tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт укучылары ирекле көрәш буенча республика беренчелегеннән 12 медаль алып кайтты
Әлмәт укучылары ирекле көрәш буенча республика беренчелегеннән 12 медаль алып кайтты

Әлмәт укучылары ирекле көрәш буенча республика беренчелегеннән 12 медаль алып кайтты

24-26 гыйнвар көннәрендә Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы укучыларының ирекле көрәш буенча Татарстан Беренчелеге узды. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Әлмәт спортчылар Әлмәткә дүрт алтын, алты көмеш һәм алты бронза медаль алып кайтты.

Ярышлар 2020 елгы Х Спартакиадасы кысаларында 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында узды. Бу ярышларда республиканың Алабуга, Әлмәт, Алексеевск, Казан, Мамадыш, Түбән Кама, Яр Чаллы, Тукай районы, Зәй, Биектау, Лаеш, Менделеевск, Тәтеш, Байлар Сабасы һәм Питрәч районнарыннан килгән спортчылар катнашты.

Әлмәт шәһәре командасын Олимпия резервындагы спорт мәктәбенең ирекле көрәш бүлегендә шөгыльләнүче 26 укучысы яклады.

Кызларның ирекле көрәш буенча мәктәп тренерлары – Э.Нәфисуллина, егетләрнең ирекле көрәш буенча мәктәп тренерлары – А.Галиев.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*