tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар кызы – икенче урында!
Татар кызы – икенче урында!

Татар кызы – икенче урында!

Уфа укучыларының “Дөньяны танып белү һәм иҗат” XXIV фәнни-гамәли конференциясендә 2нче Татар якшәмбе мәктәбендә белем алучы Зарина Гыйззәтуллина икенче урын яулады. “Татар һәм урыс мәкаль-әйтемнәрендә тел параллельләре” дип аталган гыйльми эшен ул “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ җитәкчелегендә башкарып чыкты.

Мәктәп укучыларының гыйльми-гамәли җыены Уфаның 44нче күп профильле полилингваль мәктәбе базасында үтте. Анда республика башкаласы мәктәпләрендә белем алучы 350дән артык бала үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим итте. Аларны үз эченә республика югары уку йортлары галимнәрен, танылган педагогларны җыйган абруйлы жюри бәяләде.

Бәйге төрле номинацияләрдә узды. Уфаның 2нче Татар Якшәмбе мәктәбендә белем алучы Зарина Гыйззәтуллина үз хезмәтен татар һәм урыс мәкальләрен чагыштырма планда тикшерүгә багышлаган иде. Кыз әле кечкенә булса да, тәрҗемә мәсьәләсендә кызыклы күзәтүләр ясый алган. Мәсәлән, аерым мәкальләрне ике телгә дә сүзмә-сүз тәрҗемә итеп була: “Кем эшләми, шул ашамый” –  “Кто не работает, тот не ест”, “Эш беткәч, уйнарга ярый” – “Сделал дело, гуляй смело”, “Җиде  кат үлчә, бер кат кис” – “Семь раз отмерь, один раз отрежь”. Икенчеләрен исә мәгънә буенча тәрҗемә итәргә кирәк, чөнки сүзмә-сүз тәрҗемәдә алар аңлашылмый. Мәсәлән: “Үзеңнеке – үзәктә” – “Своя рубашка ближе к телу”; “Батыр яуда сынала” – “Друг познается в беде”һәм башкалар. “Ничек кенә булмасын, барлык мәкальләр һәм әйтемнәр дә халыкның тарихын, тормыш тәҗрибәсен үзендә чагылдыра”, – дип билгеләде үз чыгышында Зарина.

Зарина Уфаның 2нче Татар Якшәмбе мәктәбенә инде берничә ел йөри. Башка яшьтәшләреннән аермалы буларак, ул татар телен су кебек эчә. Аңардан хәтта авыл балалары да көнләшерлек. Бу, әлбәттә, ата-ананың чын милләтпәрвәрлеге, тырышлыгы нәтиҗәсе. Былтыр, Заринага ияреп, аның биш яшьлек сеңлесе Динә дә якшәмбе мәктәбенә йөри башлады. Мондый балалар, мондый үрнәкле гаиләләр булганда, телебез югалмас, иманым камил!

tulpar.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*