tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калининградта балалар кыстыбый пешерделәр
Калининградта балалар кыстыбый пешерделәр

Калининградта балалар кыстыбый пешерделәр

2020 елның 26 гыйнварында Калининград өлкәсендә «Ак калфак» вәкиле, «Кардашлар» мәдәният җәмгыяте идарәсе әгъзасы Лилия Габбасова балалар өчен чираттагы кызыклы чара оештырды.

Дәреснең беренче өлеше татар теленә багышланган иде. Укытучы Гөлнара Кинҗабаева балаларны “Хәреф – Сүз” дигән кызыклы уен белән мавыктырды. Шушы уен аша балалар татар сүзләрен истә калдырдылар

Дәреснең икенче өлеше – гастрономик мастер-класс, аны бу юлы “Милли аш-су серләре” дигән темага үткәрергә булдылар.

“Кыстыбый” дип аталган татар ризыгы бар. Мастер-класска шул сайлап алынган инде. Аны төче камырдан әзерләгән юка җәймә эченә бәрәңге боламыгы яки тары боткасы салып ясыйлар. Һәр татар гаиләсендә үз камыр рецепты. Мастер-классны үткәргән Радик Санагатуллин үз рецепты белән уртаклашты.

Башта балалар татар ашларының үзенчәлекләре, сайлап алынган ризыкның рецептурасы, кухняда куркынычсызлык кагыйдәләре турында игътибар белән тыңладылар.

Балалар бу чарада татар халкының милли ашлары белән таныштылар. Камыр басарга, камырны җәеп, кыстыбый ясарга өйрәнделәр. Нәтиҗәдә, бу ризыкны әзерләү серләренә төшенделәр.

Балалар  икмәк безнең өстәлләргә җиткәнче нинди авыр юл үтә икәнен күрделәр. Балалар гадәти продуктлардан кулинар шедевр килеп чыгуына сокландылар. Дәрес уен формасында узды.

Нәтиҗәдә, балалар бик канәгать калды,  ата-аналары аларның өй эшләрендә чын ярдәмчеләр булачагына ышана.

Мастер-класста 6-10 яшьлек балалар катнашты. Тырышлыгы өчен тәмле бүләк – әле генә әзерләнгән “Кыстыбый” ризыгы белән бергә чәй эчү булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*