tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрында премьера: “Сүнгән йолдызлар” өч көнгә кабыначак
Камал театрында премьера: “Сүнгән йолдызлар” өч көнгә кабыначак

Камал театрында премьера: “Сүнгән йолдызлар” өч көнгә кабыначак

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры премьерага әзерләнә. Драматург Кәрим Тинчуринның танылган әсәре 30 елдан соң яңадан сәхнәгә менә. Гашыйклар көнендә “Сүнгән йолдызлар”ны Камал труппасы яңача “кабызачак”.

“Әсәрне яттан беләм”

Бу әсәр дә, спектакль дә халыкка яхшы таныш. Академия театрында ул инде дүртенче мәртәбә куелачак. Беренчесе 1924 елда сәхнәләштерелгән. Анысын автор үзе язып, үзе куйган да. Мәшһүр Марсель Сәлимҗановка исә бу спектакльне ике мәртәбә сәхнәләштерергә туры килә. Тамашачы хәтерендә күбрәк шул елгы куелышлар уелып калгандыр. Фәрит Бикчәнтәев куелышындагысы үзгә булачак дип ышандыралар. Хәзерге вакытта “Сүнгән йолдызлар”ны К. Тинчурин театрында да уйныйлар. Камал театрына Тинчурин әсәренең кире кайтуын җәй көне Фәрит Бикчәнтәев труппаның җәйге ялыннан соң ук әйткән иде, ул әсәрнең театрга бик кирәк булуын да искәртте. Һәрбер режиссер пьесага үзенең карашы белән алына. Бикчәнтәев “Сүнгән йолдызлар”ны ничек “кабызачак”? Камаллылар әйтүенчә, пьесаның мистикага нигезләнгән һәм им-томчылык белән көчәйтелгән пафосы хәзерге көндә дә актуаль яңгырый.

– Мин бу спектакльдә үстем диярлек. Моңа өстәп, ул чорларда без авылларга гастрольләр белән күп йөри идек. Мәктәптә укыганда, җәйге яллар вакытында, мебельщик булып театрга урнаштым. Шушы “Сүнгән йолдызлар”ның декорацияләрен ташып йөрдем. Мин аны яттан белә идем. Ул легендар спектакль иде, озак барды, анда олпат Наил Әюпов, Флера Хәмитова, Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакировлар уйнады, – дип сөйләгән иде театрның баш режиссеры “Эхо Москвы” радиосына.

Спектакльгә яңача карау аңа җиңелдән бирелмәгән. Ник дигәндә, бер үк куелышны карап, пьесага карата башта билгеле бер фикер кереп утыра, калыплаша. Бу геройларга карата да шулай.

– Мохитне тойдык кебек. Спектакльне сәхнәләштерү өчен корбаннарга да барырга, хәтта кемнедер үпкәләтергә дә туры килде. Оркестр, татар халык биюләре белән генә чикләнмәдек. Спектакльгә “Джуна” төркемен җәлеп иттек, алар белән без Камал театрының “Сишәмбе көн кич белән” проектыннан таныш. Төркем һәркемнең күңеленә кереп калган татар көйләренә аранжировкалар эшли, ничек килеп чыгар, – диде ул. Шулай итеп, яңа “Сүнгән йолдызлар” җырга-биюгә бай булачак. Пластика буенча режиссерны да махсус чакыртканнар. Ул – Уфадан Ольга Даукаева.

Спектакльдә шактый кыйммәтле экран, заманча җиһазлар кулланачаклар. Шуңа күрә дә “Сүнгән йолдызлар” февраль аенда куелып, аннан октябрьдә генә кире сәхнәгә кайтачак. Моны техник сәбәпләргә бәйлиләр. Шуңа күрә премьераны “соңрак карармын әле” диючеләргә тизрәк билет алып калырга киңәш итәләр. “Сүнгән йолдызлар”ны 14, 15, 16 февральдә күреп булачак.

Яшьләр дә, өлкәннәр дә бергә

Надир мәхдүмне Алмаз Сабирҗанов башкарачак. Бу рольнең үзенә эләгүенә сөенә актер.

– Бу “Сүнгән йолдызлар” бик үзенчәлекле булачак. Монда режиссерыбызның үзенә генә хас карашы, аңа гына хас акцентлар сизеләчәк. Миңа бәхет аеруча елмайды. Әсәрдәге иң катлаулы персонажның берсен мин уйныйм. Бик дулкынландыра, каушата. Миңа калса, мондый хисләр бар икән, димәк, спектакль уңышлы һәм нәтиҗәле булачак, − ди Алмаз Сабирҗанов.

Яңа “Сүнгән йолдызлар” – буыннар алмашының матур үрнәге дә әле. Мәсәлән, кайчандыр Сәрвәрне уйнаган Алсу Гайнуллина бу юлы Фәрхи карчык ролен башкарачак. Дания Нуруллина төп героиняның әбисен – Гөлнурны уйный. Дания ханымга элеккеге куелышларда күмәк күренешләрдә генә катнашырга насыйп булган.

Спектакльдә яшьләр, күпчелеге – студентлар катнаша. Сәрвәрне исә Фәрит Бикчәнтәевнең шәкерте – 3 курс студенты, узган ел “Театраль Идел буе” бәйгесендә “Иң яхшы актриса” исеменә лаек булган, “Парковка” спектаклендә Фатыйма ролен башкаручы Ләйсән Гатауллина уйный.

Чулпан Гарифуллина
vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*