tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 136)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

Безгә бер җыр кирәк

Сүзем Туфан Миңнуллинның шигырьләренә язылган җырлар китабы турында. "Безгә бер җыр кирәк" исемле үзенчәлекле китап быел ноябрь ахырында Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Әлеге җыентыкта татар халкының талантлы улы, бөек драматург Туфан Миңнуллинның спектакльләрендә мәңгеләштерелгән 100дән артык җырның тексты белән ноталары урын алган.

Дәвам »

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына теркәү дәвам итә

Бүген, 29 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XII форумы катнашучыларын теркәү башланып китте. Хәзерге вакытта Россиянең 30дан артык регионыннан һәм 11 чит илдән (Әзербайҗан, Болгария, Казакъстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Үзбәкстан, Төркия, Чехия, Эстония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) 138 катнашучы теркәлде. Бу минутларда да  килгән татар эшмәкәрләрен теркәү дәвам итә.

Дәвам »

Татар конгрессның киңәйтелгән утырышы үз эшен башлап жибәрә

Көн тәртибендә катнашучылар өчен этномәдәни проектларны тормышка ашыру өчен бирелә торган  хөкүмәт грантларына һәм иҗтимагый оешма теркәү нечкәлекләренә кагылышлы семинар-киңәшмә үткәреләчәк. Төшке аштан соң пленар утырыш узачак. Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә йомгак  ясау һәм 2018 елга эш планын кабул итү булачак. Шулай ук программада, «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү дә каралган.

Дәвам »

Татар конгрессының киңәйтелгән утырышына теркәү дәвам итә

Әлеге вакытта Россиянең 47 регионыннан (шул исәптән Татарстаннан да) һәм 10 чит илдән  123 катнашучы теркәлү узды. Хәзерге минутларда да  килгән милләттәшләребезне теркәү дәвам итә.

Дәвам »

Стрежевой шәһәрендә «Әл-Хаят» мәчете ачылды

Бүген, 24 ноябрь көнне, Стрежевой шәһәрендә «Әл-Хаят» мәчетенең тантаналы ачылыш бәйрәме булды. Васил Шәйхразиев җыелган мөселманнарны әлеге зур вакыйга белән котлады.

Дәвам »

Татарстан делегациясе Томск өлкәсенең Стрежевой шәһәрендә

Милли Шура рәисе, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев җитәкләгән делегация эшлекле сәфәр белән Томск өлкәсенә килде. Шәһәр администрациясе бинасында татарстанлыларны Стрежевой шәһәре мэры Валерий Харахорин каршы алды.

Дәвам »

Васил Шәйхразиев Нижневартовск шәһәренең татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты

Милли Шура рәисе җитәкләгән делегация Нижневартовск шәһәренең татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты. Очрашуда милли-мәдәни багланышларны яңа үрләргә күтәрү, икеяклы хезмәттәшлекне җәелдерү һәм башка мәсьәләләр буенча сөйләшүләр алып барылды. Нижневартовск шәһәре татарларыннан тыш, очрашуда Хант-Манси — Югра автономияле округының Мегион, Сургут һ.б. шәһәрләренең татар оешмалары җитәкчеләре дә катнашты.

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XII форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Җыелган журналистларга узачак чаралар турында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең I урынбасары Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе рәисе Фәрит Уразаев сөйләделәр.

Дәвам »

Хөрмәтле татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре!

2017 елның 29-30 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы киңәйтелгән утырышы узачак. Утырыш эшендә Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, Татарстан Республикасы хакимияте вәкилләре катнашуы көтелә.

Дәвам »

«Чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе»

Бүген Казан Идел буе федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында “Россия  Федерациясе төбәкләренең  тышкы  элемтәләре. Татарстан  Республикасы  тәҗрибәсе” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында  «Чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Җыелышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.

Дәвам »