tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге яңа ядкәрләр белән тулыланды
Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге яңа ядкәрләр белән тулыланды

Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге яңа ядкәрләр белән тулыланды

Быел июльдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре чираттагы археографик сәфәргә барып, яңа ядкәрләр алып кайттылар.

Арча районына кергән 10 авылда экспедиция нәтиҗәсендә сиксәннән артык татар һәм шәрык кулъязмасы, иске басма китабы табылды, дип хәбәр итте китапханәнең матбугат хезмәте.

Алар арасында әдәби әсәрләрнең күчермәләре, догалыклар, вәкаигънамәләр (хроникаль язмалар), хатлар, дәреслекләр бар.

Табылган чыганаклар XVIII йөздән алып 1970 нче елларга кадәрге чорга карый.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшырылган бу материаллар тиешле эшкәртүне узганнан соң файдаланучыларга тәкъдим ителәчәк, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*