Батыр муниципаль округы Шыгырдан беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә халыклар дуслыгына багышланган концерт узды.
Программада төрле номерлар тәкъдим ителде: җырлар, биюләр, театральләштерелгән сәхнәләр. Һәр номер-тырышып әзерләнү һәм тамашачыларга шатлык бүләк итү теләге нәтиҗәсе.
Иң яшь артистларның һәм югары сыйныф укучыларының чыгышларын тамашачылар аеруча җылы каршы алды, алар югары осталык күрсәттеләр. Аларның бердәм эшләре, юморы һәм сөйкемлелеге кабатланмас бәйрәм рухы тудырды, дип хәбәр итә Чуашия татарларф милли-мәдәни берләшмәсе.