tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам мәдәнияты музеенда “Илаһи сүз хозурында” дигән күргәзмәсе эшли башлады
Ислам мәдәнияты музеенда “Илаһи сүз хозурында” дигән күргәзмәсе эшли башлады

Ислам мәдәнияты музеенда “Илаһи сүз хозурында” дигән күргәзмәсе эшли башлады

Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияты музеенда рэссам-каллиграф Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның “Илаһи сүз хозурында” дигән күргәзмәсе эшли башлады.

Гөлназ Илдар кызы Азнакай шәһәрендә туа. Күренекле журналист, “Шәһри Казан”да жаваплы сәркәтип булып эшләгән, хәзер  “Гаилә һәм мәктәп”нең баш мөхәррире, ТР атказанган матбугат хезмәткәре  Расиха Фәизованың икенче кызы.

Гөлназ Азнакай Балалар ижат үзәгендәге “Бәхетле балачак”ансамблендә шөгыльләнгәндә үк, иҗади активлыгын күрсәткән иде. Казанга килгәч тә сокландырды. 2011 елда Казанда татар-төрек лицеен унышлы тәмамлады. Укыганда лицейның музей эшчәнлегендә актив катнашты, “Татар кызы”республика конкурсында җиңүгә иреште.

Төркиядә Кайсерен һәм Искешәһәр университетларын тәмамлаганнан  соң, Истанбулдагы Мәрмәрә университетында  магистратурада укый. Россия Рәссамнар берлеге, ТР Һөнәрчеләр берлеге әгьзасы Гөлназ Илдар кызы 50 дән артык күргәзмәдә катнашкан, шәхси күргәзмәләрен оештырган талантлы автор. Казан, Мәскәү, Санкт Петербург, АКШ, Төркия, Алжир, Һиндстан, Иранда күргәзмәләре уңышлы узган. Башкалабыз Казандагы күргәзмәдә  авторның сонгы 8 елда ижат ителгән 40 эше: тугра, шамаилләр, каллиграфик  панно, орнаментлау  эшләре(тәзхиб)тәкьдим ителгән.

Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина үзенең беренче ижади адымнарын Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Владимир Александрович Попов җитәкчелегендә ясый. Төркиядә тәзхиб техникасын төрек осталары кул астында үзләштерә.

Күргәзмәне карарга килүчеләр “Скиф-сарматларның алтын коды”сериясенә кергән  эшләрне күреп  хозурлана.  Әлеге серияне  2018 елда Һиндстанда узган  Халыкара күргәзмәдә  “сенсация” дип атыйлар. Бу-куе яшел төстәге  фонда алтын белән  язылган  графика эшләре. Аларда автор дини формулаларны һәм  татар шигьриятеннән өзекләрне сурәтли. Әлеге эшләргә яңа татар поэзиясеннән  халык шагыйре Марсель Галиевның  шигъри юллары да өстәлгән. Аларда чал тарих гүя бүгенге белән сөйләшә.

Кәгазьгә алтын белән тәзхиб жанрында ясалган бизәкләр һәркемне сокландыра. Рәссам Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина Татарстан  һәм башка өлкәләрнең ислам сәнгатенә дә мөрәҗәгать итә һәм аны  тамашачыга төшендерә. Авторның Корьән текстына ихтирамы чиксез зур, кайбер фәлсәфи һәм дини  юнәлештәге хезмәтләре формаларның музыкальлеге һәм композицияләрнең тәэсирлеге белән аерылып тора.Күргәзмә ислам мәдәниятенең үсештә булуын ассызыклый.

—Күргәзмәмә рәхим итсеннәр.Югары көчләрдән иңгән иҗатым белән  күбрәк кеше танышсын иде!- ди автор.
Ислам музеендагы әлеге күргәзмә белән хәзерге заманча  техник  чаралар  ярдәмендә  дөньянын төрле почмакларыннан торып сокланырга  була.

Равилә Мөбарәкшина

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*