tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 128)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Ижау мәктәбендә быел татар сыйныфы тупланмаячак

Егерме ел элек Ижау шәһәренең 12-нче санлы мәктәбендәге татар һәм удмурт сыйныфларына балалар туплый башлаганнар иде. Ләкин соңгы елларда татар сыйныфларына укучылар җыелмый. Моны Русия мәгариф министрлыгының яңа уку стандартлары кабул итүе һәм балаларның аз булуы белән аңлаталар.

Дәвам »

Мәскәүдә татар мәдәният һәм сәнгать әһелләре клубы оешты

23 мартта мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллегендә мәдәният һәм сәнгать әһелләренең очрашуы булды. Бу очрашуны вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин вәкиллек каршында яңа клуб – мәдәният һәм сәнгать әһелләре клубы барлыкка килүнең беренче адымы дип атады.

Дәвам »

«Умырзая» Омски татарларына чираттагы концертын тәкъдим итте

Омскида 27-нче ел эшләп килүче «Умырзая» халык татар-башкорт фольклор ансамбле «Кызыл Гвардия» мәдәният йортында «Без – татарлар» дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады.

Дәвам »

Иҗади бәйге: хатын-кызның татар гаиләсендә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны

Бәйгегә Татарстан, РФ, чит илләрдә яшәгән рәссамнарның сынлы сәнгать өлкәсендәге төрле жанрдагы әсәрләре кабул ителде.

Дәвам »

“Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык” бәйгесе

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем - чиккән кулъяулык" дигән иҗади бәйге уздыру турында игълан итә.

Дәвам »

Тыйнак, әмма затлы кеше булып гомер итте

Саба районы Шәмәрдән авыл китапханәсенә күренекле язучыбыз, публицист, озак еллар район газетасына мөхәррирлек иткән остазыбыз Тәлгат Самат улы Нәҗмиев исеме биреләсе кичәгә килгәч тә, халык арасында, тыныч кына, кайдадыр Тәлгат ага үзе, энҗе бөртеге кебек сүзләрен ак кәгазьгә төшерә кебек тоелды.

Дәвам »