Калининград өлкәсендә «Ак калфак» вәкиле, «Кардашлар» мәдәният җәмгыяте идарәсе әгъзасы Лилия Габбасова балалар өчен чираттагы кызыклы чара оештырды.
Дәвам »Архив модератора: Гузель Насыбуллина
Бурятиядә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасына старт бирелде
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев федераль округлар буенча татарлар белән очрашуын башлап җибәрде.
Дәвам »
Камал театрында премьера: “Сүнгән йолдызлар” өч көнгә кабыначак
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры премьерага әзерләнә. Драматург Кәрим Тинчуринның танылган әсәре 30 елдан соң яңадан сәхнәгә менә.
Дәвам »
Хезмәтенә күрә хөрмәте: Бөгелмәнең 14 нче татар гимназиясе директоры Фәнис Гайнуллин 50 яшьлеген билгеләп үтте
Фәнис Гайнуллинның милли мәгариф юлындагы иҗтиһаты республика күләмендә яхшы мәгълүм.
Дәвам »
Миллилек һәм мода: алар бер-берсенә ник кирәк?
«Миллилек – кеше үзе сайлап ала торган стильдер ул хәзер, шул ук бизәнү әйберләрендә, киемдәге бизәкләрдә генә чагыладыр. Мода – бөтен кеше өчен бит инде ул...»
Дәвам »
Нәкый Исәнбәткә багышланган кичә көтелә
Габдулла Тукай әдәби музее Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы» дип аталган фәнни-әдәби кичә оештыра.
Дәвам »
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Бурятия Республикасына барачак
30 гыйнвар көнне Улан-Удэ шәһәрендә Байкал төбәге татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу көтелә.
Дәвам »
Казанда Сара Садыйкова истәлегенә мемориаль такта куячаклар
Казанда Кәрим Тинчурин урамындагы 7а йорт фасадында татар композиторы Сара Садыйковага мемориаль такта урнаштырырга планлаштыралар.
Дәвам »
Татар кызы – икенче урында!
Уфа укучыларының "Дөньяны танып белү һәм иҗат" XXIV фәнни-гамәли конференциясендә 2нче Татар якшәмбе мәктәбендә белем алучы Зарина Гыйззәтуллина икенче урын яулады.
Дәвам »
Алабугада “Таҗи Гыйззәт елы”н ачтылар
«Гыйззәт кабызган чаткылар» дип исемләнгән чара ТАССРның 100 еллык һәм күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең 125 еллык юбилее кысаларында уздырылды.
Дәвам »