tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 1 май мәйданында Муса Җәлилне искә алачаклар
1 май мәйданында Муса Җәлилне искә алачаклар

1 май мәйданында Муса Җәлилне искә алачаклар

25 августта «Калеб» яңа буын җыены кабаттан Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дусларын искә алу кичәсен уздырачак. Быел каһарман шагыйрьнең тууына 115 ел. Шул уңайдан, искә алу мәрасимендә «Муса. Моабит» җыр, музыка һәм шигырь триптихыннан өзекләр тәкъдим ителәчәк.

Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина Муса Җәлил сүзләренә композитор Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән яңа җырларны, Татарстанның Җыр һәм бию ансамбле артисты Сәидә Миңнебаева һәм Кариев театры артисты Альбина Ногманова башкаруында пластик композиция башкарачак.

Чарада шулай ук Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенең быелгы лауреатлары, шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, Ркаил Зәйдулла, Зиннур Мансуров, Булат Ибраһимов, Гөлназ Газизов катнашыр дип көтелә.

Искә алу кичәсе 12.00 сәгатьтә башланачак.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*