tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара мөхтәсибәтендә IV Мәчкәрә укулары узачак
Кукмара мөхтәсибәтендә IV Мәчкәрә укулары узачак

Кукмара мөхтәсибәтендә IV Мәчкәрә укулары узачак

25нче августта Кукмара районының Мәчкәрә авылында “IV Мәчкәрә укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференция узачак. Быел укулар Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы һәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза һәм “Шәҗәрә – милләтнең тамырлары” темасына багышлана. Конференция эшендә күренекле дин әһелләре, галимнәр катнаша.

Конференциягә килүчеләр бай тарихи һәм дини мираска ия булган Мәчкәрә авылының иске зиратында булачак, Мәчкәрә авылы Беренче Җәмигъ мәчете, Мәчкәрә мәктәп-интернаты музее эшчәнлеге белән танышачак.

Иртәнге сәгать унда Мәчкәрә авылы мәктәбендә конференциянең пленар утырышы ачылачак. Фәнни җыенда катнашучыларны Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, РАЕН академигы, техник фәннәр докторы Илдар Үтәмешев, Ульяновск өлкәсе, Чувашия Республикасы, Киров өлкәсе мөфтиятләре вәкилләре һ.б.  сәламләр дип көтелә.

“IV Мәчкәрә укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференция программасында Татарстан Республикасы Башка казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, ТР Милли китапханәсе директорының фәнни-методик эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев һ.б. чыгышлары каралган.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*