tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәһәр һәм республика көнендә «Казан тавышы» музыкаль-театральләштерелгән тамашасы узачак
Шәһәр һәм республика көнендә «Казан тавышы» музыкаль-театральләштерелгән тамашасы узачак

Шәһәр һәм республика көнендә «Казан тавышы» музыкаль-театральләштерелгән тамашасы узачак

30-нчы августта, Шәһәр һәм республика көнендә, ачык һавада «Казан тавышы» музыкаль-театральләштерелгән тамашасы узачак. Кремль урамында махсус төзелгән сәхнәдә республиканың бию һәм музыка коллективлары чыгыш ясаячак, ә Башкарма комитет бинасы балконнарында Казан театрлары артистлары рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыячак. Чыгышлар Кремль урамының капма-каршы ягында видеомэппинг шоу (яктылык тамашасы) белән үрелеп барачак.

Тамашачылар Татарстан һәм Россия шагыйрьләренең шигырьләрен ишетәчәк, алар арасында Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Леонид Топчий, Геннадий Капранов, Саҗидә Сөләйманова, Нияз Акмал, Кадыйр Сибгатуллин, Наис Гамбәр, Сергей Поликарпов, Евгений Евтушенко, Белла Ахмадуллина, Вероника Тушнова һәм башкалар бар.

Шигырьләрне ТР халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Татарстанның атказанган артистлары Эльза Фәрдиева, Марат Голубев, Алсу Каюмова, Елена Ряшина, шулай ук артистлар Артем Пискунов, Резеда Сәлахова, Матвей Козин укыячак. Музыкаль озату Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипжанова һәм Айдар Сөләйманов, шулай ук җырчы Карина Җиһаншина, саксофонист Камил Хәйбуллин башкаруында яңгыраячак.

Шулай ук музыкаль-шигъри кичәдә «Мимо-Крокодил» урам театры (Санкт-Петербург) һәм Данияр Соколов (Казан) җитәкчелегендәге Sforzando яшьләр оркестры һәм «Казан» бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Бәйрәмдә Татарстан башкаласы турында «Саумы, Казан!» хикәяләре конкурсы финалистларын тәкъдим итәчәкләр. Искәртеп узабыз, Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башлап җибәрелгән проект яз көне старт алды. Татар яки рус телләрендә язылган әсәрләрне жюри бәяләде, аның составына танылган язучылар, шагыйрьләр һәм сәнгать эшлеклеләре керде. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләр керәчәк китап нәшер ителәчәк.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*