tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иҗади бәйге: хатын-кызның татар гаиләсендә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны
Иҗади бәйге: хатын-кызның татар гаиләсендә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны

Иҗади бәйге: хатын-кызның татар гаиләсендә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, РФ рәссамнары берлегенең Татарстандагы бүлекчәсе һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2014 елның 10 октябреннән 2015 елның 21 мартына кадәр хатын-кызның татар гаиләсендә һәм җәмгыятьтә тоткан урынын чагылдыручы иҗади бәйге үткәрде. Оештыру эшләрен татар хатын-кызлары оешмасы “Ак калфак” алып барды.

Бәйгегә Татарстан, РФ, чит илләрдә яшәгән рәссамнарның сынлы сәнгать өлкәсендәге төрле жанрдагы әсәрләре кабул ителде. Конкурска тапшырылган сәнгать эшләрен апрель аенда үтәчәк күргәзмәдә күреп булачак.

Җиңүчеләрне котлау һәм бүләкләү Татар хатын-кызларының III форумы кысаларында үтәчәк. Бу чара 2015 елның маенда үтәчәк дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*