаска, ягъни бер-беребезне күреп торырга тиеш. Чөнки, чынлап та, якында гына ак аюлар йөри”,- дип өстәде Рамил.

Арктиканы чүп-чардан чистарту өчен җир кырыена баручыларның бер өлешендә экстремаль ситауциядә эш итү буенча бай тәҗрибәсе булса, икенчеләре бу юнәлештә беренче адымнарын гына ясый әле. Әмма команда вәкилләрен уртак максат – планетабызны ямьләндерүгә үз өлешләрен кертү теләге берләштерә.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*